Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Хәзерге дәреслекләр буенча мин дә татар телен өйрәнә алмас идем" - Рафаэль Хәкимов

Татар теле республикага сәяси яктан, республиканы какшатмас өчен кирәк. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов шундый фикердә. "Без закон кабул иттек, Конституция суды моны дөрес дип тапты. Конституцияне бозудан безгә ни мәгънә. Мин һәрвакыттта да дәресләр белән бездә иң зур бәла дип килдем. Филологлар үзләренең ниндидер "суффикслары"на консервацияләнеп, күпләрнең башын катырды", - диде галим "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалында чыга торган "7 дней" тапшыруында, татар телен мәктәпләрдә укытуны кыскартуга мөнәсәбәтен белдереп. "Хәзерге дәреслекләр буенча мин дә татар телен өйрәнә алмас идем. Бу мәсьәлә бар һәм аның буенча фикер алышу кирәк", - диде Рафаэль Хәкимов.      
Лилия Локманова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев