
"Хәзер, телевидениенең кайсы каналын ачсак та, анда ашарга пешерергә өйрәтәләр" - Роберт Миңнуллин

“Кулинар бум” хәзер, телевидениенең кайсы каналын ачсак та, анда ашарга пешерергә өйрәтәләр, ди Татарстанның халык шагыйре, "Татар гаиләсе" Бөтенроссия иҗтимагый фонды рәисе Роберт Миңнуллин. Бу хакта сүз “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә чыккан иде.
– Кухняга кереп карамаган җырчылар да, башка һөнәр ияләре дә ашарга пешерергә өйрәтә хәзер. Ул, бәлки, кирәктер дә, әмма алар инде үзешчәннәр, профессионаллар түгел. Аларның максатлары да башка. Мәсәлән, “ТНВ-Планета”да “Халкым минем”, шулай ук “Татарлар” тапшыруында да табын күрсәтелә, һәм кемдер ашарга пешерергә өйрәтә, - ди Роберт Миңнуллин.
Шагыйрь болардан файдаланырга кирәклеген әйтә. “Интернет заманында эшләү механизмы бик җиңел хәзер, максат итеп кенә куярга кирәк”, - ди ул.
Матбугат конференциясе танылган аш-су остасы, татар ризыкларын популярлаштыруга күп көч куйган шәхес Юныс Әхмәтҗановның тууына 90 еллык уңаеннан үткәрелүче Халыкара бәйгегә багышланган иде.
Роберт Миңнуллин Юныс Әхмәтҗанов белән шәхсән таныш булган. Ул останың татар халкы, Казан, республика тарихында тоткан урыны турында да әйтеп узды:
– Кызганычка каршы, 90 нчы болгавыр елларда аның исемен бераз онытып тордык, гәрчә ул безнең Казаныбызны, татар халкының ризыкларын бөтен дөньяга таныткан иң беренче һәм бердәнбер аш-су остасы. Халыктан күтәрелгән ике бөек кешене генә атап китәсем килә. Берсе Әсгать Галимҗанов, икенчесе Юныс Әхмәтҗанов. Юныс абый популяр җырчы, язучы да, министр да түгел. Ул гап-гади кулинар. Аның бөтен гомере кухняда, казан, мич каршында үткән. Бөтен гомерен татар халкының аш-суына багышлаган бөек шәхес ул. Үз өлкәсендә халык академигы дияргә була аны. Татар ашларын гыйльми рәвешкә китереп, китап итеп бастырып халыкка җиткергән шәхесебез. Без аш-суны гап-гади туклану формасы гына итеп күз алдына китерәбез, Юныс Әхмәтҗанов аны югары сәнгать дәрәҗәсенә җиткергән. Каян гына кунак килсә дә, йөз кызармаслык итеп аш-су әзерләгән, -дип шәрехли Роберт Миңнуллин.
