Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Хәзер җырчыны киемен күрсәтү өчен сәхнәгә чыгаралар" - Разил Вәлиев

Узган шимбәдә, ягъни 17 декабрь көнне Казанның “Пирамида” күңел ачу комплексында унҗиденче тапкыр “Татар җыры” халыкара фестиваленнән Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе, халык шагыйре Разил Вәлиев тулысынча канәгать калмаган. Бу хакта ул  “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә белдерде.

“Әгәр дә кеше җырларга омтыла икән, димәк, аның күңелендә ниндидер талпыныш бар”

“Татар җыры”нда җиңеп чыккан җырчыларны тәбрикләр өчен сәхнәгә чыккан Разил Вәлиев фестивальгә багышлап язган шигырен укыган иде. “Беренчеләрдән булып татар җырын зур сәхнәгә күтәргән фестиваль бу. Бүген фестивальләр, конкурслар шактый күп. Әле күптән түгел генә, Президентыбыз ярдәме белән “Үзгәреш җиле” концертлары узды. Аннан бездә Ваһапов фестивале бик популяр, “Татар моңы”, Рөстәм Яхин фестивальләре һ.б. бар. Кайберәүләр шулкадәр күп фестивальләр, конкурслар нәрсәгә кирәк, дип әйтер. Җырчылар санын да кемдер - 800, кемдер 2 мең ди. Булсыннар. Җырласыннар. Әгәр дә кеше җырларга омтыла икән, димәк, аның күңелендә ниндидер талпыныш бар. Бу һич кенә дә начар түгел. Вакыт үтәр, кибәге очып китәр, алтын бөртекләре калыр, дип уйлыйм мин”, - диде Разил Вәлиев. Ул “Татар җыры”ның беренче елларда үзенә күбрәк ошавын билгеләп үтте. Ул вакытта җырларның авторларын — композиторын, шагыйрен сәхнәдән әйтәләр, аларны сәхнәгә чыгаралар иде, ди халык шагыйре. “Ул чыннан да ниндидер конкурска, ярышка охшаган иде. Кешеләр моны үз иҗатларын халыкка күрсәтү ысулы итеп уйлады. Хәзер исә җырчыны аның киемен күрсәтү өчен сәхнәгә чыгаралар”, - дигән фикердә Разил Вәлиев.

“Татар халкына карадан киенү ятмый"

“Татар җыры-2016” алдыннан уздырылган матбугат очрашуында фестивальнең стилисты Алинә Бәдретдинова: “Җырчыларның һәрберсе белән индивидуаль эшлибез. Имиджларына, җырлау стиленә карап образ тудырабыз. Киемгә карап җыр түгел, ә җырга карап кием сайлана. Эстетик яктан зәвыклы образлар тудыруны максат итеп куйды миңа оештыручылар”, — дигән иде. Әмма Разил Вәлиев чыгыш ясаучыларның киемнәреннән канәгать булмавын билгеләп үтте. “Беренчедән, кара төс күп. Дөрес, кичке костюмда кара төс өстенлек итә. Әмма бу бит бәйрәм, бәйрәмдә исә кап-карадан киенмиләр. Татар халкына карадан киенү, гомумән дә, ятмый. Гарәпләрдә карадан киенү, русларда матәм көннәрендә кара төсле кием кию бар. Татарлар һәрвакыт, әбиләрдән башлап, ак шәл, ак яулык, чуар күлмәк, якты төсләргә өстенлек биргән. Костюмнарында шул төсләр җитмәде. Кешенең киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар ди халык. Бу очракта, җырына карап озаталар инде”, - диде парламент вәкиле.

"Килдем-киттем" дигән җырлар күп"

Җыр текстларының камил булмавы, аларның мәгънәсез сүзләрдән гыйбарәт булуы, шулай ук халык шагыйрен борчый торган мәсьәлә. “Бер нәрсә дә аңлатмый торган, килдем-киттем, яраттым-яратмадым дигән мәгънәсез сүзле җырлар күп. Алар белән генә булмый. Бәлки шуңа да авторларның исемен атамыйлардыр да. Киләчәктә бу җырчылар фестивале генә түгел, чын мәгънәсендә, җыр фестивале булсын иде. Җыр фестивале икән, аның сәхнә бизәлеше дә татарча булырга, җырның авторлары да күрсәтелергә, сүзләре дә камил булырга тиеш”, - дигән фикердә Разил Вәлиев. Кимчелекләр булуга да карамастан, депутат фестивальне оештыручыларга рәхмәтле. “Алар шул кадәр күп вакыт әрәм итә, күпме матди чыгымнар тотып, фидакарьләрчә, татар җырын дөньяга чыгарырга тырышалар. Камиллекнең чиге юк, ди. Тора-бара әле алар тагын да яхшырыр дип өметләнәм һәм уңышлар телим”, - диде депутат “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына. "Татар җыры"нда ел саен даими чыгыш ясаган, 18 "Алтын барс" сыны алган Салават  Фәтхетдинов быел концертта катнашмады. "Татар-информ" агентлыгына ул моны: "Бу минем өчен инде кызык түгел, ел саен бер үк нәрсә, бер үк җырчылар", - дип аңлатты. 17 декабрь көнне Казанның “Пирамида” күңел ачу комплексында XVII “Татар җыры” халыкара фестивалендә 20 дән артык җырчыга “Алтын барс” сыны тапшырылды. Быелгы чарада барлыгы 17 номинация иде. 1999 елда уздырыла башлаган фестиваль ел саен декабрь аенда, елга йомгак ясау буларак үткәрелә. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, режиссер, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин эстрада җырына классик әсәрләргә куелган кебек бик зур таләпләр куярга кирәкми. "Ул җырлар яшьләргә адресланган, алар "Гөлҗамал" белән "Галиябану" ны гына тыңлап утыра алмый", - дигән иде. Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева: "Бүгенге заманда мондый тамаша үткәрү һәм аны шундый дәрәҗәдә тоту бик авыр хезмәт", - дип, оештыручыларга рәхмәтен белдерде. Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова "Татар җыры"н халык көтеп ала, дип белдерде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев