Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Хәзер дәүләт үз өстенә алган бөтен социаль вазифалар башкарылачак. Бюджет социаль сәясәтнең төп инструменты булып кала" - Дмитрий Медведев

Россия бюджетында социаль вазифалар үтәләчәк, шул ук вакытта хакимиятләр чыгымнарның нәтиҗәлелеген һәм рациональлеген күтәрүне дәвам итәчәк дип белдергән Медведев Сочида Инвестиция форумының пленар утырышында. Бу хакта "РИА-Новости" яза.

Министрлар Кабинеты җитәкчесе якын арада бюджет әзерләү Хөкүмәтнең төп бурычы булып тора дип белдергән. Аның сүзләренчә, бюджет тигезлекне сакларга тиеш. Ул аксиома.

"Хәзер дәүләт үз өстенә алган бөтен социаль вазифалар башкарылачак. Бюджет социаль сәясәтнең төп инструменты булып кала", - дигән Медведев.

"Без чыгымнарның нәтиҗәлелеген күтәрергә тырышачакбыз, акчаны игътибарлы һәм рациональ сарыф итәчәкбез. Беренче чиратта, кешеләр һәм икътисад өчен мөһим проектлар финансланачак. Шәхси секторны активрак җәлеп итү, чыгымнарны оптимальләштерү ысулларын эзләү зарур", - дип өстәгән премьер.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев