"Хәзер беркем дә милли киемнәрне киеп урамга чыкмаячак" - Динә Гатина-Шәфыйкова

Татар ир-атларында киемнәрне бизәү гадәте элекке заманнардан килгән һәм хәзер бу күренеш яңарыш кичерә. Бу хакта Тарих институтының этнология тикшеренү бүлеге фәнни хезмәткәре Динә Гатина-Шәфыйкова Казан Кремлендә Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда “Бөек темаларга вак уйланулар” темасына багышланган лекторийда белдерде. Динә Гатина-Шәфыйкова XIX гасырга кадәр үк яшь татар егетләре үзләренең киемнәрен төрле чигүләр белән бизәгән, ди. “XIX гасыр башына караган түбәтәйләргә игътибар итсәң, аларның XIX гасыр ахырында тегелгәннәренә караганда, бизәлеше ягыннан байрак булуы күренә. Алар төрле пайеткалар, тасмалар белән бизәлгән. Бу исә татар ир-атларның үзләренең киемнәренә XIX кадәр үк игътибар итә башлаулары хакында сөйли”, - диде ул. Шунысын әйтергә кирәк: бу, иң беренче чиратта, яшьләргә кагылган. Ир-ат өлкәнрәк булган саен, аның киемнәрдә чигүләр кими барган. Төп бизәлү объекты булып, түбәтәйләр сайланган. “Хәзерге татар ансамбльләрендә күрсәтелгән бөтен түбәтәй, күлмәк, чалбарларны алтын җепләр белән чигеп, аны халыкка шулай булган дип тәкъдим итү гадәте китте. Ир-атлар кигән гади чалбарны киң чалбарга (рус. шаровар) әйләндерделәр. Бу мине аеруча кайгыга сала. Чөнки боларның барысы асыл төшенчәне алмаштыру дигән сүз”, - диде Динә Гатина-Шәфыйкова. Түбәтәйләрдән тыш, ир-атның туй киемендә генә чигү булган. Шулай ук кыз кияүгә чыкканда, булачак иренә үзе чигеп бизәгән күлмәк, алъяпкыч бүләк иткән. Соңгысы көндәлек тормышта кию өчен түгел, ә күбрәк туй билгесе буларак кына эшләнгән. Фәнни хезмәткәр бүген яшь егетләр арасында төрле орнаментлар кушып бәйләнгән свитерлар, күлмәкләр кию тарала башлады, ди. “Соңгы тенденцияләрне мин яхшы күренеш дип уйлыйм, әмма аның җирләшүе әлегә, миңа калса, Казанда гына. Түбән Кама, Чаллы шәһәрләренә барсак, мондый күренешләр кими барыр дип уйлыйм”, - диде ул. Динә Гатина-Шәфыйкова гомуми тенденцияне дөньяда булган башка популяр күренешләр белән бәйләп аңлатты. Ир-атлар үзләренең киеменә элеккегә караганда күбрәк игътибар бирә башлады. Тиздән бу күренеш безнең өчен табигый хәлгә әйләнер, ди ул. Фәнни хезмәткәр милли костюмнарның заманча киемнәрдәге бизәк элементлары белән алыштырылуының сәбәбен аңлатты. “Хәзер беркем дә милли киемнәрне киеп урамга чыкмаячак. Гадиләштерү – ул табигый күренеш. Гадиләштерү аркылы кыйммәтләрнең асылы тапшырыла”, - ди Динә Гатина-Шәфыйкова.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: