Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

«Һәркемнең үз юлы»

XII Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә Татарстаннан 18 фильм катнаша, шуларның 6 сы конкурс программасына сайлап алынган. Тамашачыларга «Кеше. Кешеләр дөньясында» программасы кысаларында тәкъдим ителәчәк фильмнар арасында «Татарстан — Яңа Гасыр» каналының яңалыклар тапшыруын алып баручысы Фәнис Камалның татар телендәге «Һәркемнең үз юлы» дип исемләнгән кинокартинасы да бар. Ул иртәгә, ягъни 7 сентябрь көнне «Театр. Акт» мәйданчыгында тамашачылар хозурына тапшырыла.

«Һәркемнең үз юлы» — кыска метражлы уен фильмы. Сценарий авторы – Фәнис Камалның әтисе Заһид Мәхмүди. Фильмда төп рольне дә ул башкарган.

Фильм Татарстанның Кукмара районында төшерелгән.

Фәнис Камал узган ел да Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашкан иде. Фестивальгә тәкъдим ителгән «Җәза» фильмын режиссер үзе татар киносы тарихындагы беренче психологик криминаль драма дип атый. Аның рус теле варианты да эшләнелгән. Фәнис Камал сүзләренчә, «Җәза»ны тиздән татарлар күпләп яши торган Россия төбәкләрендә карап булачак, аны прокатка чыгарырга ниятлиләр. Татар телендәге вариантын исә «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалыннан күрсәтү турында сөйләшүләр алып барыла, диде режиссер.

Заһид Мәхмүдинең «Әче балан» әсәре буенча төшерелгән әлеге кинотасма — татар телендә, русча субтитрлар да тәкъдим ителә. Экраннардан К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры артистларын, язучы Фәнзамал Баттал (1939-2015) һәм язучы, журналист Заһид Мәхмүди, җырчы Булат Җиһаншин уйнавын тамаша кылырга мөмкин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев