Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Хәрәкәт-2016" татар яшьләре бәйгесе җиңүчеләре мәгълүм (видео)

Кичә Мәскәүдә “Арбат” мәдәни-күңел ачу үзәген татар яшьләре гөрләтте. “Хәрәкәт-2016” Мәскәү татар яшьләре көнендә дүрт номинация буенча җиңүчеләр бүләкләнде.

Җиңү бәхете кемгә тәтегәнен “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы рәисе, “Хәрәкәт-2016” оештыру комитеты рәисе Эмиль Фәйзуллин сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәрит Фарисов, Россия Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов, Ирек Зиннуров кебек кунаклар катнашкан.

“Татар теле, әдәбияты, тарихы, мәдәнияте, традицияләр, гореф-гадәтләрне саклап калу өлкәсендә иң яхшы проект” номинациясендә җиңүгә “Умарта” татар теленә өйрәтү проектлары ирешкән. “Спорт, сәламәт тормыш рәвеше, яшьләрнең әхлакый һәм рухи тәрбиясе өлкәсендә иң яхшы проект”номинациясендә “Җиденче буын” татар оешмасы җиңүгә лаек булган. “Югары уку йортларында иң яхшы татар якташлыгы (яшьләр берләшмәсе)”номинациясендә "МДУ татклубы" Мәскәү дәүләт университеты якташлыгы җиңү яулаган. “IT һәм медиакиңлек өлкәсендә иң яхшы проект” номинациясендә “Kazan Club Media” продакшн студиясе иң яхшысы дип табылган.

“Татар яшьләре көне бик күңелле узды. Галиәсгар Камал театры артисты Илдус Габдрахмановның степ биюен башкаруы бәйрәмгә ямь өстәде. “Мирас” дигән бер оешманың биналары, мәчетләре белән үзләре күрергә хыялланган мөселман шәһәре макеты да чарада катнашучыларда кызыксыну уятты”, - дип белдерде Эмиль Фәйзуллин. GabbaS collection оешмасы җитәкчесе, “Татар кызы” бәйгесендә “Иң тырыш кыз” номинациясендә җиңгән Светлана Габбасова бәйрәмгә татар милли киемнәреннән килгән ике кешегә үз бүләген тапшырган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев