Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Һәрберебез аерым милләт булып яшибез һәм яшәячәкбез" - Татарстан республикасының фәннәр академиясе вице-президенты Рафаэль Хәкимов

Казанның ТИСБИ идарә университетында ясаган чыгышында Россия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты җитәкчесе Валерий Тишков “Күпмилләтле Советлар Союзы үткәндә Без – “Бердәм Россия халкы” дигән фикерне әйтте. Тишков сүзләренә караганда, әлеге стратегия бердәм рус халкының ныгуына һәм халыкның эчке үзбилгеләвен үстерергә ярдәм итәчәк. Валерий Тишков “Бердәм Россия халкы” төшенчәсен пропагандалау милләтләрнең үзенчәлекләре юкка чыгуга китермәячәген әйтте.

Татарстан тарихчылары һәм җәмәгать эшлеклеләре мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә бу хакта үз фикерләрен белдерде.

"Милләтебез татар, россияле булу аңа комачауламый"

Журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев фикеренчә, әлеге сәясәт күпмилләтле Россия халкын бер милләткә әйләндерүгә тәэсир итмәячәк. ““Милләт” дигән сүз рус телендә күбрәк этник милләт мәгънәсендә түгел, ә халык мәгънәсендә кулланыла. “Американская нация” диләр, аңа ияреп кайвакыт “урыс милләте” дип әйтәләр. Шуңа күрә мин “Россия кешесе”, “Россия үзаңы”, “Россия бердәмлеге”, “Россия халкы” дигән төшенчәгә бер дә аптырап карамыйм. Бу нормаль хәл, монда бернинди дә куркыныч күрмим. “Россияле” төшенчәсе бервакытта да милләтне алыштыра алмаячак, бу ап-ачык. Моның белән безгә башны бутарга да кирәкми. “Россия милләте” дигән әйбер ул этник милләт түгел, аны үзаң урынына алыштырырга омтылу – чираттагы бер тәҗрибә. Бер яктан, аны шовинистик та дияргә була.

Валерий Тишков – бик акыллы галим, этнолог, бу эшләрне яхшы белә. Тишков “россияле” дигән терминны яклаячак, ул аның икмәге. “Россия халкы” дигән сүзне кулланган саен аның дәрәҗәсе, эшендә кирәклеге арта. Башкаларның бәлки хезмәт хакы, погоннары да арта торгандыр. Ләкин бу бервакытта да күпмилләтле Россия халкын бер милләткә әйләндерүгә тәэсир итмәячәк. Әйтик, мин конституцияне ачам, анда Россия күпмилләтле дәүләт диелгән. Моны еш кына Владимир Путин да әйтә. Шуңа күрә конституциядәгечә, законча яшик.

“Россия милләте” дигән сүз ул этник милләт түгел, ә милләтләрдән югарырак булган бер бердәмлек. Европа кешесе, Евразия кешесе, Җир шары кешесе дип әйтергә була. Андый бердәмлекләр күп. Шуңа күрә уйнамасыннар, уйнаган вакытта исебез китмәсен. Безнең милләтебез татар, россияле булу аңа комачауламый. Бу күпбаскычлы үзаң дип атала. Шул баскычларның берсе – Россиянеке. Берәүдән “Син кем?” дип сорасаң, иң беренче “мөселман” дип әйтергә мөмкин. Кемдер беренче урында “Мин татарстанлы” дип әйтә һәм башкалар. Үзаңның баскычы ничәнче урында тора ит әле. Әлбәттә, Тишковның һәм хакимиятнең хафасы бар, мин аны аңлыйм. Алар беренче урында булырга телиләр, әлбәттә. Мәсәлән, мин үзем беренче урында – кеше, икенче урында – татар. Аннан соң гына башка тамгалар,” – дип белдерде Римзил Вәлиев.

“Бердәм Россия халкы” дип документларга язарга ярамый

РФ һәм ТР журналистлар берлеге әгъзасы, икътисади фәннәр кандидаты Ибраһим Исмәгыйлев һәрнәрсәгә “Россия” сүзен кертергә омтылуны дөрес дип санамый. “Россия милләте” һәм башка шундый төр төшенчәләрне куллану бер дә дөрес түгел. 2002 нче елны, халык санын алу вакытында татар халкын кырыктан артык этноска бүләргә уйлаганнар иде. Дәүләт думасына барып, депутатлардан трибунага чыгып моңа каршылык күрсәтергә сорадым. Аларның чыгышларыннан соң, сан алу кәгазьләрен үзгәрттеләр. Татарларны төрле этно төркемнәргә бүләргә теләгәннәр иде. Ул килеп чыкмады. “Бердәм Россия халкы” дип трибунадан әйтергә була, ләкин документларга алай язарга ярамый.”

Милләтләрне берләштерергә омтылу Россияне таркатырга мөмкин

Татарстан республикасының фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы Индус Тагиров фикеренчә, ил бүгенге сәясәтен дәвам итсә, ул киләчәктә таркалырга мөмкин. “Тишков күптән инде милләтләрне таркату юлыннан бара. Бүлгәләп аларны юк итү, татарларны берничә кисәккә бүлеп, бер-берсенә каршы куюны максат иткән кеше ул. Тишков, гомумән, Россиядә бердәнбер халык – рус халкы дигән нигездә тора. Киләчәктә вак милләтләр берләшеп бер милләт тәшкил итәргә тиеш – аның максаты шул. Мин Тишковны яхшы беләм, аның белән күп аралаштым. Ул бу позициясен бик йомшартып кына, акрынлап кына алга сөрә. Акыллы кеше ул үзе. Бу тенденция бүген дә, моңа кадәр дә Россия элитасында киң таралган. Тишков шуларга таянып эш итә, үз фикере генә түгел.

Милләтләрне бетереп булмый. Ул дөрес позиция түгел. Россия шушы юлны дәвам итә икән, аның нәтиҗәсе аяныч булырга мөмкин. Милләтләрне юк итәргә тырышу сәясәте инде 1552 нче елдан бирле бара һәм һаман дәвам итә. Ләкин милләтләр исән, инде Россия империясе дә, СССР да таркалды. Хәзер инде алардан калган Россия дә шушы куркыныч астында тора. Аны саклап калу өчен, әлбәттә, иң беренче шарт – милләтләрнең исән-имин булуына гарантия. Аларның телләренә, гореф-гадәтләренә тулы гарантия. Һәм инде аларның икътисади үсеше мөстәкыйль рәвештә барачагына гарантия. Шулай булганда гына Россия исән калачак. Әгәр дә ул бүгенге сәясәтен дәвам итеп, халыкларның хокукларын кыса бара икән, республикаларның милекләре Мәскәүгә күчеп бетә икән ил таркалырга мөмкин. Минем фикерем һәрвакыт шулай: Россия шушы милләтләрнең бүгенгесенә, киләчәгенә, аларның телләренә, гореф-гадәтләренә тулы гарантия биргән вакытта гына, ул яши алачак.”

Һәрберебез аерым милләт булып яшибез һәм яшәячәкбез

Татарстан республикасының фәннәр академиясе вице-президенты Рафаэль Хәкимов төрле халыкларны бер милләткә берләштерү мөмкин түгел дип саный. “Бер милләткә әйләндерергә тырышып карадылар, бернинди дә йогынтысы булмады. Аңа урыс та каршы чыкты, татар да, чечен да. Хәзер чеченны яки татарны ничек урыслаштырасың. Тишков бу фикере белән инде күптәннән йөри. Без бик иртә милләт булып оештык, хәзер инде бөтен халыкларны бер милләткә берләштерү мөмкин түгел. Аны Совет чорында “Совет халкы” дип йөрткәннәр иде, булып чыкмады. Бөтенесе аерым республикаларга таралды. Шуңа аның бүген мәгънәсе юк. Һәрберебез аерым милләт булып яшибез һәм яшәячәкбез.”

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев