Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Һәрбер милләт вәкиле үзенең ана телен белергә тиеш" - Гөлназ Шәйхи

Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова "Татар халкының этнографик мозаикасы" фотоконкурсында катнашучыларны бүләкләгәндә “Галимнәребез милли үзенчәлек, аерым алганда, татар кешесенең милли үзенчәлеге, тел белүгә генә нигезләнмәгән диләр. Бүгенге татар кешесе татарча сөйләшмәскә дә мөмкин”, - дигән фикер җиткергән иде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында укырга була. Министрлык вәкиленең бу сүзләре җәмгыятьтә кызыксыну уятты, шул исәптән, журналистларда да.

Бүген агентлык уздырган матбугат очрашуы барышында Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данил Шакиров һәм конгрессның мәгълүмати-аналитик бүлек җитәкчесе Гөлназ Шәйхи моңа карата үз фикерләрен белдерде.

“Татарстанда, Россиядә яшәп, татар телен белмәскә мөмкин дигән фикер белән мин килешмим. Татар теле — ана теле бит инде ул. Һәрбер милләт вәкиле үзенең ана телен белергә тиеш дип саныйм мин”, - диде Гөлназ Шәйхи.

Данис Шакиров та әлеге фикерне хуплады. “Татар теленең этник үзенчәлеге дип әйтәбез икән, ул, әлбәттә, татар телен саклау, үстерү, аны өйрәнү. Татар кешесе дип аталасың икән, татар телеңне белү — безнеңчә ул мәҗбүри”, - диде ул журналистлар сорауларына җавап биреп.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев