Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Һәрбер милләт, һәрбер оешма проблема тирәсендә барлыкка килә" - Ирек Шәрипов

Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов фикеренчә, милли оешмалар һәрвакыт озак еллар хәл ителмәгән проблемалар тирәсендә оеша. Бу хакта ул “Татарстан Яңа гасыр” телекомпаниясенең “Адымнар” тапшыруна биргән интервьюсында белдерде. Татарстан халыклары Ассамблеясында яңа 36 нчы оешма – Бурят милли-мәдәни автономиясе барлыкка килгән. “Ничә еллар милли мәсьәлә, иҗтимагый хәрәкәт белән шөгыльләнәбез. Шушы дәвер эчендә минем бервакытта да “Иптәшләр, әйдәгез, бер биеп, җырлап алыйк”,- дип барлыкка килгән милли оешманы күргәнем юк. Һәрбер милләт, һәрбер оешма проблема тирәсендә барлыкка килә, - диде ул. Татарстан республикасына чит төбәкләрдән килүчеләр елдан-ел арта. Ирек Шәрипов искәртеп киткәнчә, бөтен шәһәрләргә дә читтән килүчеләр бар, әмма Татарстанның урыны аерым. “Безгә килүче студентлар саны елдан-ел арта һәм башка шәһәрләр белән чагыштыра торган күләмдә түгел. Казанга килүче студентлар саны 10 меңгә якынлашты. Совет чорында да мондый саннар юк иде”, - дип искәртте ул. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 216 милли-мәдәни оешма эшләп килә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев