Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Һәр милләт өчен үз теле камил, уңайлы, матур...

Һәр халык өчен үз теле якын, әмма субъектив иллюзияләрдән котылып, объектив карарга кирәк. Ташкент дәүләт техник университеты профессоры Бахтиёр Кәримов Искәндәр Гыйләҗевнең "татар теле камил, шул сәбәпле ниндидер ясалма тел булдыру кирәк түгел" дигән фикере белән риза түгеллеген әйтте. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә белдерде. Искәртеп үтик, Бахтиёр Кәримов барлык төрки халыклар өчен дә уртак булган “уртак төрки тел”не кулланылышка кертүне тәкъдим итә. Искәндәр Гыйләҗев, бу фикерне кабул итмәвен белдереп, “заманында татар теле бөтен төрки халыклар өчен аралашу теле булган”, - дип белдерде. Ул шулай ук “велосипедны яңадан уйлап табуның кирәге юк, һичшиксез, заманында татар теле үзара аралашу теле функциясен үтәгән. Минемчә, татар теленең структурасы, системасы нигездә бик камил, шуңа күрә өстәмә ясалма телнең кирәге юктыр дип саныйм”, - диде. “Минемчә, Искәндәр Гыйләҗев урта төрки теленең нәрсә икәнен белми, шул сәбәпле ул аны урта төрек теленнән принципиаль рәвештә аерылып торган гомумтөрки тел дип күз алдына китерә”, - ди ул һәм урта төрки теле белән танышырга чакыра. Бахтиёр Кәримов әйтүенчә, урта төрки тел барлык төрки телләрдәге тел нормаларын исәпкә алып барлыкка китерелгән. Ул 1972 елда Үзбәкстанда уйлап чыгарыла, һәм бу хакта инде 500 дән артык фәнни хезмәт бар. “Бу “велосипедны” без 1972 елда уйлап чыгардык һәм яңадан уйлап чыгарырга уйламыйбыз. Искәндәр Гыйләҗевнең велосипед уйлап чыгару турындагы фикере безгә кадәр бу велосипедны кемдер уйлап чыгарган очракта гына дөрес булыр иде. Әгәр мондый хезмәтләр юк икән, димәк, бу фикерне фәнни фикер дип кабул итеп булмый”, - дип саный Кәримов. Кәримов үзенең илле елдан артык төрки телләр белән шөгыльләнүен искәртә. Ул Искәндәр Гыйләҗевнең татар теленең камил булуы турындагы фикерләре белән дә килешми. “Моның өчен татар телен хәзер булган төрки телләр янәшәсенә куеп чагыштырып карарга кирәк. Искәндәр Гыйләҗев татар теленең башка 50 төрки телдән дә камилрәк булуын исбатладымы? Гомерләре буе төрки телләр белән шөгыльләнгән Тенишев, Зәкиев кебек тюрколог академиклар андый катгый фикерләр белдермәделәр. Алар урта төрки телгә карата фәнни нигезләнгән уңай караш бирделәр”. "Урта төрки тел барлык төрки телләрнең үз ареалларында сакланышын тәэмин иткән хәлдә гомумтөрки кулланылыштагы тел була алыр иде. Нәтиҗәдә, Төрки цивилизация аны Берләшкән Милләтләр оешмасы статусындагы тел итеп тәкъдим итә алыр иде", - дип яза Кәримов. Ул шулай ук үзләренең туган телләрен гомумтөрки аралашу теле итеп тәкъдим итәргә теләүче башка галимнәрне дә хаклы түгелләр дип саный. “Һәр милләт өчен үз теле камил, уңайлы, матур. Шул ук рәвешчә, һәр кеше өчен әнисе иң яхшысы. Ә галим кешегә, субъектив иллюзияләрдән котылып, объектив карарга кирәк. “Урта төрки телнең башка телләргә караганда зур өстенлеге бар – ул милли яктан нейтраль, һәр телгә дә якын, әмма бер генә телне дә кабатламый. Ул бер генә милләтне дә түбән дә төшерми, өскә дә күтәрми”. Кәримов, үзбәк милләтеннән булуына карамастан,гомумтөрки тел итеп үзбәк телен тәкъдим итмәвенә ишарәли. “Үзбәк теленең өстен булуы башкалар тарафыннан минем туган үзбәк телемә карата нәфрәт уятыр иде. Нигә туганлыкны җимерергә? Урта төрки телне башка төрки телләрне кысрыклап чыгара торган “гомумтөрки тел” итеп карарга ярамый. Һәр милли төрки тел үз дәүләтендә милли тел булырга тиеш”.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев