Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Һәр милләт - гомумкешелек кыйммәтләренең бер өлеше ул

Татарстан халыклары дуслыгы йортында “Татарстан халыклары бәйрәмнәре” (“Праздничный круг народов Татарстана”) интерактив энциклопедиясен киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иттеләр. Анда 170тән артык милләт вәкиле яшәгән Татарстанда республика күләмендә үткәрелә торган Каравон, Сабантуй, Семык, Гырон-Быдтон, Уяв, Балтай, Питрау кебек бәйрәмнәр хакында мәгълүмат алырга мөмкин.  Презентация интерактивной энциклопедии для детей "Праздничный круг народов Татарстана"

“Һәр милләт — гомумкешелек кыйммәтләренең бер өлеше ул”

Энциклопедия 6 яшьтән зуррак балалар өчен төзелгән. Традицион мәдәниятне үстерү республикакүләм үзәге директоры, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова билгеләп үткәнчә, проект ТР Президенты Аппараты ярдәме белән тормышка ашырылган. “Без барлык милләтләрнең бәйрәмнәре хакында аңлаешлы итеп мәгълүмат бирергә тырыштык. Мәдәниятсез милләтнең булмавын, һәр мәдәнитянең үзенчә бөек һәм кызыклы икәнен күрсәтергә омтылдык”, - диде ул. Энциклопедиянең нәниләр өчен эшләнүен Фәнзилә Җәүһәрова балаларны кечкенәдән үз милләте байлыклары белән таныштыру мөмкинлеген тудыру максаты белән аңлатты. “Бала керәшен икән, ул үзен керәшен дип тоярга һәм милләте турында мәгълүмат алырга, үз халкы белән горурлану мөмкинлегенә ия булырга тиеш. Үз мәдәнияте, үз халкы кыйммәтләрендә тәрбияләнгән кеше генә мәдәниятле була ала”, - дигән фикердә Фәнзилә Җәүһәрова. Ул китапның шулай ук балаларга башка милләт вәкилләре белән танышу өчен дә файдалы кулланма булуын билгеләп үтте. “Һәр милләт — гомумкешелек кыйммәтләренең бер өлеше ул”, - ди Традицион мәдәниятне үстерү республикакүләм үзәге директоры.

“Бәйрәмнәрнең нигезендә — яхшылык ята”

Татарстан Халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов хәбәр итүенчә, интерактив энциклопедия белән Татарстан халыклары Ассамблеясе порталында танышырга мөмкин булачак. “Бу - бик кирәкле кулланма, һәм аңа ихтыяҗ бар. Татарстан халыклары Ассамблеясе порталы үзенең яңа ресурсы ярдәмендә тагын да баеп китәчәк, һәм порталдан файдаланучылар саны да артыр, дип өметләнәбез. Энциклопедиянең сыйфатлы эшләнелгән булуы һәм алга таба аны үстерү мөмкинлеге булу - шулай ук мөһим”, - диде Ирек Шәрипов. Проект җитәкчесе Татарстан халыклары Ассамблеясенең башкарма комитеты рәисе Николай Владимиров билгеләп үткәнчә, Татарстанда милли мәсьәләләр, милли сәясәт барлык өлкәләрдә дә алып барыла. “Бездә үткәрелә торган дистәләгән бәйрәмнәрдә катнашучы халык, үзләренең милли костюмнарын киеп, туган телләрендә сөйләшеп, иртәдән-кичкә кадәр күңел ача, үз мәдәниятләрен пропагандалый. Олылар, урта буын вәкилләре, яшьләр, урта сыйныфларда укучылар өчен милли чаралар үткәрелә. Әмма балаларга да мәгълүмат чыганагы кирәк иде. Без шул рәвешле балаларыбызга нинди бәйрәмнәребез барлыгын күрсәтә алабыз. Чөнки ул бәйрәмнәр нигезендә яхшылык ята, милләтнең мәдәнитяен күрсәтергә ярдәм итә”,- диде Николай Владимиров.

Энциклопедия нидән гыйбарәт?

Әйтелгәнчә, интереактив чыганакта Каравон, Сабантуй, Семык, Гырон-Быдтон, Уяв, Балтай, Питрау кебек бәйрәмнәр хакында мәгълүмат бирелгән. Һәр бәйрәм хакындагы мәгълүмат 6 өлешкә бүленгән. Мисал өчен: әлеге бәйрәмнең кайсы халыкка кагылышлы булуы, чараның тарихы, уеннары, бәйрәмгә нинди кием киеп барырга кирәклеге, бәйрәм өстәле, милли җырлар. Моннан тыш, бәйрәм хакында мәгълүмат алган балага, белемнәрен ныгыту өчен, биремнәр дә әзерләнгән. Кайбер бүлекләрдә бәйрәм күренешләреннән роликлар урнаштырылган. Шуны да әйтергә кирәк, энциклопедия рус телендә генә эшләнелгән. Бары милли җырлар гына төрле халыклар телендә яңгырый.

Бәхәсләрдә туа хаклык...

Энциклопедия белән таныштырганнан соң, чарага килүчеләрдә бик күп сораулар туды. Мисал өчен, ни өчен барлык бәйрәмнәр дә авыл җирендә генә күрсәтелгән, ни сәбәпле шәһәр җирлекләрендә уздырыла торган милли бәйрәмнәргә урын табылмаган? Татар, керәшен халыкларының җыр исемнәрен русчага тәрҗемә итүдә хаталар булуын да билгеләп үтте тәкъдим итүдә катнашучылар. “Халыкның 75 проценты хәзер шәһәрләрдә яши. Балалар, бу - борынгыдан калган искелек калдыгы, дип уйлап, чынлыкта калаларда бәйрәмнәр үткәрелмәгән дигән ялгыш фикергә килүе бар”, - дигән фикер җиткерүчеләр булды. Энциклопедиянең кайчан тулысынча татар теленә тәрҗемә ителәчәген, һәр милләт кешесе бәйрәмнәр белән үз ана телендә кайчан таныштыра алачагы белән кызыксынучылар, энциклопедияне кушымталар итеп эшләргә кирәк дигән тәкъдимнәр яңгыратучылар да булды. Нәтиҗә Сәгатьтән артык фикер алышканнан соң, проектны гамәлгә ашыручылар шундый фикергә килде: энциклопедиянең хаталарын төзәтеп бетермичә, интернет челтәренә чыгарырга ярамый. Фактик, этник хаталарны бетерү өчен бу эшкә Татарстанның төрле милли-мәдәни автономияләре вәкилләрен дә җәлеп итәчәкләр. Энциклопедиянең тулыландырылган һәм төзәтелгән вариантын исә 1 июнь — Балаларны яклау көнендә интернетка чыгару бурычы куелды.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев