Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Һәр көн белән яшәгез" - Австралия ораторы Ник Вуйчич "Татар-информ"да (видео)

Австралиянең мотивацияләүче ораторы Ник Вуйчич Казандагы мәктәпләрнең берсендә укучыларга 3 киңәш бирүен әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгындагы матбугат очрашуында белдерде.

Ник Вуйчич Казан укучыларының бик игътибарлы булуларын белдерде.

"Мин аларга өч киңәш бирдем", - диде Ник Вуйчич.

"Беренчесе - һәр көн белән яшәгез. Без кайвакыт үзгәрешләрдән куркабыз. Әмма һәрвакыт алга барырга кирәк.

Икенчесе - үзеңә авыр чакта ярдәм сорарга курыкмагыз, моның бернинди начарлыгы юк. Әгәр вакытында ярдәм сорамаган булсам, мин бүгенмин булмас идем.

Өченчесе - без үзебез дә ярдәм итә алабыз. Әгәр кемнедер кыерсыталар икән, һәрберегез ярдәм итә ала".

Ник Вуйчич үзенең гаиләсе, ике улы барлыгын да укучыларга сөйләгәнен һәм шушы фикерләрне Җир шарындагы 7 миллиард кешенең дә йөрәгенә җиткерәсе килүен әйтте.

Дөньяның бай илләрендә яшәүчеләр матди яктан җитеш булсалар да, күңелләрендә бушлык тоя, ә ярлы илләрдә финанска бәйле кыенлыклар кичерүчеләр күп булса да, үзләрен бәхетле хис итүчеләр күбрәк. Бу хакта Ник Вуйчич белдерде.

Мөмкинлекләре чикле булганнарга шартлар турында сөйләгәндә Ник Вуйчич дөньяның төрле илләрендә андый кешеләргә карата төрле караш – “бөтенләй кабул итмәүдән алып барлык шартлар тудыруга кадәр” булуын әйтте.

Бу баскычта күтәрелер өчен дәүләт зур тырышлык күрсәтергә тиеш һәм моңа күп вакыт китә, диде ул. Бу проблеманы хәл итү өчен беренче чиратта ата-аналар тырышырга тиеш дип саный ул. Ник фикеренчә, мөмкинлекләре чикле балаларда үз көчеңә ышану тәрбияләү мөһим.

“Тылсымлы таягым булса, мин аны бер селкер идем дә, барлык проблемалар юкка чыгар иде. Теләгеңә ирешү өчен вакыт, күзаллау һәм максат кирәк. Еш кына миңа син бит Австралиядән, диләр. Австралиядә дә миңа алтыннан коеп куймаганнар иде. Әйе, мин мәктәптә укыганда дәүләт мине тәрбияләүче өчен акча түләде. Дөньяның күп илләрендә бу әйбер юк икәнне исәпкә алсаң, бу яхшы. Әмма университетка керә алмадым – чөнки дәүләт тәрбияче өчен түләми иде.

Австралиядә коммерцияле булмаган оешма барлыкка килде, гади кешеләр мөмкинлекләре чиклеләр белем алсын өчен фонд оештырды. Миңа алар ярдәм итте. Шулай итеп, дәүләтне көтеп тормыйча, кешеләр бер-берсенә булышты. Аларның бу бөтен дөнья буйлап йөрер дә, башкаларга булышыр дигән уйлары да юк иде - алар кулсыз-аяксыз бер кешегә ярдәм иттеләр. Мин бер-беребезгә ярдәм итүебезне теләр идем. Без бер-беребезгә ярдәмгә кирәк. Сабыр булыгыз, алга барыгыз, өметегезне өзмәгез", - диде ул.

Ник Вуйчич фикеренчә, бай илдә яшәүчеләр җитеш тормышлы булса да, аларның күңелләрендә бушлык бар. Ә ярлы илләрдә яшәүчеләрнең байлыгы юк, әмма анда бәхетлеләр күбрәк, диде ул.

"Кем булуыбызга карамастан, безгә иң кирәге – дөреслек. Үзебезнең кем булуыбыз турындагы чынбарлык кирәк. Максатыңны ачыкларга кирәк. Баймы син, ярлымы, сәламәтме син, авырумы – киләчәккә өметең булса, синең барысы да бар дигән сүз. Өметнең искиткеч зур көче бар. Өметсез булсам, минем дә көчем булмас иде. Минем әтидә рак авыруы. Әгәр ул үлсә, мин аны күкләрдә күрәчәкмен, бу минем өметем", - диде Ник.

“Сез кем булуыгыз турындагы чынбарлыкны белсәгез, үзегезгә акча, алкоголь, порнография, наркотиклар кирәк түгеллеген аңлаячаксыз”, - диде Ник Вуйчич.

"Мин өметемне таптым. Мин ышанам – барыбыз да аны таба алачакбыз", - дип саный Ник.

Ник Вуйчич 1982 елда Австралиядә туган, милләте буенча серб. Аның тумыштан куллары һәм аяклары юк. Ул үз-үзенә кул салырга да теләгән, әмма үзендә көч табып, кешеләрне тормышның кадерен белергә өндәп чыгышлар ясый башлый, хәйриячелек белән шөгыльләнә. Кинофильмнарда төшә, телевидениедә чыгыш ясый, китаплар яза. Хатыны һәм ике баласы бар. АКШ та яши.

Видеоны әлеге сылтама аша узып карарга мөмкин: https://vk.com/kazanutlari?z=video246592637_456239017%2Fpl_246592637_-2

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев