Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Хельсинкида Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең концерты узачак

Хельсинкиның Мәхәллә йортында Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең чираттагы концерты үтәчәк. Бу хакта Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәният фонды директоры Рифат Фәттахов хәбәр итте. Финляндиядә яшәүче татарлар һәм татар сәнгате белән кызыксынучы тамашачылар алдында Ваһапов фестиваленең яшь лауреатлары Рәнис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов чыгыш ясый. Аларга исә күренекле музыкант, Татарстанның атказанган артисты Ринат Вәлиев ярдәм итә. Иҗади делегацияне продюсер Рифат Фәттахов үзе җитәкли. Концерт 30 сентябрь көнне 17.00 сәгатьтә башлана. “Бәйрәмнең мәртәбәле кунагы – Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Ваһапов фестиваленең кайгыртучылар советы рәисе Разил Вәлиев булачак. Күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе белән аерым очрашу да каралган”, - дип өстәде Рифат Фәттахов.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев