Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Хельсинкида Рәшит Ваһапов фестивале узды (ФОТО/ВИДЕО)

30 сентябрьдә Финляндия башкаласы Хельсинкида Рәшит Ваһапов фестивале узды. Программада фестиваль лауреатлары Рәнис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов башкаруындагы халык, эстрада һәм ретро җырлар яңгырады. Чарада виртуоз музыкант Ринат Вәлиев тә катнашты.

Концертны Финляндиядә татар диаспорасы рәисе Атик Али һәм имам-хатыйб Рамил Беляев ачып җибәрде. Тәбрикләү сүзләрен Татарстанның Дәүләт советы депутаты Рәзил Вәлиев белән Ваһапов фестивале директоры Рифат Фәттахов җиткерде.
14 ел дәверендә бу Ваһапов фестивале лауреатларының Финляндиядәге дүртенче һәм чит илләрдәге уникенче чыгыш ясаулары. Чаралар Ваһапов фестиваленең яңа концерт сезонын башлап җибәрүе белән дә үзенчәлекле. Әлеге концертлар Рәшит Ваһаповның тууына 110-еллыкка да багышланган. Аның истәлегенә зур концерт Казанда май аенда узачак.

 
Матбугат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев