Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Хәлим Җәләй: Юмор билдән түбән булырга тиеш түгел

Татар юмор осталарына китап укырга кирәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй әйтте. “Татар юморы билдән түбән булырга тиеш түгел, – ди Хәлим Җәләй. – Заманында без Равил Шәрәфиләр белән “Биш татар” дигән төркем оештырып, сәхнәдә чыгыш ясап йөрдек. Мин сәхнәдән беркайчан да начар, оятсыз сүз сөйләмәдем. Эстрада сәхнәсендә дә сәнгатьнең югарылыгын, чисталыгын сакларга тырыштым. Чыннан да, билдән түбән мәзәкне кабул итә алмыйм. Артыгын кыланалар, кендек тирәсе, кайвакытта түбәнгәрәк тә төшеп китәләр. Китапларны күбрәк укырга кирәк! Китап уку зәвыкны үстерә. Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен укыган кеше беркайчан да сәхнәгә чыгып, шакшы мәзәк сөйләми. Әле аның тамашачысы да, чыгып китәсе урында, хуплап көлеп утыра". Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты белән тулы әңгәмәне “intertat.tatar” республика электрон газетасыннан укырга мөмкин булачак.

Татар-информ

Автор: Мөршидә Кыямова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев