Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Хәлим Җәләй: тел милләтнең чисталыгын тәэмин итә, дин – иманын саклый

Татар телен атнасына ике сәгать укыту – ул бик аз. 4 сыйныфка кадәр баланы ата-ана ихтыяры белән түгел, ә мәҗбүри рәвештә туган телендә укытырга кирәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстанның халык артисты, язучы, тәрҗемәче Хәлим Җәләй әйтте. “1968 елны Рәсүл Гамзатовның “Мой Дагестан” дигән китабы чыкты, – ди Хәлим Җәләй. – Анда шундый сүзләр бар: “Әгәр минем телем иртәгә бетә, – дип әйтсәләр, мин бүген үләргә риза!” – ди ул. Шулкадәр гыйбрәтле, акыллы сүз. Милләтне яшәтүче, аны югарыга күтәрүче ике канат бар: тел һәм дин. Тел милләтнең чисталыгын тәэмин итә, дин – иманын саклый. Хәзер бөтен матбугат чаралары, халык гел тел мәсьәләсе турында сөйли, инде шуннан соң да җылы караш булмасмы икән? Мин өметемне өзмим әле. Безгә чигенергә ярамый, уйлавымча, татар теле мәсьәләсенә җитди алындылар! Милли мәсьәлә дәүләт югарылыгында хәл ителергә тиеш. 9 нчы сыйныфка кадәр булса, тагын да шәбрәк булачак. Ана теленең моңы, бөтен күркәмлеге сабый күңеленә кереп калачак. Балаларның гыйлемне башта үз телләрендә алуы зарур, башка телләрне соңыннан да үзләштерә ул. Татар теле дөньядагы иң камил 14 арадашчы тел арасына кергән икән, аны яшәтү – безнең бурыч. Бу эштә һәр кеше үз өлешен кертергә тиеш”. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Хәлим Җәләй белән тулы әңгәмәне “intertat.tatar” электрон газетасыннан укырга мөмкин булачак.

 “Татар-информ”

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев