Хәлил Шәйхетдинов Россия һәм Испания матчы турында: Безнекеләр бирелеп уйнады

Яхшы команда тусын өчен, ким дигәндә 3-4 ел вакыт узарга тиеш. Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, IT-паркта – дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә - “Рубин” футбол командасына кагылышлы сорауга җавап биреп, шулай диде. Ул Татарстанда тәрбияләнгән футбол уенчылары булмау проблемасын үзе дә таныды. “Безгә бераз көтәргә кирәк. Без заманында Россия җыелмасы уңышларын да озак көткән идек. Корбан Бердыев үз тирәсенә сәләтле, булдыклы осталарны туплады. Алар, берләшеп, куәтле команда булдыра алыр, дип ышанам. Безгә күчеш чорын узарга кирәк. Әгәр “Рубин” көчле булса, җыелма командада безнең уенчылар уйнаячак, дип ышанам. Тагын бер олимпия циклы кирәктер әле. Яхшы команда тусын өчен, ким дигәндә, 3-4 ел вакыт узарга тиеш. “Ак барс” җиңелгәч тә, яшь амбициоз тренер кирәк, дип гаепләүчеләр, сүгүчеләр булды. Әмма ул бит булдыра алуын исбатлады”, – диде. Хәлил Шәйхетдинов фикеренчә, Россия җыелмасының тырышлыгы Дөнья чемпионаты финалының 1/8 өлешендә җиңү китергән. Бу хакта ул бүген журналистларга IT-паркта  Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә әйтте. “Уенчыларның тактикасы, оборона бик яхшы булды. Уенчылар бирелеп уйнадылар. Алар тамашачыларга да төрле видеороликларда “без сезнең өчен уйныйбыз” дип мөрәҗәгать иттеләр. Тамашачы белән команда арасында элемтәне ныгыту өчен бу роликлар. Чөнки моңарчы тамашачы читтәрәк, команда аерым иде. Ә монда якынаю сизелә. Дөнья чемпионаты матчларын карап баручылар безнең уенчыларның ничек уйнаганын күрә бит. Әз генә җәяү атлап китсәләр, йөгермиләр, тырышмыйлар диләр. Ә бу юлы бирелеп уйнадылар. Миңа күбрәк шунысы ошады”, - диде Хәлил Шәйхетдинов. Командаларның уйнау куәте ягыннан бертигезрәк булуына ишарәләп, ул исәпнең испаннар ягына да, безнең якка да булырга мөмкинлеге турында әйтте. “Бу Чемпионат вакытында шуңа игътибар иттем: көтелмәгән туплар килеп керә, көтелмәгән моментлар. Монда көчле команда дип кенә әйтеп булмый. Туп кермәсә, берни эшләтә алмыйсың. Кичә испаннар капкага сигез тапкыр типтеләр, безнекеләр бер тапкыр типте. Аны төрлечә язарлар. Махсус пенальтига җиткерделәр дип тә, ә пенальтига кадәр уйнап карале син. Саклап кына уйнау җиңел түгел”, - диде министрның беренче урынбасары. Аның фикеренчә, Хорватияне төгәл дисциплиналы булып, уенчылар һәрберсе үз позициясен югалтмасалар, җиңеп була. Ул кичә Дания белән матчта Хорватиянең контрһөҗүмдә көчле уйнаганнарын да әйтте. “Кичә мин үзем Дания җиңүен теләгән идем. Әмма Дания уенчылары гадирәк типтеләр капкага. Пенальтиларны почмакларга бәрәсе иде, капка уртасына түгел”, - дип әйтте Хәлил Шәйхетдинов. 7 июль көнне Хорватия белән очрашуда ул Россия җыелмасының җиңүен фаразлый. “Исәп 2:1 булырга тиеш, ләкин безнекеләр файдасына булмаса, кискен гаепләмәүне сорыйм. Болай да алга китеш бар бит инде”, - ди ул.
Гөлнар Гарифуллина, Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: