Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Хәләл” индустриясенең инвестицион һәм инновацион мөмкинлекләре” темасына халыкара конференциядә ТР предприятиеләре вәкилләре чыгыш ясады

Бүген Казанда "KazanSummit 2016" VIII халыкара икътисади саммиты “Хәләл” индустриясенең инвестицион һәм инновацион мөмкинлекләре” темасына халыкара конференция белән ачылды. Конференциядә Россиянең хәләл индустрия лидерлары агробизнес, медицина һәм туризм өлкәсендә аеруча перспективалы саналган юнәлешләр турында фикер алышты. Конференция ачылганда Бөтендөнья Хәләл советы президенты, шәех Зафер Наҗар, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Сүриядән Хәләл күзәтчелек буенча комитет әгъзасы Тәүфыйк Буты, Ислам илләренең Стандартлаштыру һәм метрология институты генераль секретаре ярдәмчесе Лотфи бән Сәид, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитет рәисе Марат Низамов һәм башкалар катнашты. Конференциядә катнашучыларны Марат Әхмәтов һәм Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләп, хәләл продукциянең әһәмияте турында сөйләде. Сүриядән Хәләл күзәтчелек буенча комитет әгъзасы Тәүфыйк Буты үзләрендәге эшчәнлек турында сөйләде. Аның әйтүенчә, “хәләл” төшенчәсе дин, цивилизация, сәламәтлек аспектларын үз эченә ала. “Хәләл ул – цивилизацияләре һәм җәмгыятьләре белән үзара хезмәттәшлек иткән кешеләр арасында хөрмәт һәм аңлау. Без яһүдләрдә дә үз стандартлары булуын беләбез. Алар шушы стандарт турында тамга булмаган продуктлар белән тукланмый. Мөселманнарның шулай ук үз стандартлары булырга тиеш”, - дип ассызыклады Тәүфыйк Буты. Конференция ачылышыннан соң ул “Россия агробизнесы үсешенең яңа тренды буларак хәләл” сессиясе белән дәвам иттерелде. Татарстанның хәләл индустрия оешмалары – “Челны-Бройлер”, “Племенной завод кролика” предприятиеләре, “Бәхетле” супермаркеты, “Рамаевское” фермерлык хуҗалыгы, “Залесный” агрофирмасы вәкилләре үз производстволары һәм продукцияләре, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә бу продукциягә ихтыяҗ турында сөйләде. “Челны-Бройлер” ҖЧҖ генераль директорының эшкәртү эше буенча урынбасары, баш технолог Рамил Мөхәммәтшин, “Рамаевское” фермерлык хуҗалыгы” ҖЧҖ директоры Ф.Хәйретдинов кошларның бары тик кулдан суелуын билгеләп уздылар. “Бездә дин юлында булган хак мөселман “бисмилла” әйтеп пычак белән суя һәм кошларның канын агызуга да вакыт бирелә”, - ди алар. Аннан соң чыгыш ясаучыларга эшчәнлекләренә кагылышлы сораулар бирелде. Конференция кысаларында шулай ук “Татарстан Республикасында мөселман медицина хезмәтләре үсеше перспективалары”, “Россия Федерациясендә хәләл туризм үсеше: үсеш нокталары һәм инвестицион потенциал” темаларына сессия утырышлары узды.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев