Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Хәйрия һәрбер кешенең күңелендә булырга тиеш...

Кичә Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе паркында, Конфедерацияләр кубогы уңаеннан, ачык сәхнәдә, хәйрия концерты узды. Концертта ДЦП белән авыручы, 14 яшьлек Александр Мозаффаровка акча җыйдылар. Концертта Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Халык уен кораллары дәүләт оркестры чыгыш ясады. Саваплы эштә катнашырга 70ләп артист теләк белдергән. Концерт вакытында 14 яшьлек Александр Мозаффаров өчен 35000 сум акча җыелды һәм малайның әти-әнисенә тапшырылды. Ул Казанның «Логос» тернәкләндерү үзәгендә түләүле дәвалану курслары уза. Александрның әнисе Валентина "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә: “Дәвалануда булышуларын сорап, мин “Зәкят” хәйрия фондына мөрәҗәгать иттем. Бүген безгә дәвалану өчен 60 мең акча кирәк. Шулай ук, Сашага өйдә коляска кирәк. Ул үзе 50 мең сум тора. Бүген булышкан кешеләргә үзем һәм улым исеменнән рәхмәт әйтәм”, – диде Валентина Мозаффарова. Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филормония директоры Кадим Нуруллин, хәйрия концертларын гадәткә кертергә кирәк, дип саный. “Инде 8 ел буе, татар дәүләт филармониясе мондый чараларны үткәреп бара. Без авыру балаларга, мохтаҗ кешеләргә җыелган акчаны үзләренә бирергә тырышабыз. Мохтаҗ булган кеше үзе монда килә дә, концерт беткәч, җыелган акчаны алып кайтып китә. Бу чаралар җәмгыять өчен тәрбияви мәгънә йөртә, шуның белән дә алар кирәк, дип саныйм. Без аякта нык басып йөргән, сәламәт кешеләр, һәркөн йокыдан торгач, рәхмәт әйтергә тиешбез. Чөнки безнең белән янәшәдә генә мөмкинчелекләре булмаган кешеләр яши. Һәрчак күренмәгәнгә карап кына, алар дөньяда юк дигән сүз түгел. Хәйрия һәрбер кешенең күңелендә булырга тиеш. Бүген күп кеше килгән. Алар үз өлешен кертә, димәк белеп киләләр. Филармония булган вакытта мондый чаралар узачак. Бу чаралар Рамазан аена туры килүе – Аллаһ бүләге. Үзебезнең хәләл акчаны шунда җыеп бирү – дөрес эш, диеп саныйм”, – диде Кадим Нуруллин. Валентина һәм Роберт Мозаффаровлар уллары турында кайгырткан Татар филармониясенә, оркестрга олы рәхмәтләрен җиткерде. 27 июньдә 19.00 сәгатьтә паркта Татарстан Республикасы филармония джаз оркестры концерты булачак. (Җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова. Дирижер – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Анатолий Василевский). Концерт вакытында җыелган акча 7 яшьлек Әнисә Гарипова гаиләсенә тапшырыла. Әнисәдә шулай ук ДЦП диагнозы. Ул Казанның «Добрые руки» тернәкләндерү үзәгендә түләүле дәвалану курслары уза.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев