Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Һава торышы бозылганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш ителә

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе һава торышы бозылганда куркынычсызлык чараларын истә тотарга киңәш итә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, якшәмбе, 8 июльдә төнлә һәм көндез республикада яшенле яңгыр көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15 – 20 метрга кадәр булачак. Урыны белән бозлы яңгыр да яварга мөмкин. Көчле җил вакытында балконнан һәм ишегалларыннан беркетелмәгән предметларны алып куярга һәм тәрәзәләрне яхшылап ябарга киңәш ителә. Шулай ук йорт стенасы янында торырга ярамый, чөнки түбәдән шифер яки башка материаллар төшәргә мөмкин. Көчле җил булган очракта, электр линиясе челтәрләре, агачлар, киштәләр һәм йорт кәрнизләре янында тормау сорала. Бу очракта якындагы подъезга яки подвалга качарга киңәш ителә. Машина йөртүчеләргә ерак сәфәрләрне кичектерергә һәм торак пунктлардан чыкмаска киңәш ителә. Юлда хәрәкәт иткәндә, яшенле яңгыр башланса, куркынычсыз тизлек сайларга, игътибарлы һәм сак булырга кирәк.
Татар-информ
Фото: Михаил Захаров

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев