Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Хатын-кыз вакыт узу белән бар авырлыкларны да оныта" - Ләйсән Гыймаева (әңгәмә)

- Әгәр кызларыгыз 18дә үк кияүгә чыгам дисә, сез моңа каршы килерсезме? Булачак кияүләрегезне нинди итеп күрәсез? - Бик авыр сорау. Бала унсигез яшькә җитмичә, шул хәлдә калмагач җавап бирүе читен. Ул яшьтә бала мәктәпне генә бетерә.  “Кияүгә чыгам”, - дип кайтып керсә, бераз авыррак хәлдә калырга туры килер. Икенче яктан карасаң, 18 яшьтә кияүгә чыккан кызларның бик бәхетле яшәгәннәре дә бардыр, дип уйлыйм. Кыз кеше барыбер үзен күбрәк гаиләгә багышлый, ләкин шулай да үзе турында онытмаска тиеш. Югары белеме дә булсын. Үз урынын табып, кияүгә чыкса, яхшырак булыр. Әмма баланың язмышын алдан әйтеп булмый: нәрсә язылган, шулай була. Ә кияүләр әтиләре кебек булсын, дим. Сабыр, тыныч холыклы. Минем таләпләр артык зур түгел.

- Ә балаларыгызны "очындырасызмы"? Кибеттә аларга “юк” дип әйтә аласызмы? - Иркәлисезме, дип соравыгыздыр инде. Үземчә иркәлим дип уйлыйм, шул ук вакытта, таләпчәнмен дә. Һәр сораган әйберне алу дигәндә, әгәр дә ул кирәкле икән, алырга тырышабыз. Ә кыз баланы барыбер иркәләп үстерергә кирәк, чөнки аны алда ни көтәсен, нинди кешеләр белән аралашасын, кемгә кияүгә чыгасын  беркем дә белми. Мин иркәлим дә, кирәк вакытта ачуланам да, сораган әйберләрен дә алам, алмаган чак та була. Бар да чамасы белән. - Булат, сезгә караганда, йомшаграк кебек... - Әйе. Аның күңелен күрер өчен дә күп кирәкми. Тәмле аш булса, кияргә үтүкләнгән күлмәкләре булса, ятып йокларына чиста ятак булса - артыгын сорамый. Булат таләпчән түгел. Ул яктан миңа аның белән бик җиңел.

- Гаиләдә кризислы чорлар дип кайсы вакытны әйтә аласыз? “Бер-беребезгә туры килмибез, ахры” дигән уйларның башыгызга кергәне булдымы? - Безнең очракта ул уйның мине бөтенләй борчыганы булмады. Ә кризислы чорга килгәндә, мөгаен, өйләнешкән беренче елдыр. Чөнки барысын да тәүге адымнардан башладык: эшкә урнаштык, гаилә тормышы... Беренче бала тугач, ярты ел авыррак булды.  Чөнки анда үзеңне ничек тотарга, ничек барысына да өлгерергә белмисең. Шул вакытта читен булды. Ләкин хатын-кыз вакыт узу белән бар авырлыкларны да оныта.

- Хыянәтне кичерә алыр идегезме? - Юк.

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев