Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Хатын-кыз - тар иңнәрендә дөнья йөген "ыһ" та итми тартып баручы...

Яшел Үзән районы Урысба авылында яшәүче Минниса Фәсхетдинова белән аралашканнан соң, хатын-кызның ирләргә караганда күпкә көчлерәк булуына тагын бер кат инанып кайттым. Тормышның бик күп сынаулары каршында сынмаган, беренче карашка йомшак булып күренгән бу сабыр ханымның, сөйләшә торгач, нинди рухи ныклыкка ия булуын аңлыйсың. Ул да башка кызлар кебек үк буй җитә, яратып тормышка чыга, бөтен барлыгы белән ирем һәм биш балам дип яши. Колхозда икътисадчы булып эшли, игезәкләре туганнан соң, мәктәпкә китапханәче булып күчә. Китап укырга бик яратканга – эшен дә бирелеп башкара. Аннары Индустриаль педагогик көллиятен тәмамлап, технология фәнен укыта башлый, дип яза "Яшел Үзән" газетасы. – Хәзер балалар кул эшен бик яратмый. Шулай булуга карамастан, аларның һәрберсендә искиткеч талант ята, бары тик күреп дөрес юнәлеш бирергә кирәк. Мин аларны хезмәткә тартырга тырышам. Менә әле шамаилләр чигәргә өйрәнәбез, – ди, гомер буе кул эшенә оста булып, балаларына пәлтәләр, мәктәп формаларына кадәр үзе тегеп кидерткән, кызларында да белгән һөнәрләренә кызыксыну уята алган Минниса апа. Алдыбызда төрле эшләнмәләр: чигешле Коръән тышлары, флешкаларга мендәрчекләр, бискорню (энә мендәрчегенә охшаган), рәсемнәр һ.б. Аларның һәрберсе, яшьнәп яшәрлек йөрәк парәсен җир куенына тапшырган ананың, ачы хәсрәттән сыкранулы уйларының шаһиты. – Нинди генә эшкә тотынсам да, Айзатым белән бәйлим. Менә соңгы хезмәтем – кызылтүшләр дә аның хөрмәтенә. Бик ярата иде шул искитмәле матур кошларны! Үзенең дә күңеле йомшак, куллары алтын иде бит аның. Өй эчендә дә, ишек алдына чыксаң да – бөтен нәрсәгә аның кулы тигән. Эшнең җаен, мәлен белеп башкара иде. Авыл зиратларын җыештыру өмәләрен оештырды, ярдәм сорап килгән кешене беркайчан да борып җибәрмәде – матур исемен калдырды, шөкер, – дип, Казанның «Адмирал» базары янгынында һаләк булган улының рухына догалар багышлый, шул авыр кайгыдан акылдан шашмас өчен Ходайга сыенып намазга баскан Минниса апа. Дүрт кыз арасында бердәнбер малай булуына карамастан, Айзат иркә үсми. Киресенчә, аны апа-сеңелләрнең яклаучысы, терәге булырлык чын егет итеп тәрбиялиләр. Бүген кыр хәтле заманча йортта Минниса апа берүзе. Кызлары, алты оныгы, әлбәттә, еш кайтып йөри, тик ана улын да өзелеп сагына... Нишлисең, сынауларны сайлап алмыйбыз, аны язмыш, ничектер, үз максаты белән бирә... Минниса апаның тормышында чыныктыргыч вакыйгалар җитәрлек, әмма алар бүген, бала югалту кебек олы хәсрәт янында, тузан бөртеге кадәр генә күренә шул. Ул хәтта, балам юештә ятмасын, дип, үзен елаудан да тыя. Ана йөрәгеннән чыккан ихлас догаларын гына күп итеп улы рухына багышлый. Айзат исән вакытта ничек булган, шул килеш сакланган бүлмәсенә кереп утыра. Янында аны тойгандай булып китә... Ә исәннәргә тормыш дәвам итә, көн артыннан көн үтә тора. Минниса апа көндез мәктәптә балалар белән мәш килсә, кичләре кул эшләре артында вәгазьләр, хөтбәләр тыңлап уза. Сабыр, түзем, язмышына күндәм һәм сокланырлык нәфис, көчле зат. Менә шундый алар, тар иңнәрендә дөнья йөген «ыһ» та итми тартып баручы, юмартлыгы һәм олы йөрәкле булуы аркасында теләсә нинди хыянәтне, усаллыкны гафу итәргә сәләтле, назлы һәм мәхәббәтле гүзәл хатын-кызлар!

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев