Татар матбугаты
Хатын-кыз – җир йөзендә яшәүче гүзәллек алиһәсе дә, иң назлы, иң шәфкатьле йөрәк иясе дә... (шигъри гөлләмә)
Хатын-кыз – җир йөзендә яшәүче гүзәллек алиһәсе дә, иң назлы, иң шәфкатьле йөрәк иясе дә, иң көчле яратуга сәләтле зат та. Ни хикмәт, бу сыйфатларның киресе дә нәкъ аңа хас. Юкка гына каләм ияләре аны “җавапсыз табышмак”, “җирдәге фәрештә”, “утлы корал”, “сихерче”, “сүнмәс кояш” белән чагыштырмый.
Татарның ир-ат шагыйрьләре иҗатында хатын-кыз ничек сурәтләнә?
Шагыйрь һәм прозаик Нияз Акмал укучыларын ихласлыгы, эчкерсезлеге белән җәлеп итә, үтемле һәм тәэсирле язуы белән сокландырган шәхес. Аның иҗаты тулы моң, хис, яну, ярату. Хатын-кыз аның өчен җан җылысы чыганагы, матурлык өлгесе, башка кабатланмас үзгә җан.
Хатын-кыз
Күпме җылы тоеп яшим җирдә
бу кояшлы, якты көндә мин.
Кичер, Кояш!
Аның җан җылысын
мин сиңа да хәтта тиңләмим.
Җыеп бирсен миңа дөнья
үзенең
аннан башка булган мең ямен, –
мин дөньяның шушы мең яменә
бер керфеген аның тиңләмим.
Алларында гөлләр чәчәк атсын,
йолдыз коелып барсын эзенә, –
хатын-кызны бөек диеп әйтсәм,
тиңлим аны
бары үзенә!
Күпкырлы талант иясе Роберт Миңнуллин үз иҗатында хатын-кызның чибәрлегенә дан җырлый. Аның күңеленә үтә алсаң, матурлыгын күрә белсәң – ул чибәр. Чибәр генә дә түгел, ул тумыштан шундый яратылган. Яраткан саен тагын да нурлана, гүзәлләнә генә.
***
Хатын-кыз ямьсез булалмый
Хатын-кыз ямьсез булалмый,
Хатын-кыз чибәр була!
Шуны күрмәгән ир-ат ул,
Әлбәттә, җүләр була.
Хатын-кыз ямьсез булалмый,
Юньсезе булыштыра…
Кайчакта чип-чибәрләр дә
Күңелне кырыштыра.
Хатын-кыз ямьсез булалмый —
Күрә белергә кирәк,
Хатын-кызның күңеленә
Керә белергә кирәк!
Хатын-кыз ямьсез булалмый —
Ул шулай яратылган…
Күпмесенә сокланылган,
Күпмесе яратылган!
Хатын-кыз ямьсез булалмый!
Яратсаң, ул нурлана!
Болай да матур хатын-кыз
Тагын да матурлана!
Хатын-кыз ямьсез булалмый —
Хатын-кыз матур, матур!
Хатын-кызны моннан соң да
Ир-атлар матурлатыр!
Хатын-кыз ямьсез булалмый
Яратылса, яратса…
Шул хатын-кыз – кичләр җитсә,
Шул хатын-кыз – таң атса!
Халык шагыйре, сәясәтче Ренат Харис иҗатында хатын-кыз мәңгелек сөю, наз белән берләшә. Моңа өстәп ул өйне җылытучы учак, шигырьне шигырь итүче сүз дә әле!
Әй, сихерчем
Якты йөзең белән яктырттың
язмышымның моңсу даласын.
Минем өчен мәңге-мәңгегә
син кояшым булып каласың...
Назлы күзең белән назладың
күзләремнең дымлы камышын.
Әйтә алам хәзер ышанып –
шатлык белән инде таныш мин.
Җылы сүзең белән җылыттың
күңелемнең сүрән көннәрен.
Чәчәк атты инде мәңгегә
бәхетемнең алсу гөлләре.
Әй, сихерчем минем,
тылсымчым!
Сөюләрең генә
булсын чын!
***
Хатын-кызсыз өйләр – тәм-тозсыз,
учак – утсыз, суыткыч – бозсыз,
сыер – сөтсез, күңел – үксез,
шигырь – юк сүз!..
Шигырьләре сер һәм романтизм белән тулы Газинур Морат көтелмәгән чагыштыру-метафоралар белән оста эшли, поэтик алымнарны яхшы куллана. Тышкы матурлыкка, гәүдә-сыннарының нәфислегенә сокланып утырган шагыйрьне, чибәр кыз хисләреннән тиз “айныта”.
Таныш түгел бер сылуга
Төз аяклар,
Төз муен.
Таралып китте
Уем.
Иңнәрендә
Пар толым.
Уем, гүяки,
Болын.
Келәм булыйм
Юлында.
Чәчкә булыйм
Кулында.
Йөресен бәхет чигеп,
Хиссият илен гизеп.
Ә ул китте –
Уемны
Үкчәсе белән изеп...
Туфан Миңнуллин олы драматург кына түгел, олы шагыйрь дә булган икән, ләбаса! Робагыйларын гына укып карагыз! Аның шаянлыгы, җор теле, Әлмәндәре кебек тапкырлыгы, егетлеге ачыла да куя. Хатын-кыз турында гомер иткән ир күзлегеннән, җайлап гына дөресен “манчып”, шул ук вакытта алардан башка тормышның ямьсез икәнлеген аңлап язган ул.
***
Карап торам. Карап-карап
туймый торам,
Сокланудан сүз кушарга
кыймый торам.
Язмыш сине көнче ирдән
саклый күрсен –
Чибәрлегең көн дә тотып
кыйный торган.
***
Керфекләрең –
зәңгәр күлнең камышыдыр,
Танышуларның дәвамы –
кавышудыр,
Кавышуларның ахыры – гомер буе
«Син – елан!» – дип,
«Ә син – эт!» – дип ярышудыр.
***
Беләм инде, сиңа кызык
миннән көлү,
Миңа кызык – синең үртәгәнне белү.
Шулай инде, дорогая, нишләтәсең,
Картлык плюс яшьлек
һәрчак равно нулю.
***
Салкын кышта яз башлана,
имештер...
Елның башы яз булырга тиештер –
Уйный кояш, яшәрә җан,
кайный дәрт –
Матур кызлар судан кайтып
килештер.
***
Күпме синең карашыңда серлелек,
Самимилек һәм дә әллә кемлелек!
Күзләреңә бер карасам, имәнәм,
Бер карасам, йөрәк тибә сөрлегеп.
***
Күзләреңдә яшең мөлдер-
мөлдерәмә –
Тамам, тамам, тамам, диеп
мөлдерәнә.
Кызганам да үзем сине,
сокланам да –
Син гүзәлсең хәтта шушы
хәлеңдә дә.
***
Күрегез, күр, атлап түгел,
йөзеп бара.
Сокланулы карашларны сөзеп бара,
Миңа да бер күзен сирпеп
карап алды,
Шул чагында «аһ!» димичә
түзеп кара.
***
Алсу, дымсу иреннәрең бөрелгән,
Назлы, татлы сүзләр тама телеңнән...
Бүтәннәрнең барысын да онытып,
Сине генә мактап язам бүгеннән.
Хатын-кыз – әни булуы белән бөек. Һәр шагыйрь иҗатында бу темага урын бирелә. Ә бүген шагыйрь Сөләйман (Җәүдәт Сөләйманов) шигыренә тукталыйк.
***
Бәхетме? –
аяк тавышларын узып,
әни безне каршыларга чыккан...
Бәхетме? –
әни белән без бишебез,
оныклар да шунда, туган йортта...
Бәхетме? –
әниемнең елмаюын күрәм
самавырның җиз йөзендә...
Бәхетме? –
дәшә алам минут саен бүген
әни диеп җир йөзендә...
Бәхетме? –
әнинең дә, үземнең дә
улым диеп дәшкән чаклар әле.
Бәхетме? –
озын гомер, саулык биреп,
сине, әни, Тәңре саклар әле...
Бәхетме?
әнинең
...сүгүе, әрләве,
бәрүе, тетүе, дәшмәве...
...бары тик яшәве, яшәве...
бик озак, бик озак яшәве...
Шагыйрь Наил Касыймов иҗатында хатын-кыз җир фәрештәсе, җир бизәге, җирдәге мәңгелек табышмак итеп сурәтләнә.
***
И хатын-кыз, и изге зат!
Син – җирнең фәрештәсе!
Сүзләр аздыр, килә сиңа
Хис белән эндәшәсе...
Күзләрең – күл, чәчләрең – төн,
Керфекләрең – ярымай,
Кыйгач кашың – кош канаты,
Йөзең алсу алмадай!
Син – кояшы, син – чәчкәсе,
Син – бизәге җиремнең!
Син – сагышы, син – балкышы
Һәм – син моңы җырымның!
И хатын-кыз – иң гүзәл зат,
Җиһанда син бер – тиңсез!
Ул карашың, ул назларың...
Тормыш ямьсез ул синсез!
Син көчле – кирәк чагында,
Көчсез ир кочагында.
Кадерләп карап яшисең
Син гаилә учагын да!
Кайчагында – йомшак песи,
Кайчагында – керпе син!
Матур сүзләр яратасың,
Бездән күпкә хисле син!
Кайчагында син – тыныч күл,
Кайчагында – җил-давыл.
Кайчак – ялкын, кайчак – салкын:
Аңлавы сине авыр...
И хатын-кыз – илаһи зат!
Камил синең бар ягың.
Каршылыклар белән тулы
Зур сере син дөньяның!
И хатын-кыз – алиһә зат!
Килә серең чишәсе.
Кешелеккә җан өрүче
Син – тормышның чишмәсе!
Бәйрәмнәр котлы булсын, гүзәл затлар!
Энҗе НОГМАНОВА
Чыганак: http://intertat.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев