"Хат язу культурасында Коръән һәм дин бик зур роль уйнаган" - Әлфрид Бустанов

Санкт-Петербург Европа университеты профессоры Әлфрид Бустанов әйтүенчә, хат язу культурасында Коръән һәм дин бик зур роль уйнаган. Әлфрид Бустанов шушы көннәрдә Казан Кремлендә Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда үткәрелгән чираттагы “Акыл фабрикасы” лекториендә чыгышын “Хатларда халык тарихы”на багышлаган иде. “Россиядә мөселманнар үзара алышкан шәхси хатлар күп сакланган. Хатлар язышу XVII-XX гасырларга кадәр булган. Төрле чорда язылса да, эпистоляр жанрның структурасында, стильдә, тышкы бизәлешендә уртак традицияләр бар. Хат язу киң таралган күренеш булган. Хатларда кеше хисләре, дөньяга карашы чагылган. Хат язу культурасында Коръән һәм дин бик зур роль уйнаган. Хатларда кешеләрнең Коръән, хәдисләрне белүләре, иман ихласлыгы сизелә. Хат язу традициясе 1980 еллар азагына кадәр дәвам итә”,  – дип сөйләде профессор. Профессор соңгы еллардагы хатлар мисалында Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдинның Мисырда “Әл-Әзһәр” университетында 1970 нче елларда белем алганда Казанга үзенең укытучысы Әхмәтзәки Сафиуллинга язылган хатларын телгә алды. Хат гарәпчә, төсле карандашлар белән, бит кырыеннан тайпылышларны, стильне, барлык гадәтләрне саклап, каллиграфия язуы белән язылган. Шәхси хатларны тикшереп, без глобаль социаль процесслар белән түгел, ә чынбарлыктагы кеше тарихы белән таныша алабыз, ди Әлфрид Бустанов. Хатларны ул көндәлек хатлар, хатлар – дини әсәрләр, сугыш хатларына бүлеп тикшерә. Профессор әйтүенчә, XIX-XX гасырларда халык арасында хат язу трафаретлары булган. Хат язарга мәдрәсәдә укытканнар. Хат язу үрнәкләре татар әдәбиятында XX гасыр башында да киң файдаланыла. XX гасыр башында хат язу калыплары аерым китаплар рәвешендә басылып чыга. Көндәлек хатлар бихисап, алар гади формада языла. Мәсәлән, әтисе улларына яза: “Гыйззәтле газиз балаларымыз Әхмәт Салих илән Мөхәммәд Нәҗипкә әткәңез-әнкәңездән, туганыңыз Биби Мәсрүрә илән Биби-Галиядән сагынып хәер-догалар кылып сәламнәремез күндердек вә барча авыл күршедән дога вә сәламнәремез соңында хәл-әхвалләр мәгълүм уладыр. Әлхәмдүлиллаһ, бик сәләмәтләрмез, авыл, күрше, йорт, җир, мал, тувар барчамыз сәләмәтләр дию беләсез...” Хатлар – дини әсәрләр, дигәндә Әлфрид Бустанов Габделбари Исаев хатларын мисалга китерде. Габделбари Исаев Уфада белем алган, 1956-1964 елларда  – Ленинград мәчете имамы, 1975-1980 елларда  – Уфа мөфтие, ул 30 ел дәвамында Коръәнне татарчага тәрҗемә иткән. Аның Киевтагы дусты белән хат алушылар билгеле. Хат гади башлана. “Бисмиллаһир-рәхманир-рәхим. Әхбәбенә әл-мөхтәрәм әл-Барса-әфәнде, сезләргә һәм абыстай вә балаларга Хак сөбхәнә вә тәгаләдән сәләмәтлек, хәерле гомерләр теләп сәламнәребезне күндерәбез. Мәгълүм дустыгыз Габделбари кари, абыстай вә балалар. Әс-сәламү галәйкүм вә рәхмәтүллаһи вә бәрәкәтүһ! Үзебез, әлхәмдүлиллаһ, бу көндә сау вә сәләмәт вә тыныч булып, истикъбал фи әмриллаһтер. Мөхтәрәм дустым, әл-Барса! Күндерелмеш мәктүбегез тапшырылды, тешеккүрләр булсын. Беренче, әд-дүктүр әл-Мөхсин хакында. Әгәр ул кадәр нык тәфтиш була торган булса, игътибарсыз калдыруыгыз хәерле булыр. Үзләре кирәкле хисап итсәләр, вакыт табып зиярәт итәрләр, иншәАллаһ. Әмма бәгъдә, сорауларга җавап йөзеннән түбәндәгеләрне язам. Әлбәттә, сезләр гафу итегез, минем табигатем шул, бер дини соэль булса, киң итеп язудыр". Җавапны ул 10 биткә язып җибәрә. Хатта совет чорында эшчеләр намазны фабрикада булганда, әллә өйгә кайтып качып укыргамы, дип сорый. “Тәрәкес-саләт: гөзерсез намаз калдыру – мөшриклек хәттә көферлек сыйфатыдыр. Намаз һич вакыт мөэминнең өстеннән сакыт булмыйдыр, төшмидер. Шулай булгач, намазны нинди хәлдә дә үтәргә тиешледер. Ләкин дөнья мәшәкате барлыгы һәркемгә мәгълүмдер. Аллаһ раббел-галәмин мондый хәлдә җир йөзенең төрле әклимнәрендә яшәгән адәм балаларына мөэфыйк аятьләр иңдергәндер. Бар кеше дә вакытында намазын үтәү мөмкин түгелдер. Вакыт мөсәгадә кылмыйдыр. Менә мондый хәлдә шәригать мөкаддәсемез намазны нинди вакыт таба аласың, шул вакытта үтәргә рөхсәт итәдер, чөнки аять кәримәгә бинәэн, мәшгүл кешеләргә намазны үтәү өчен вакыт шарт түгелдер, бәлки намазны үтәү шарттыр. Ягъни нинди вакыт булуга карамастан, намазны өстеннән төшерү шарттыр, моңа каза диленәдер. Аллаһ җәллә җәләлә мәшгүл кешеләргә кай вакытта каза кылса да, нинди хәлдә дә ишәрә белән укыса да, утырып укыса да, йөргән хәлдә күңеленнән укыса да, намаз үтәлүгә керәдер, дип белдерде. Чөнки намаз Аллаһ тарафыннан тәзкиятүн-нәфәс өчен, калебне паклау, иманны ныгыту өчен боерылгандыр. Димәк Аллаһны зикер, тәзкиятүн-нәфәс булган гамәл нинди генә юлы белән булмасын, үтәлергә тиеш. Нәфесне пакьлау, әхлакны тәрбияләү, Аллаһны тәгъзыйм, Аллаһны зикер буладыр. Хәттә мөэмин бәндәләр башка адәм балаларына файдалы гамәлләрдәндер. Бу әҗәрләрдән белми мәхрүм калу – зур наданлыктыр. Ошбу аять кәримәгә бинәэн: فَإِذَا قَضَيْتُمُ الصَّلَاةَ فَاذْكُرُوا اللَّهَ قِيَامًا وَقُعُودًا وَعَلَىٰ جُنُوبِكُمْ ۚ فَإِذَا اطْمَأْنَنتُمْ فَأَقِيمُوا الصَّلَاةَ ۚ إِنَّ الصَّلَاةَ كَانَتْ عَلَى الْمُؤْمِنِينَ كِتَابًا مَّوْقُوتًا (ән-Ниса сүрәсе, 103)". "Мөфти җавап яза, аятләр китерә. Исаевның хатлары, минемчә, ихлас, катлаулы совет заманында шәригать буенча яшәргә теләгән (хатта күренгәнчә, намаз бар икән, аны укырга), Коръән буенча яшәргә кушкан",  – диде профессор. Әлфрид Бустанов шәхси хатлар белән танышып, без чынбарлыктагы кешеләрнең көндәлек тормышлары белән таныша алабыз, дип нәтиҗә ясады.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: