Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Хат ташучыдан да кадерле кеше юк"

Әтнәнең кайбер авылларында хат таратырга кеше юк. Шуңа күрә Арчаның почта хезмәткәрләренә Әтнә районына барып, газета-журналлар таратырга туры киләчәк. Атнага бер тапкыр машинага төялеп килергә җыена­лар. Бу җәйләүгә йөрүче сыер савучыларны хәтер­ләтмәсме соң? Район халкы газета-журнал­лардан бөтенләй бизеп бетмәсме? Өч авылны үз эченә алган Күңгәр җирлегендә бүген ике хат ташучы җитми.     Түбән Шашы һәм Күңгәр хат ташучылары лаеклы ялга киткән. Бүген әлеге авылларда яшәү­че халык аларның килүен дүрт күз белән көтми шул инде. Хә­зерге вакытта газета-журнал­ларны Күңгәргә атнага өч тапкыр почта машинасы китерә. Аны халыкка исемлек буенча тараталар. Өлгерә алмаганнар җирле үзидарәгә барып алырга тиеш. “Мин бераз кибеттә эш­ләп алдым. Авылдашларга газеталарны да өләш­тем. Авыл кешеләре: “Бо­лай буласын белсәк, бө­тенләй язылмаган булыр идек”, – дип зарланды. Хәзер өч ай түзәрләр дә башка язылмаслар инде. Авыллар арасы ерак булмаса да, берәүнең дә газета артыннан йөрисе килми. Үзем бик күп газеталар алдырам. Хат ташучы табылмаса, район үзәген­дәге киосктан сатып алырмын дип торам”, – ди Фәридә Сибгатуллина. Түбән Шашы авылында яшәүче 76 яшьлек Илгизәр абый Гыйлемханов дүрт газета алдыра. “Эшләр болай дәвам итсә, интернет аша укый башлаячакмын. Әлегә безгә алып кайтып бирүче кеше бар. Кемгә­дер авыл советындагы бүл­мә­дән барып алырга кирәк”, – ди элеккеге укытучы. Нәзирә Мөбарәкшина өч ел хат ташучы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. “Аякларым авырткач, башка эшл­ә­мә­дем. Коммуналь түләүләр өчен акчаны өйдән-өйгә кереп, җыеп йөрдем. Авыл ке­шеләре, син булганда рәхәт иде, диләр. Соңгы вакытта әле­ге хезмәт өчен түләүне киметтеләр. Авыл халкы арасында унар газетага язылган кешеләр дә бар иде”, – ди Түбән Шашы авылында яшәүче Нәзирә ханым.   – Без мәсьәләне беләбез. Хат ташучыларны эзләп карадык, тик әлегә таба алмадык. Хәзер эшсез кешеләр белән сөйләшүләр алып барабыз. Ярты штатта, бик аз акчага гына берәүнең дә эшлисе килми. Әгәр таба алмасак, бер хат ташучыга тулы штат тәкъдим итәчәкбез. Ләкин анысына да риза булучы табылырмы әле? Башка авылларда да мондый проблема бар, – дип җавап бирде Әтнә районы хакимиятенең Аппарат җитәкчесе Гөлнара Галә­вет­динова. – Хат ташучылар булмагач, газеталарга язылучылар саны да кимеде. Болай булса, алга таба бөтенләй калмаячак. Әби-бабайлар район үзәгенә барып та, интернет аша да языла алмый бит. Бездәге филиаллар Арча почтасы бүлекчәсенә карый. Хат ташучыны эштән җибәрү җиңел. Ләкин бу проблеманы хәл итү авыл җир­лек­лә­ре­нә кайтып кала. Арча җитәк­челәре дә җаваплылыкны үз өсләренә алсын иде”.   Арча районының почта җитәкчесе Ирек Фәйзрах­манов аптырагач, хатларны үзе таратырдай була икән. Хат ташучыдан да кадерле кеше юк, ди. “Миннән генә тормый бит. Моңа кадәр матбугат басмаларын атнага 4-5 тапкыр тараттылар. Ул вакытта мондый проблема булмады. Чөнки хезмәт хаклары 10 мең сумнан артыграк иде. Хәзер ярты штатта эшләүче хез­мәткәр кулына нибары 4 мең 200 сум ала. Акчасы аз булгач, бу эшкә кем алынсын? Мондый проблема Әт­нәнең җиде авылында бар. Бу атнаның пәнҗешәмбе кө­нен­дә Арча­ның җиде хат ташучысы бе­лән Әтнәгә чыгып ки­тәчәкбез. Пенсиясе, башка кәгазьләре дә бар бит әле аның. Матбугат чараларына язучылар кимер дип тә борчылабыз. Арча районында исә хат ташучылар җитә”, – ди Ирек әфәнде.Татарстан почтасының халык мөрәҗәгатьләрен кабул итү бүлегенә шалтыратып, Әтнәдә хат ташучылар җитмәү проблемасын җит­кер­дек. Сәбәбе – аз хезмәт хакы икәнен дә әйттек. – Безгә берәүнең дә зарланганы юк. Сезнең газетагызны тараталардыр бит? Әллә сезгә почта ташучылар булу-булмау мөһимрәкме? Арчаның почта бүлегенә шалтыратыгыз, – диделәр.  
Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев