Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы" әсәрен тәрҗемә итү өчен инглиз һәм татар теле белгечләрен эзлиләр

Джон Роулингның “Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы” китабының берничә бүлеге татар энтузиастлары тарафыннан татарчага тәрҗемә ителгән, әмма төрле сәбәпләр аркасында  бу эш туктап калган. Шуңа күрә Һарри Поттерның татар фанатлары төркеме тәрҗемәчеләр җыеп, алар ярдәмендә китапның татарча вариантын 2017 елның маена төгәлләргә ниятли. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “Гыйлем” татар порталының баш мөхәррире Айдар Шәйхин хәбәр итте. Проектның максаты 2017 елның маена "Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы" китабын тәрҗемә итеп, интернет-кулланучыларга тәкъдим итү. Моның өчен оештыручылар инглизчә һәм татарча бик яхшы белгән тәрҗемәчеләр эзли. Бу хезмәт ирекле, аның өчен хезмәт хакы түләү каралмаган. "Әмма бу проектта катнашу тәрҗемәнең уникаль юнәлешендә үзегезне сынау мөмкинлеге бирә, эш барышында кабатланмас тәҗрибә туплата, татар балалар әдәбияты тарихында исемеңне калдырырга мөмкинлек бирә", - ди оештыручылар. Тәрҗемә эшендә катнашырга теләүчеләр bez@giylem.pro адресына үзе белән таныштырып, хат язарга һәм җавап рәвешендә алган биремне үтәргә тиеш. Бирем-тәрҗемәнең башкарылу дәрәҗәсенә карап, катнашучының тәрҗемәчеләр төркеменә эләгү-эләкмәве турында карар кабул ителәчәк. Исемлек 25 декабрьдә билгеле булачак. "Тәрҗемәнең үз әдәби мөхәррире булыр, димәк, сыйфат гарантияләнә", - ди оештыручылар. Әмма Айдар Шәйхин әйтүенчә, аның кем буласы әлегә билгеле түгел.

"Без укучыларда татар телен китап укырга теләк уятырга телибез"

“Һарри Поттер белән кызыксынган бик күп кешеләргә татар телендәге әсәрләрне уку күңелле булмаска мөмкин, ә болай без аларда татар телендә нәрсә дә булса укырга теләк уята алабыз. Икенче яктан, без телебезне Һарри Поттер китабы авторы уйлап тапкан әдәби табышлар белән баета алабыз”, - дип аңлатты Айдар Шәйхин. “Гыйлем” татар порталының баш мөхәррире әйтүенчә, татар әдәбиятында фэнтези жанрына якын әсәрләр юк түгел. Болар - Каюм Насыйриның “Әбүгалисина”, Рабит Батулланың “Алып батыр маҗаралары”. “Күргәнебезчә, алар инде күптәнрәк язылган әсәрләр. Шуңа күрә бу китаплар балаларда, яшьләрдә нинди дәрәҗәдә кызыксыну уята аладыр, монысы инде икенче сорау. Шуңа күрә бу форматта эш алып бару начар булмас”, - диде ул.

"Китапның оригиналындагы тел катлаулы"

Джоан Роулингның Һарри Поттер маҗаралары балаларга атап язылган. Шуңа күрә оригиналдан татар теленә тәрҗемә ясаган вакытта төп авырлык төрле исемнәр, тылсымлы атамаларда гына, ди Айдар Шәйхин. “Мәсәлән, китаптагы Северус Снейпны (Severus Snape) рәсми тәрҗемәдә Снегг, ә икенче бер тәрҗемәдә Злодеус Злей дип бирделәр. Бу рус фанатлары арасында зур бәхәс уятты. Без үзебезнең вариантта инглиз вариантын калдырырга булдык. Бу исемнәр артында яшерелгән мәгънәләрне ачыкларга безнең укучыларның белеме җитәр дип уйлыйм”, - диде Айдар Шәйхин. Бүгенгә күп укучылар Һарри Поттер маҗараларын рус телендә инде укып чыккан. Шуңа күрә кайбер сүзләр татарчалашып, укучыга әсәрне кабул итүдә авырлык тудырырга мөмкин. Моны булдырмас өчен тәрҗемәчеләр текстның ахырында кайбер төшенчәләрне аңлаткан сүзлек тәкъдим итәчәк.

"Джоан Роулинг мондый омтылышларга каршы түгел"

“Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы” китабы тәрҗемә итү акча эшләү өчен түгел, ә бары фанатлар клубындагы энтузиастлар тарафыннан гына эшләнә, ди Айдар Шәйхин. “Тәрҗемәләр бу эштән ниндидер табыш алу максаты куймый. Әгәр дә автор тарафыннан безнең эшкә ниндидер ризасызлык белдерелә икән, без проектны туктачакбыз, әмма бу булыр дип уйламыйм. Чөнки, белүемчә, Джоан Роулинг мондый идеяләргә каршы түгел”, - диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев