Харрас Әюп дигәч күз алдына мәгърур кыяфәтле, моңсу карашлы, тыйнак кына шагыйрь килеп баса. Замандашлары, аны якыннан белүче дуслары күңелендә шулай калды ул. Моңсулыгы ятимлектәндер. Әтисе сугыштан исән-сау кайтса да, улына дүрт яшьтә үк дөньядан китеп бара. Булачак шагыйрьнең күңелендә аның турында бердәнбер истәлек саклана. Әтисе печәнгә барганда ат дилбегәсен нәни улына тоттыра да: «Курыкма, улым, нык тот. Егет кешене ат тыңлый ул!» – ди. Ат дилбегәсен генә түгел, тормыш дилбегәсен биргән икән әтисе ул чакта, сүзләре дә гади генә түгел, васыяте булган икән. Атларга мәхәббәте дә шушы көннән башлана бугай булачак шагыйрьнең. Әйе, сугыштан соңгы авыр елларда туган балаларны язмыш башларыннан сыйпап, иркәләп кенә үстерми. Башка ятимнәр нинди авырлыклар күрсә, Харраска да алар аша узарга туры килә. Ләкин башкалардан аермалы буларак, булачак шагыйрь йөрәгендә алар эзсез генә калмыйлар. Язылачак әсәрләренә моң иңдереп, аларны халкы җанына якынайтып, күңеленә кереп тула баралар. Еллар үтәр, шагыйрь авыр елларга туры килгән балачагы, яшьтәшләренең фаҗигасе турында ачынып язганда алар бик нык ярдәм итәчәк әле.
Харрас Әюпнең шагыйрь буласы күкләрдә язылган булгандыр, күрәсең. Юкса, сандугачлар оясы булган Мөслим районының Түреш авылында туарга язар идемени? Ятимлек тә күңелнең нечкә кылларын тибрәтергә бер сәбәп. Сагыш тулы, моңга тартылган җан башта гармун белән дуслаша. Аннары каләм белән. Җитмәсә, көннәрдән бер көнне Харрас укый торган мәктәпкә Гали Хуҗи белән Атилла Расих, соңрак Зәет Мәҗитов килә. Тере язучыларны күрү, алар авызыннан чыккан сүзне ишетү үсмер Харрасның язмышында әһәмиятле роль уйный. Каләмгә мәхәббәте аны Казанга алып килә, университет студенты итә. Фольклор экспедициясендә язмыш аны үзе дә бик талантлы һәм сәләтле яшьләргә хәерһахлы шагыйрь Шәүкәт Галиев белән таныштыра.
Әйе, ятим үскән малайга язмыш шактый мәрхәмәт күрсәтә. Мәхәббәтен табып бирә, сөйгәне Лүзия ханым белән балалар үстереп яшәрлек матур гомер насыйп итә.
Тыйнак дисәләр дә, шагыйрь авыз йомып утыра алмый инде. Иленең, милләтенең, туган теленең язмышы хәл ителгәндә, бигрәк тә. «Татар халкы Тукайларны, Такташ, Туфаннарны кабат бастырырга да мөмкинлек таба алмас хәлгә төшеп бара. Йөрәк бик сыкранса да, кычкырмам дигән идем. Ниятемдә тора алмадым, кычкырырга туры килде», – дип яза ул үзенең татар китабы турында ачынып ихластан борчылып бер мәкаләсендә. Бу аңлашыла да, шагыйрьнең гомеренең шактый өлеше Татарстан китап нәшрияты, китап язмышы белән бәйләнгән. Нәшрият бүген дә үзенең шагыйрен онытмый, юбилеена багышлап альбом да эшләгәннәр, нәшриятның баш мөхәррире шагыйрь Ленар Шәех рәхмәтен шигырь юллары аша җиткерде.
Ләкин йөрәк, барысын да үзе аша үткәреп яши торган, битараф була белми торган йөрәк, түзә-түзә дә беркөнне шартлап ярыла икән. Кеше китә, эшләгән эшләре кала, җырлары кала. Җыр дигәннән, Харрас Әюп бәхетле – ул җирне җырга баетып киткән шагыйрь. «Кайда син, гармун?», «Сиңа гына язган назлы хатлар», «Атлар», «Авыл карчыклары» һәм башкалар. Әлеге кичәдә дә шактый яңгырадылар алар берсеннән-берсе моңлырак, мәгънәлерәк, шагыйрь җаныннан саркып чыккан җырлар. Ара ерак дип тормаганнар, үз шагыйрьләрен олылап, якташлары мөслимлеләр дә килгән. Аларның музыкаль сәламнәре тамашачы күңеленә көзге пыскак көндә яз китерде. «Күңел сандыгы» дип исемләнгән әлеге искә алу кичәсендә сценарий авторы, шагыйрь Рамис Әймәт белән бергә күпсанлы тамашачы да шагыйрь Харрас Әюпнең күңел сандыгындагы иң кадерле ядкәрләрне барлады, андагы байлыкка сокланды.
Чыганак: http://www.shahrikazan.com
Нет комментариев