Татар матбугаты
"Харис улы Зарипов журналистикада күпкырлы талант иясе иде..."
2018 елның 3 гыйнварында республика күләмендә генә түгел, Россия, СССР күләмендә танылган журналист, язучы, Габдулла Тукай бүләге лауреаты Марсель Харис улы Зариповның бакыйлыкка күчүенә бер ел тула. Гадәттә күпчелек журналистлар җәмгыятьнең бер тармагын өйрәнә, шул хакта яза.
Бары тик авыл турында гына язучылар бар, икенчеләре үзенең иҗатын нефть тармагын өйрәнүгә, йә булмаса, сәясәткә багышлый. Марсель Харис улы Зарипов исә журналистикада күпкырлы талант иясе иде. Егерме биш елдан артык "Советская Россия" газетасының үз хәбәрчесе буларак, нинди генә проблемалар күтәрмәде ул. Нефть, нефть химиясе, игенчелек, терлекчелек, карабодай үстерү, сарык асрау, умартачылык, авыллар төзелеше, юллар... Һәм һәр алынган теманы тирәнтен өйрәнеп, анализлый, күтәрелгән проблеманы хәл итү юлларын күрсәтә иде. Еш кына теге яки бу публицистик мәкаләләре китапка әверелде. Аның авыл хуҗалыгы проблемаларына багышланган китабы әдәбиятыбызда иң олы бүләккә – Г.Тукай исемендәге бүләккә лаек булды.
Без Марсель абыйның "Советская Россия" газетасында басылган проблемалы мәкаләләрен укып үстек. Үзебез дә аның кебек язарга тырыштык. Ул яктан караганда, Марсель абый бик күп яшь журналистларның остазына әйләнде.
Узган гасырның туксанынчы елларында миңа Марсель абый белән якыннан танышырга, бергәләп Нурлат, Буа районнарына командировкага барырга, аның иҗат алымнарын күзәтергә туры килде. Ул һәрчак яңалык өйрәнергә омтылды.
Узган гасырның туксанынчы еллары башында Буа районы хакимияте башлыгы итеп озак еллар Апас районына җитәкчелек иткән легендар шәхес Габделхәй Хәйруллов билгеләнде. Ул – Марсель абыйның күптәнге танышы, хәтта аның бер-ике мәкаләсен "Советская Россия" газетасында бастырган иде. Дүрт-биш ел эчендә Буа районы бик зур уңышларга иреште. Ел саен асфальт юллар сузылды, газ кертелде, игенчелек һәм терлекчелек үсте. Марсель абый шул үзгәрешләрне күрергә Буага чыгып китте. Анда атна буе колхозларда йөреп, өйрәнеп,"Социалистик Татарстан" газетасында райондагы үзгәрешләр турында бер сәхифә бастырды. Ләкин авылның бүгенге хәле һәм киләчәге турындагы уйланулары бер газета битләренә генә сыеп бетмәде. 2002 елны шул өйрәнүләр нигезендә "Бремя престола" дигән китап пәйда булды.
2000 нче еллар башында, барлык районнарда диярлек колхозлар бөлгенлеккә төшкәч, авылларга инвесторлар килде. Буа районында бердәнбер хуҗалык "Коммуна" гына үз көнен үзе күреп яшәде. Оста оештыручы, талантлы һәм абруйлы хуҗалык рәисе Җәүдәт Хөсәенов инвесторлар кертмәде.
Инвесторлар килгән күп кенә авылларда терлекләрне ит комбинатына илтеп тапшырдылар. Авыл кешеләре эшсез калды. "Коммуна"да исә терлекләр сакланып калды, бөртеклеләрнең уңышы буенча районда гына түгел, республикада алдынгылыкны тотты. Авылда социаль мәсьәләләр уңышлы хәл ителде, газ килде, юллар сузылды, мәдәният йорты ремонтланды, Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Авыл халкы эш белән тәэмин ителде.
Марсель абый бүгенге шартларда күмәк хуҗалыкның үз көнен үзе күреп яшәвен күреп сокланды һәм "Килдураз коммунарлары" дигән китап иҗат итте.
Легендар шәхес Фатыйх Сәүбәнович Сибагатуллин җитәкчелеккә алынгач, шактый артка тәгәри башлаган Нурлат төбәге 3-4 ел эчендә яңа сулыш алды. Иген уңышы буенча республикада беренчелеккә чыкты. Нурлатта Казандагы опера театрыннан ким булмаган мәдәният сарае, тагын бик күп объектлар сафка басты. Марсель абый райондагы бу үзгәрешләрне өйрәнеп, Нурлат тәҗрибәсен бөтен Россиядә кулланырга лаеклы икәнен күрсәтеп, "Сельская жизнь" газетасында бер-бер артлы өч сәхифә публицистик мәкаләсен бастырды.
Марсель абый үзенең иҗат җимешләрен яшь журналистлар белән бик теләп уртаклашты. Ул Казан дәүләт университетының журналистика факультеты студентлары белән еш очрашты, журналистлар берлеге үткәргән семинарларда чыгыш ясады.
Күп еллар Татарстан Журналистлар берлеге ел саен үткәреп килә торган "Бәллүр каләм" конкурсы комиссиясенең рәисе булды. Монда да ул мөгез чыгарырга яратты. Шулай бер елны "Бәллүр каләм" конкурсына йомгак ясаганда, залда утырган ул вакыттагы Премьер-министр Р.Н.Миңнехановка мөрәҗәгать итте.
– Рөстәм Нургалиевич, залда республикабыз үсешенә гаять зур өлеш керткән матбугат ветераннары утыра. Әйдәгез, аларга лаеклы бүләк бирик әле, әйтик, машина, – диде.
Рөстәм Нургалиевич аның тәкъдимен күтәреп алды.
– Җыелыгыз да кемгә бирәсен хәл итегез. Бер сәгатьтән машина булыр, – диде.
Ул елны җиңел автомашина Казан дәүләт университетының журналистика факультеты деканы Флорид Әгъзамовка бирелде. Татарстан журналистикасын үстерүгә лаеклы өлеш керткән бер ветеран журналистка ел саен җиңел автомобиль бүләк итү традициягә әйләнде. 2011 елда олы бүләккә бу юлларның авторы да лаек булды.
Марсель абый Зариповны мин Буа якларына әлеге машина белән алып кайта идем. Өе янына килеп туктыйм да:
– Әйдә, Марсель абый, утыр машинаңа, – дия идем.
Ә ул көлеп җибәрә:
– Мин булмасам, сезнең берегезгә дә эләкми иде бу машина, – дия иде.
Мин күп тапкырлар Марсель абыйның өендә дә булдым. Марсель абый белән Сәярә апаның дустанә мөгамәләсенә, бер-берсен хөрмәт итүләренә соклана идем. Сәярә ханым Марсель абый язган мәкаләләрне беренче укучы, үзенең киңәшләрен бирүче булды. Ул үзе дә – иҗат кешесе, күп кенә шигырьләр авторы. Аның хәтта шигырьләр җыентыгы да дөнья күрде. Сәярә ханым тиз генә чәй куеп җибәрә, ә Марсель абый, мактана-мактана, үз умарталыгыннан аерткан кәрәзле бал белән сыйлый иде. Марсель абый бик тә һәвәс умартачы иде бит. Умарталарны карау үзенчәлекләре, балның файдасы турында ул берничә китап та бастырды. Умарта карау – бик нечкә эш. Һәркемнең кулыннан килә торган һөнәр түгел. Марсель Харисович исә хатыны Сәярә туган авылда – Питрәч районындагы Салкын Чишмә авылында йорт тотты. Шунда 20-30 баш умарта оясын карарга өлгерде. Иң мөһиме, шәһәр балалары улы Илдарда, оныгы Даниярда умарта карауга мәхәббәт тәрбияләде, алар исә бүген дә әтиләре эшен дәвам иттерәләр.
Тормыш аны һәм хатыны Сәярә апаны сынады. Бердәнбер кызлары озак еллар авырып ятты. Алар аны бик яратып карадылар. Шулай да кызлары Фәридә иртә вафат булды.
Минем күңелдә Марсель абый Зарипов җор телле оптимист кеше, Татарстанныкын гына түгел, СССР, Россия журналистикасын үстерүгә зур өлеш керткән шәхес буларак саклана.
P.S. Берничә көн элек Татарстан Журналистлар берлегендә мәрхүмне искә алу кичәсе булды. КФУның журналистика бүлегендә укучы студентлар алдында Марсель аганың хатыны Сәярә ханым, хезмәттәшләре, шәкертләре чыгыш ясады. Ахырда кичәгә җыелучыларга каләм остасының журналистлар музеенда саклана торган шәхси әйберләре, мәкаләләре чыккан газета төпләнмәләре, китаплары күрсәтелде.
Мәкалә, фото: Мөнир Әһлиуллин, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев