Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ханты-Манси Дәүләт сәнгать музеенда җирле халыкны татар әдәбияты һәм мәдәниятенең бай мирасы белән таныштырганнар

30 мартта “Милли әдәбият сәхифәләре” проекты кысаларында Ханты-Манси Дәүләт сәнгать музеенда “Күптөрле Югра” исемле әдәби кичә узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәр итә. Югра Ханты-Манси автономияле округында 120дән артык милләт вәкиле яши. Әлеге халыкларның әдәбиятының һәркайсы - милли һәм дөнья әдәбияты казанышы булып санала. "Милли әдәбият сәхифәләре"н яктырту төрле халыкларның мәдәнияте һәм әдәбиятына багышланган әдәби кичәләр үткәрүне күздә тота. Кичәдә катнашучылар татар әдәбияты һәм мәдәниятенең бай мирасы белән таныша алды. Биредә татар шигърияте, җырлары тәкъдим ителде. Татар һәм башкорт телләрендә бөек татар халык шагыйре Габдулла Тукайның әсәрләре яңгырады, кичә милли бәйрәм Сабан туе күренешләре белән үрелеп барды. Әдәби кичәнең кунаклары Сургут, Пойковский, Ханты-Мансийск кебек шәһәрләрдән килгән иде. Барлык кунакларга һәм катнашучыларга 86 телдә чыгарылган “Антология “Күптөрле Югра” басмасы бүләк ителде. Ул 2014 ел ахырында нәшер ителгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев