Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ханнар: Мәхмүт Казан ханлыгын оештырган, Мөхәммәдәмин - шагыйрь

Тарих фәннәре докторы, археолог галим Фаяз Хуҗин “Татар-информ” агентлыгына Казан ханнарының нәрсә белән тарихка кереп калулары турында сөйләгән: - Мәхмүд ханның әтисе Олуг Мөхәммәд – Казан ханлыгының проектын төзегән кеше. Болгар җимерелгәч, аның урында тагын бер ханлык пәйда булырга тиеш бит. Кызганыч, Олуг Мөхәммәд аны үзе төзеп калдырмаган. 1445 елда Мәхмүд килә һәм Казанда утыручы Болгар ханын үтереп, тәхеткә хуҗа була. Мәхмүднең ике дистәгә якын ел идарә итү чоры – ханлыкның оешу чоры, иң тыныч вакыты. Руслар белән дә яхшы мөгамәләдә булабыз әле, алар безгә артык комачаулык итмиләр, яу чапмыйлар, без дә аларга бармыйбыз. Мәхмүднең бөтен эшчәнлеге Казан ханлыгын, аның икътисадын, мәдәниятен күтәрүгә юнәлтелгән була. Тыныч вакыт була – игенче иген иңә, терлекче терлек асрый, һөнәрче төрле әйберләр ясый. Безгә билгеле булган документлар нигезендә, мин ул чорны идиллия буларак күз алдына китерәм. Мөхәммәдәминнең хакимлек чоры бераз катлаулырак. Ул ике тапкыр хакимлек итә. Беренчесе - 1487 нче елдан 1496 га тикле. 1496 нчы елда аны тәхетттән төшерәләр һәм Себер ханы Мамукны чакыралар. Ул берничә ай гына була да, аны Казаннан куып чыгаралар. Мөхәммәдәмин - Мәскәү тәрбияләгән кеше була. Ул башта Мәскәүне ярата. Аны тәхеткә Мәскәү кенәзләре утырта. Мәскәү нәрсә әйтсә, шуны эшли ул. Беренче чоры аның шулай тәмамлана. Аннары ул уйлый башлый: халык Болгар нәселеннән, без Чыңгыз нәселеннән, Мәскәү кушканны гына эшләп торырга кирәк түгелдер дип, ул үзенең мөстәкыйль сәясәтен алып бара башлый. Шуңа күрә аны куалар. 1502нче елда Мөхәммәдәмин яңадан тәхеткә утыра. Һәм бу чорда ул үзенең мөстәкыйль сәясәтен алып бара башлый. Тынычлык булмаса да, халык аның идәрә чорыннан риза калган кебек. Хан булу өстенә, ул әле шигырьләр язган. Халык яраткандыр аны, дип уйлыйм мин. Мөхәммәдәминнең 12 юллык «Гыйкаб» («Үч») исемле шигыре билгеле. Бу парчада шагыйрь, үз элгәреләре Сәйф Сарай, Әхмәд Үргәнчи, Бәззази традицияләрен дәвам итеп, Аксак Тимернең шәхесен, еш-гәмәлләрен кискен тәнкыйтьли, аның җиргә, «ислам йортына» «золым», «фетнә» китерүен күрсәтә һәм Алладан бу «залимгә» каты җәза бирүен үтенә. Гыйкаб[1] Чыкты һиҗрәтдин йиде йөз илледә[2] Төшде галәмгә хәраблык зилзилә. Үзе – аксак, гаклы – ахмак, фетнәдар Золымыны изһар кылды һәрйирә. Күп голамә вә мәшаихләр шәһид Булдылар дине ислам нурилә. Дарелислам фетнәсендин, бел гайан Булды вәйран, акды йәшләр хәүфилә. Нә җавап бирер Хода кашыда ул, Сорса Алла шиддәт-ү гыйкаб илә. Йа Илаһи, әйлә ул бәндәңне сән Ахирәтдә залим вә җаһил илә. Тәрҗемәсе: Чыкты һиҗри белән җиде йөз илледә - Төште галәмгә җир тетрәү кебек хараблык. Үзе аксак, гакылы-ахмак, фетнә иясе Золымын таратты һәр җиргә. Күп галимнәр һәм шәехләр шәһид Булдылар ислам дине юлында. (Аның) фетнәсеннән ислам йорты, ачык бел, Туздырылды, хәвефтән күз яшьләре акты. Ни җавап бирер ул Хода каршында, – (Әгәр дә) Алла каты җәзага тартса. Йа илаһым, ул бәндәңне син теге дөньяда Ит залимнәр һәм җаһилләр (томаналар) рәтендә. ____________________ [1] Гыйкаб – җәза, үч. [2] Һиҗридәге 750 ел хәзерге ел исәбе белән 1350 елга туры килә. Чынлыкта исә Аксак Тимернең Урта Иделгә, шул исәптән Болгарга да һөҗүме 1391 елга карый. (Фотода - Мөхәммәдәмин бюсты. Ханның йөзе 1977 нче елда табылган баш сөягенә карап ясалган).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев