Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Халыкның төп вәкиле – язучылар. Халык бер-берсен бары тик әдәбият аша гына аңлый ала" - Ренат Харис

Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Ренат Харис законнар чыгарып кына китап укучыларны арттыру мөмкин түгел, дип саный. Бу фикерен ул  Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә “Россия Федерациясе мәдәни киңлегендә милли әдәбият” дип исемләнгән түгәрәк өстәл утырышында әйтте. “Бәлки, мин ялгышамдыр да, миңа калса, халыкның төп вәкиле – язучылар. Халык бер-берсен бары тик әдәбият аша гына аңлый ала. Түгәрәк өстәл утырышында төрле өлкәләрдән килгән вәкилләренең шәхси фикерләре белән чыгыш ясауларын тыңлап утырдым. Проблемаларның иге-чиге юк. Алар безнең һәрберебезгә дә кагыла. Табасараннар, монголлар, якутлар, мордваларга кагылган мәсьәләләр татар халкын да борчый. Мостай Кәримнең дә бит әдәбият – милләтнең рухи дәүләте, дигән сүзләре бар. Дәүләтнең үз халкы булганда гына ул чын дәүләт булып санала ала. Рухи дәүләттәге халык ул – әдәбият өлкәсендә укучы, музыка өлкәсендә тыңлаучы, сынлы сәнгать өлкәсендә тамашачы. Безгә аларны сакларга кирәк”, - диде Ренат Харис. Ренат Харис китап укучылары турында кайгыртырга кирәк дигән фикерен дә әйтте. “Әдәбият яшәсен өчен укучылар турында кайгыртырга кирәк. Укучыларны ничек сакларга соң? Законнар булмаган елларда телләр сакланды, законнар кабул ителгәч, ни өчендер телләр үлеп бара башлады. Законнар булмаганда без институтларга кердек, имтиханнарны туган телебездә бирдек. Ниндидер законнар килеп чыккач, без имтиханнарны рус телендә генә бирәбез. Минемчә, законнар чыгарып кына китап укучыларын арттыру мөмкин түгел”, - дип саный ул. “Кухня” теле “парламент” теленнән күпкә мөһимрәк. Туган телне бары тик өйдәге көндәлек аралашуда гына саклап була. Әлбәттә, “кухня” теле туган телдә сөйләшсен өчен законнар булышырга тиеш. Туган телне ниндидер шәхесләрнең һәм законнарның йогынтысыннан башка ничек саклап калырга? Бу инде әдәбият эчендәге проблема. Әдәбият үзенә укучысын тартырга һәм беркая да җибәрмәскә тиеш”, - дип йомгаклады чыгышын шагыйрь.
  • Бу чара Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык тарафыннан тормышка ашырылган һәм милли әдәбиятларга ярдәм күрсәтү программасына кергән “Россия халыклары милли әдәбиятлары” фестивале кысаларында уза.
  • Фестиваль Казанда 27-30 август көннәрендә узачак, дип хәбәр иттеләр Татарстан Язучылар берлегендә.

Зилә Мөбәрәкшина, Татар-информ
Фото: Михаил Захаров/архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев