Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Халыкның медицина ярдәменнән канәгать калуына ирешергә кирәк" – Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин

18 октябрьдә Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинның “Хакимият һәм бизнес: ачыктан-ачык сөйләшү” проекты кысаларында эшмәкәрләр белән очрашуы узды. Анда мәҗбүри медицина иминияте программасы буенча дәүләт заказын бүлү мәсьәләсенә берничә сорау яңгырады.

Очрашуда 100ләп медицина бизнесы вәкилләре катнашты. Барлыгы 20гә якын сорау бирелде. Очрашуны Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов алып барды.

Гадел Вафин сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп: “Без – партнерлар, без бер бурыч өстендә эшлибез, ул – гражданнарның сәламәтлеген саклау. Без бергәләп медицина ярдәме сыйфаты һәм үтемлелеген арттыру, халыкның медицина ярдәменнән канәгать калуына ирешү өстендә эшлибез”, - диде. Министр эшмәкәрләрнең зур эш башкаруын билгеләп үтеп, аларга бизнесларын үстерүдә уңышлар теләде.

Мәҗбүри медицина иминияте программасы буенча дәүләт биреме күләменең кимүенә зарланып сорау бирүчеләр булды. Гадел Вафин, быел узган 9 айга анализ ясап, дәүләт заказы күләмнәрен арттырырга тырышачакларын вәгъдә итте. Казанның бер стоматология клиникасы директоры пенсионерларны мәҗбүри медицина иминияте полислары буенча кабул итү хокукыннан мәхрүм булуына зарланды, моның өчен тикшерү узарга кирәклеген әйтте. "Мин бу тикшерүне узган ике бәхетлене генә беләм. Ә Казанда 280 хосусый коммерция кабинеты бар”, - ди бизнесмен. Аның фикеренчә, медицина лицензиясе булган учреждениегә мәҗбүри медицина иминияте күрсәтү өчен рөхсәт алу артык катлаулы.

Гадел Вафин мәҗбүри медицина иминияте буенча ярдәм күрсәтү өчен тәкъдимнәрнең ел азагына кадәр барлыкка киләчәге турында белдерде. Тимур Нагуманов хосусый клиникаларны җәлеп итү буенча критерийлар эшләүгә эшмәкәрләр үзләре дә кушыла алуын әйтте.

Дәүләт заказы гыйнварда формалашсын иде

Бизнесменнар дәүләт заказының кирәгеннән соңрак формалашуына да зарланды. Эшмәкәрләр фикеренчә, ул язын түгел, ә ел башында ук тәгаенләнергә тиеш. Гыйнвардан да соңармасын иде, чөнки штатны комплектларга һәм инвестицион чыгымнарның күләмен билгеләргә җитешеп булмый, дигән теләк белдерделәр. Министр, программаның соң кабул ителүенә аңлатма биреп, былтыр Россия Хөкүмәте Карарының декабрь азагында кабул ителүен, яңа исәпләү методикасы эшләнгәнен, моңа бәйле рәвештә кыска вакыт эчендә хезмәт күләмнәрен яңадан санарга мәҗбүр булуларын әйтте. “Быел андый җитди үзгәрешләр булмас, план күләмнәре турында карарлар иртәрәк кабул ителер, дип ышанабыз”, - диде Гадел Вафин.

Хосусый клиникаларны беренчел звенога җәлеп итү зарур

Министр журналистларга билгеләп үткәнчә, дәүләт һәм бизнес арасында иң нәтиҗәле хезмәттәшлек – шәхси бизнесның дәүләт мөмкинлекләре чикле булган урыннарга, я үзара эшчәнлек чыннан да бик кирәкле вакытта җәлеп ителүе. Министр бүген хосусый клиникаларны беренчел звенога җәлеп итү әһәмиятенә басым ясады. “Беренчел звено – перспективалы юнәлешләрнең берсе. Хосусый медицина бу өлкәдә кадрлар һәм технологик ресурсларга, тәҗрибәгә ия. Без бу конкурс быел ук узар, дип көтәбез. Ул хосусый бизнесны дәүләт гарантияләре программасы буенча ярдәм аеруча кирәк булган беренчел медицинага җәлеп итү буенча тагын бер уңышлы җирлек тудырачак. Бу очракта безнең таләп – бары тик бушлай медицина ярдәме күрсәтү”, - диде Вафин.

Министр кайбер төбәкләрдән шактый уңышлы мисаллар да китерде. Әйтик, Санкт-Петербургта хосусый медицина оешмасы гомуми табиб практикасы офисын ача, алар түләүле хезмәтләр башкармый. “Без уңышлы бизнес алып бару технологияләре булган компаниянең генә җиңүен телибез”, - диде министр. Гадел Вафин шулай ук стоматология, ЭКО, гемодиализ юнәлешләре буенча да дәүләти-шәхси партнерлыкны киңәйтү ниятләнүен әйтте.

Министр республикада 12 мең табибның дәүләт медицинасында, ә 4 меңенең хосусый клиникада эшләвен билгеләп узды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев