Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Халыкның 16 проценты кризис билгеләрен күрми, 95 проценты бәяләр арткан ди - "Левада-үзәк"

Россиялеләрнең күпчелеге (77 процент) хәзерге вакытта илдә кризис дигән фикер белән килешә. Декабрь күрсәткечләре белән чагыштырган вакытта пессимист фикердәгеләрнең өлеше 5 процентка кимегән. Бу хакта "Левада-үзәк" белдерә. 23-27 июнь көннәрендә Россиянең 48 төбәгендә урнашкан 137 торак пунктта 1600 кеше арасында үткәрелгән сораштыруда катнашучыларның 16 проценты кризис билгеләрен күрми. Ә 7 проценты җавап бирергә авырсынган. Һәр бишенче кеше "кризис озак дәвам итәчәк, аның нәтиҗәләре озак еллар дәвамында чагылачак" дип саный (21 процент). Башка респондентлар кризис кимендә ике ел (23 процент) яки бер ел-ел ярым барыр дигән фикердә (16 процент). Россиялеләрнең 36 проценты, товарлар һәм хезмәтләрнең бәясе узган елның әлеге чоры белән чагыштырган вакытта 15-30 процентка артты дип белдергән. Респондентларның 31 проценты исә, бәяләр 30-50 процентка үскән дип саный. Сораштырылучыларның 13 проценты бәяләр 50-100 процентка арткан дисә, һәр унынчысы (11 процент) 15 процентка кадәр үсү турында әйткән.Шул рәвешчә, 95 процент халык бәяләр арткан дип саный. Зур әйберләр сатып алырга ниятләгән 22 процент кеше бу эшне берникадәр кичектереп торачагын хәбәр иткән. 12 проценты, киресенчә, бу теләкләренә тизрәк ирешергә җыена. Ә 19 процент сораштырылучылар аларны планлаштырган вакытта сатып алырга ниятли. Респондентларның 43 проценты зур әйберләр сатып аларга җыенмаган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев