Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Халыкны һәрвакыт бөек шәхесләр әйдәп, үз тирәсенә туплап барды" - Разил Вәлиев

Казанның Милли китапханәсендә мәшһүр татар композиторына багышланган “Салих Сәйдәшев” китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Әлеге китап - “Җыен” фонды тарафыннан нәшер ителгән “Шәхесләребез” сериясеннән. 3929 Презентация книги о Салихе Сайдашеве в Национальной библиотеке Татарстана “Бу гасырның башында Илһам абый Шакировка һәм Салих абый Сәйдәшевка фоторәсемнәр белән зур китап чыгару теләге бар иде. Илһам абыйныкы чыкты, ә Салих Сәйдәшевныкы чыга алмады. Министрлыкта “акча юк”, дип безне кире кактылар. Ләкин материал, фотолар җыелган иде. Рушания Миңнуллина да туплады, музейлар да ярдәм итте. Китап “ТАИФ” оешмасының матди ярдәме белән дөнья күрде. Матди ярдәмнән башка мин бернәрсә дә эшли алмыйм”, - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә 24 ел дәвамында “Җыен” фонды директоры булып эшләүче Фоат Рәфыйков. “Гадәттә, китапны укып чыкмыйча, аның турында фикерләр әйтеп булмый. Ә бу очракта әлеге китапка карата әйтергә була. Беренчедән, ул “Шәхесләребез” сериясендә чыккан. “Җыен” фонды ничәмә-ничә китап чыгарды. Алар - затлы, эчтәлек һәм бизәлеш ягыннан югары дәрәҗәдә башкарылган. Бу сериядә чыккан һәм Фоат Рәфыйков, Рамил Миңнуллин, Рушания Миңнуллина кебек иҗат төркеме әзерләгән китап начар була алмый. Ул бары әйбәт кенә була ала. Бу хакта китапны укымыйча да әйтеп була. Икенчедән, Салих Сәйдәшев хакында начар китап чыгарып булмый. Мондый китапның чыгуы – рухи тормышыбызда зур бәйрәм”, - диде күренекле галим Хатыйп Миңнегулов. Презентация книги о Салихе Сайдашеве в Национальной библиотеке Татарстана Әдәби-музыкаль кичәдә китапны төзүче иҗат төркеме, Салих Сәйдәшевның туганнары, танылган язучылар, шагыйрьләр, галимнәр һәм Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе укучылары катнашты. Китап татар профессиональ музыкасына нигез салган татар композиторы Салих Сәйдәшевның иҗатын һәм тормышын чагылдыра. Җыентыкта аның дуслары, замандашлары, туганнары тарафыннан язылган истәлекләре, музыка белгечләренең тәфсилле мәкаләләре, архив документлары һәм йөздән артык фоторәсем урын алган. Презентация книги о Салихе Сайдашеве в Национальной библиотеке Татарстана Шуны да әйтергә кирәк, Милли китапханәдә Салих Сәйдәшевкә багышланган “Сәйдәш мирасы мәңгелек” исемле күргәзмә эшли башлаган. "Шәхесләребез" сериясендәге "Салих Сәйдәшев" китабын чыгару тарихчы-галим Миркасыйм Госманов идеясе булган. Бу хакта Милли китапханәдә узган китапны тәкъдим итү кичәсендә “Җыен” фонды идарәсе рәисе, шагыйрь Разил Вәлиев әйтте. Әлеге фонд “Салих Сәйдәшев” китабын нәшер иткән. Презентация книги о Салихе Сайдашеве в Национальной библиотеке Татарстана “Бу китапны чыгару Миркасыйм абый Госманов идеясе иде. Башта “без моны ерып чыга алырбызмы икән?” дип икеләндек, чөнки Хөкүмәттән бер тиен акча да алмадык. Безнең идея-теләкләр бар, әмма мөмкинлекләр шактый чикле. Россиядә, руслардан кала, мондый сериягә алынган халыклар башка күренми. Бүгенге көндә без – әлеге серияне алып баручы бердәнбер халык. Патшасыз, дәүләтсез яшәгән халыкны һәрвакыт бөек шәхесләр әйдәп, үз тирәсенә туплап барды”, - дип сөйләде кичәдә Разил Вәлиев. Презентация книги о Салихе Сайдашеве в Национальной библиотеке Татарстана Аның әйтүенчә, тагын 100гә якын чыгарасы шәхеснең исемлеге бар. “Без “Шәхесләр” сериясен язарга уйлагач, иң беренче исемлек төзергә булдык. Туфан ага Миңнуллин, Миркасыйм ага Госманов һәм мин – өчәү утырып исемлек төзедек. Өч исемлекне кушкач, 500 шәхес килеп чыкты! Миркасыйм абый: “Боларның барысын да язу өчен 250 ел кирәк, исемлекне кыскартыйк”, - диде. Кыскарта-кыскарта 300гә, аннары бөтенләй 100гә калдырдык”, - ди ул. Презентация книги о Салихе Сайдашеве в Национальной библиотеке Татарстана “Шәхесләребез” сериясендә бары тик бакыйлыкка күчкән кешеләр турында гына языла. “Бүгенге көндә иҗат иткән күренекле шәхесләребез дә бик күп. Исән кешеләрне дә яза башласаң, “нигә аны чыгардыгыз, мине чыгармадыгыз?” дигән сүзләр йөри башлаячак. Ә бакыйлыкка күчкән кешеләр бернәрсә дә сорый алмый. “Минем китапны да чыгара алмассыз микән?” дип сораучыларга: “Безнең идарә шундый карар чыгарды: без бакыйлыкка күчкән кешеләрне генә чыгарабыз. Сез шундый шартларга ризамы?” дип җавап бирәбез”, - диде шагыйрь. Презентация книги о Салихе Сайдашеве в Национальной библиотеке Татарстана Разил Вәлиев сүзләренчә, “Шәхесләребез” китаплары хәтта чит илдә дә зур популярлык казанган. Сүзләрен дәлилләп, шагыйрь Хельсинкида булган хәл турында сөйләде. “Берничә ай элек Хельсинкига баргач, Татарлар җәмгыятенә кердем. Китапханәләрендә иң түрдә, иң кадерле урында “Шәхесләребез” китаплары тора иде. Аларны латиницада да чыгарырга тәкъдим иттеләр. Ә инде Сәйдәш турында китап чыгару авыр булмады, чөнки аның турында материаллар искиткеч күп икән. Киләчәктә Садрый Макъсуди, Каюм Насыйри, Муса Җәлил, Һади Такташ турында китаплар чыгачак”, - дип сөйләде “Җыен” фондының идарә рәисе Разил Вәлиев.
Эльвира Шакирова, Татар информ
 фото: Расих Фасхутдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев