Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Халыкны борчыган проблемаларны уртага салып сөйләшү – безнең телеканалның зур уңышы" - Венера Иванова (әңгәмә)

"Яңа Гасыр" телеканалында "Таяну ноктасы" тапшыруы башланганга әле ярты ел да узмады. Ток-шоу форматындагы программа Татарстанның төп телеканалында гына түгел, ә бөтен республикада мондый жанрдагы бердәнбер тапшыру. Яңа ток-шоуны алып бару бу өлкәдә зур тәҗрибәсе булган Венера Ивановага тапшырылды. Моңа кадәр ул "Яңа Гасыр" телеканалында балалар һәм яшьләр тапшырулары иҗат берләшмәсендә күп еллар эшләде.
– Венера, "Таяну ноктасы" тапшыру бүген ни дәрәҗәдә актуаль һәм аны тамашачы ничек кабул итте? – "Таяну ноктасы" программасы әзер материал булып килеп керде. Программа өстендә эшләүнең кайбер үзенчәлекләре бар, бу, беренче чиратта, менталь сыйфатлар. Безнең халык үз проблемаларын кеше алдында сөйләргә өйрәнмәгән. Татар халкының хәтта "авызың тулы кан булса да, төкермә" дигән мәкале бар. Шуңа күрә мондый төр ачык әңгәмәне барлык республика күләмендә оештыруны кыю адым дип атар идем. Халыкны борчыган проблемаларны уртага салып сөйләшү – безнең телеканалның зур уңышы. Һәрбер халык телевизорын кабызгач, үз телендә барган проблемаларны ишетергә һәм анда катнашырга хокуклы дип саныйм. Әгәр дә программа ниндидер мөһим мәсьәләне чишү өчен тыңлаучыны кирәкле адреслар буенча җибәреп, тиешле кешесе белән очраштыра алса, үзеңнең юкка эшләмәвеңне ныграк аңлый башлыйсың. Һәр көнне шундый программалар чыга башласа, бу бик зур җиңү була. Телеканалның уңышы гына түгел, ә барлык республиканыкы. Без моңа, аерым алганда, әзер дә. – Сезне башка амплуада күрергә күнеккән тамашачы ток-шоу алып баручысы сыйфатында ничек кабул итте? – Бәлки кемгәдер барысы да үзгәргән сыман тоелгандыр, чөнки Венера Иванова күреп ияләнгән образдан кинәт бөтенләй башка стильдә пәйда булды. "Таяну ноктасы"нда кырысрак булу сорала, кайбер урыннарда өлкәннәрне, зур шөһрәткә ия кешеләрне бүлдерү таләп ителә. Тапшыруны мондый төрдә алып бару күпләргә ошамады, чөнки безнең милләткә өлкәннәрне чиксез зур хөрмәт итү хас һәм үзеңнән өлкән кешенең сүзен бүлүне күз  алдына да китерә алмыйлар. Дөресен әйтәм: миңа әңгәмәдәшне бүлдерү әлегә кадәр һәр очракта да зур уңайсызлану хисе алып килә. Менә шул уңайсызлануны әлегә җиңә алмыйм. Шулай да барлык борчылу хисләрен  ток-шоудан соңга калдырам. Тапшыруның үзендә кыска гына вакыт эчендә күпкә кырыс була белергә кирәк, чөнки әңгәмәдәшнең сүзен бүлергә генә түгел, ә аны кискен әңгәмәгә "котыртып" та җибәрегә кирәк. Әйе, мине, мөгаен, күпләр шуның өчен кабул итә алмыйдыр, ләкин бер эшкә алынгансың икән, аны яхшы итеп башкару сорала. Минем эштәге принцибым - булдыра алганны эшлә, булдыра алганы булыр –  Сезгә федераль каналларда барган башка ток-шоулар белән тискәре чагыштыруларны ишетергә туры килдеме? – Безне еш кына Андрей Малаховның "Пусть говорят" программасы белән чагыштыралар. Мин моңа бик гаҗәпләнәм. Андагы проект өстендә безнең программаның штаты белән берничек тә чагыштыра алмаслык берничә йөз кеше эшли. Бездә һәрбер кеше уникаль, чөнки аңа берничә вазыйфаны бергә башкарырга туры килә. Безнең программа уңышының төп сере – командадагы һәрбер белгечнең тапшыруны яратып һәм иҗади азарт белән эшләве. Шуның өчен бу фактларны исәпкә алсак, безнең программаны тәнкыйтьләү бик үк дөрес булмый. Әлбәттә, безнең программага үзгәрешләр кертелә һәм ул, һичшиксез, үсәр, аның мөмкинлекләре артыр дип уйлыйм. Шулай да барлык иҗади планнар әлегә сер булып калсын. – Үзегезнең программаларыгызга темаларны ничек табасыз? Нәрсәгә таянасыз? – Безнеке сыман перспективалы республикада әңгәмә өчен темалар бик күп. Торак-коммуналь хуҗалык сыман даими проблемалар да бар, "Татфондбанк" банкы белгән булган очрак сыман бүген генә килеп чыккан проблемалы сораулар да юк түгел. Алар бүген генә актуаль, шуңа күрә аларны эфирдан бүген үк тапшырырга кирәк. Программа шуңа да көндәлек форматта чыгарга тиеш, чөнки кайбер актуаль мәсьәләләр көчен югалта. Бары шундый форматта гына халык белән элемтә урнаштырыла ала. –  "Таяну ноктасы" командасы өчен тапшыруда төп кыйммәт булып нәрсә исәпләнә? – Безгә программаның иҗтимагый кыйммәте мөһим. Безнең ток-шоуның перспективасы, миңа калса, зур. Әгәр дә җәмгыятьтә нинди дә булса "авыру" булса, аны танырга кирәк. Аннан соң аны "дәвалау" ысуллары да табыла.  Шулай да рейтинг артыннан куабыз дип, барысын да эшләргә әзербез дип әйтмим. Без, беренче чиратта, Татарстанда яшәүче милләттәшләребез өчен мөһим һәм кызыклы булырга тиеш.

"Яңа Гасыр” телеканалының матбугат үзәге

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев