Белгечләр фикеренчә, эш эзләүчеләр саны арткан. Бер атна эчендә генә дә 868 кеше эшсез калган, җитмәсә, аларның яртысы диярлек үз теләкләре белән эштән киткән. Хәзерге заманда эш табуы җиңел түгел. Эш бирүченең таләпләре дә югары. Эш эзләүче дә һәр вазифага алынырга тормый. Узган атнада оешмалар барлыгы 2 мең 500 вакансия тәкъдим итсәләр дә, эшсезләр саны кимемәгән.
Чыганак: http://www.shahrikazan.com
Нет комментариев