Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Халыкара волонтерлар лагеры яшьләрне Болгар тарихи-археологик комплексын саклап калуга җәлеп итә

28 июль көнне Болгар тарихи-археологик комплексында ЮНЕСКО химаясендә Халыкара волонтерлар лагеры ачыла. Проект Татарстан Республикасы Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу һәм Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү Ресурс үзәге тарафыннан оештырылган. Аның максаты – яшьләрне Болгар тарихи-археологик комплексын саклап калуга җәлеп итү, Татарстан мәдәни мирас объектларында волонтерлык хезмәтен алга этәрү. Волонтерлар археологик казыну эшләре, артефактларын реставрация һәм консервацияләү, шулай ук Болгарга килүчеләр белән эшләүдә катнашачак. Лагерь программасында лекцияләр, семинарлар һәм кыр дәресләре каралган. Проект ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы үзәгендә конкурста җиңгән һәм ЮНЕСКО химаясендәге 50 волонтерлык лагеры арасына кергән, алар 2017 елда дөньяның 32 илендә оештырылачак.
ТР Мәдәният министрлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев