Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Халыкара туган тел көнендә Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары яшь укучыларны кунакка чакырды

Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов килгән укучыларга рәхмәтен белдерде һәм туган телне яратырга, хөрмәт итәргә өндәде. “Һәрбер милләтнең, һәрбер халыкның үзенең туган теле була. Шуңа күрә күпмилләтле Татарстан Республикасында төрле милләтләр яши. Без һәрдаим милләтләрнең телләренә игътибарлы булып, бер-беребезнең телен хөрмәт итеп, матур итеп яшәргә тиешбез”, - диде Данил Салихов. Чараның алып баручысы танылган шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт укучыларның белемен сынап карады. Ул аларга татар халкының телгә, сүзгә багышланган мәкаль һәм әйтемнәрнең башын әйтте, ә укучылар аны дәвам итәргә тиеш булды. Дөрес җавап бирүчеләр бүләккә залда утыручы авторларның имзаланган һәм матур теләкләр язылган китапларын алды. “Бүген без бик мәгънәле кичәгә җыелдык. Үзеңнең тарихыңны белү - горурлык хисен булдыру. Горурлык хисе булган кеше беркайчан да үзенең теленнән ваз кичмәячәк, үзенең телен онытмаячак, аны зурлаячак”, - диде танылган шагыйрә, С.Сөләйманова, Һ. Такташ премияләре лауреаты Илсөяр Иксанова. Язучы яшь укучыларга өйләрендә татарча сөйләшергә киңәш итте. Аның фикеренчә, кеше туган телендә сөйләшмәсә, Аллаһы тәгалә каршындагы бурычын үтәмәгән булып санала. Чарада Казандагы 100, 165, 185 нче һәм башка мәктәпләрдә, театр училищесында укучылар, мөгаллимнәр, танылган шагыйрьләр, язучылар катнашты. Исегезгә төшерәбез, 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКО 21 февральне Халыкара туган тел көне дип игълан итү турында карар чыгарды.
Алмаз Шиһабетдинов, Татар-информ
Фото: Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев