Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Халыкара Театр көнендә Камал театры спектакльләргә билетларны ташлама белән сата

Халыкара театр көне уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үзенчәлекле акция игълан итә. 27 мартта 24 сәгать дәвамында Камал театрының рәсми сайтында www.kamalteatr.ru 110нчы юбилей сезоны спектакльләренә билетлар 25 % ташлама белән сатылачак. Камал театры директоры Илфир Якупов әйтүенчә, әлеге акция татар мәдәниятен, татар театрын популярлаштыру максатыннан үткәрелә. «Бүгенге катлаулы чорда без һәр тамашачының да театрга йөрергә мөмкинлеге юклыгын бик яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә төрле ташламалар тәкъдим итеп торабыз. Безнең өчен иң беренче чиратта электрон билетларга ташлама ясау мөһим, чөнки әле күпчелек тамашачылар Камал театрына билетларны сайт аша - бик уңайлы ысул белән сатып алу мөмкинлеге барлыгын белеп бетермиләр", – ди Илфир Илшат улы. Ташлама гастроль спектакльләреннән кала, Камал театрының барлык спектакльләренә дә ясала. Акция 2016 елның 27 мартында 24 сәгать дәвам итә: 00:00 сәгатьтән 23:59 сәгатькә кадәр. Билетларны ташлама белән бары тик Камал театрының рәсми сайты аша гына сатып алырга мөмкин: www.kamalteatr.ru. Театр кассасында билетлар үз бәясеннән сатыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев