Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Халыкара Театр көне алдыннан Г.Камал театры уникаль акция игълан итә

Халыкара Театр көне алдыннан (27 март) Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры уникаль акция игълан итә: "Дон Жуан" спектакленә билет ал һәм "Тантана" премияләрен тапшыру церемониясенә бушлай кил!" Акция шартлары буенча "Дон Жуан" спектакленә (10 март) сатып алынган һәр билет өчен "Тантана" театраль премияләрен тапшыру церемониясенә (27 март) 1 билет бирелә. 2 сатып алынган билет = премиягә 2 бушлай билет. Акциянең дәвамы: 1-10 март. Әлеге акция буенча билетларны театр кассасыннан гына сатып алырга мөмкин. Касса адресы: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт. Акция буенча сатып алынган билетлар кире кайтарылмый. Театр администрациясе акция шартларына үзгәрешләр кертергә хокуклы. Белешмәләр өчен телефон: 293-03-74. Исегезгә төшерәбез, узган ел "Тантана" театраль премиясенең "Иң яхшы ир-ат ролен башкаручы" номинациясендә "Дон Жуан" спектаклендә Дон Жуан ролен башкаручы  Камал театрының әйдәп баручы актеры, Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев җиңү яулады. Шулай ук әлеге спектакль,  "Алтын битлек" милли театраль премиясенең Экспертлар советы фикере буенча, 2015-2016 сезонның иң күренекле спектакльләре лонг-битенә керде.

Чыганак: http://kamalteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев