Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Халыкара Олимпия комитетының Россия буенча карары гадел һәм сәясәткә кагылмый

Халыкара Олимпия комитеты  (МОК) башлыгы гаепсез спортчыларга җәза бирергә ярамый дип саный. Бу хакта "Известия" яза. МОК президенты Томас Бах Россия җыелма командасын Рио-де-Жанейрода узачак Олимпиадага кертүгә кагылышлы карар гадел һәм сәясәткә кагылышлы түгел иде дип белдерде. "Без спортчыны аның гаепсезлеген исбатлау мөмкинлеге хокукыннан мәхрүм итә алмыйбыз", - дип белдергән Бах МОКның Рио-де-Жанейрода үткән 129 нчы сессиясендә. Ул спортчылар, үзләренең катнашы булмаган очракта, хөкүмәт хаталары өчен җавап бирергә тиеш түгел, дип тә билгеләп үтте. "Хәзер шушы принциплар кулланыла да инде. Кабул ителгән карар гадел хөкемгә нигезләнә. Бу очракта гадел хөкем сәясәткә бәйле булырга тиеш түгел. Закон бозуга каршы закон бозу белән җавап бирүчеләр гадел хөкемне боза", - дип билгеләп үткән Бах. МОК башлыгы Макларен комиссиясе докладында Россиянең спорт системасы адресына җитди гаепләүләр бар, әгәр алар расланса яңа санкцияләр кертелергә мөмкин дип тә өстәгән. Элегрәк  Томас Бах Рио-де-Жанейрода 2016 елгы Олимпия уеннарында катнашу өчен өч баскычтан торган тикшерүләр процессын узарга кирәк булачак дип белдергән иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев