Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Халыкара мөселман киносы фестивалендә "Россия – ислам дөньясы" секциясе ачыла

Быел Халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында беренче тапкыр “Россия – ислам дөньясы” дип аталган параллель кино күрсәтү секциясе эшләячәк. Әлеге секциядә “Россия – ислам дөньясы” стратегия төркеменә кергән илләрнең фильмнары күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте. Мәгълүмат өчен: “Россия – ислам дөньясы” стратегия төркеме Россия Федерациясе күзәтүче буларак Ислам хезмәттәшлеге оешмасына катнашкач 2006 елда Е.М.Примаков һәм М.Ш.Шәймиев җитәкчелегендә барлыкка килгән. Төркем составында 27 илдән танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре бар. Төркемне 2014 елдан бирле Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Стратегия төркеменең конференциясе 2017 елның сентябрендә Казанда узачак. Секциядә – “Алжир киносы”, “Әфганстан – ачык бит”, “Бангладешта каникуллар”, “Мисыр төннәре”, “Индонезия киносы”, “Гыйрак: сугыш һәм тынычлык”, “Иран киносы”, “Казахстан: кичә, бүген, иртәгә”, “Катар”, “Кыргызстан – кыска метр иле”, “Ливанда эшләнгән”, “Марокко панорамасы”, “Нигерия экзотикасы”, “Берләшкән гарәп әмирлекләре: чуар тасма”, “Пакистан – тормышта һәм кинода”, “Сүрия: игътибар зонасында”, “Суданда гастрольләр”, “Таҗикстан: фарсинема”, “Тунис – яңа локацияләр”, “Төрек маршы” программалары. Һәр программага берничә фильм тупланган. Фильмнарның күрсәтү вакыты һәм урыны соңрак игълан ителәчәк. Россия программасын “Яшь Россия” номинациясе эшләре тәшкил итә. Мәгълүмат өчен: Казан халыкара мөселман киносы фестивале Казанда 2005 елдан бирле үткәрелә. Форум программасына үзендә тынычлыкны саклау, диннәргә тигез караш, толерантлык идеяләрен йөртүче, милләтара диалог төзү ысуллары турында сөйләүче фильмнар сайлап алына. XIII Халыкара мөселман киносы фестивале Казанда 5-11 сентябрьдә уза.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев