Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Халыкара кино көнендә "Бибинур" фильмы белән Мамадыш шәһәрендә яңа кинотеатр ачылды

Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында узган Россиядә кино елы уңаеннан республикада үткәрелгән чараларга йомгак ясалган матбугат конференциясендә катнашкан Мамадыш мәдәният йортының Красная Горка авылындагы филиалы директоры Альберт Исхаков хәбәр итте. “Кинотеатр ачылу тантанасына “Бибинур” фильмында катнашкан артистлар да килде, фильм күрсәтелгәннән соң алар белән очрашу планлаштырылган”, - диде ул. Әлеге фильм 2010 елда Мамадыш районының Алгай авылында төшерелгән иде. Сценарий авторы – Мансур Гыйләҗев, режиссеры Юрий Фетинг. Мамадыш шәһәрендәге кинозал 100 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләрдә кинотеатрлар булдыру федераль проекты нигезендә сафка басты. Быел Татарстанда шундый ун кинотеатрның дүртесе – Тәтештә, Әгерҗедә, Менделеевскида һәм бүген Мамадышта ачылды. Тагын өчесе - Зәйдә, Мамадышта һәм Лениогорскида ачылачак. Кукмарада, Мөслимдә һәм Алексеевскида яңа кинозал ачылу тантаналары 2017 ел башында көтелә. “Тагын сигез муниципаль берәмлек 500 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктыларында кино күрсәтү өчен шартлар булдыру өчен конкурсның җиңүчеләре дип табылды. Алар федераль казнадан 5әр миллион сум акча алачак һәм 2017 ел дәвамында кинозаллар җиһазланып бетәчәк”, - диде матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова. Конкурс шартлары буенча мондый кинотеатрларда күрсәтелә торган фильмнарның 50 проценты Россиядә төшерелгән фильм булырга тиеш. Мамадышта ачылган кинозалга килгәндә, "5 миллион сумга кино залын җиһазлый алдык, хәзер без 2D һәм 3D форматында фильмнар күрсәтә алабыз. Билет бәяләре күрше-тирә шәһәрләр арасында иң очсызы – 100 сумнан башлана һәм иң кыйммәт дигәндә 180 сумга кадәр”, - дип билгеләп үтте Альберт Исхаков. Алга таба кинотеатрга һәм гаилә белән килеп ял итү өчен кинокафе һәм балалар бүлмәсе ачу күздә тотыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев