Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Халыкара Әниләр көне һәм Бөтендөнья мәрхәмәтлелек көне уңаеннан Казанда хәйрия концерты үтәчәк

Халыкара Әниләр көне һәм Бөтендөнья мәрхәмәтлелек көне уңаеннан 13 ноябрьдә Казанның "Әкият" курчак театрында хәйрия концерты үтәчәк. Анда Республика балалар клиник хастаханәсенең кечкенә пациентлары татар эстрадасы йолдызлары белән бергә чыгыш ясаячак.

"Җырла, бие, изгелек кыл" дип аталган чара хастаханәдә озак вакыт дәваланучы балалар һәм алар янәшәсендә булган әти-әниләре өчен зур вакыйга. Балалар кайда да үзләренә игътибар булганны бик яраталар.

Гаиләләр һәм татар эстрадасы йолдызларының бергәләп сәхнәдә чыгыш ясавы концертның үзенчәлекле мизгелләре булып торачак.

Концерт 14.00 сәгатьтә башлана.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев