Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Халык язучысы Равил Фәйзуллинның 20 еллык хезмәте китап булып басылып чыкты

Бүген “Ногай” кунакханәсенең Тукай клубында аның “Татарстан язучылар берлеге” китабын тәкъдим итү кичәсе үтте. Әлеге китапта озак еллар “Казан утлары” журналын җитәкләгән олпат язучының каләмдәшләре һәм берлек турында саллы сүзе һәм 400ләп тарихи фоторәсемнәре урын алган. “Тарихыбызны ташка бастык, - дип сөенеп сөйләде берлекнең бүгенге рәисе Салих Данилов. - Язучылар берлегендә мин эшләгән дәвердә бу китапның дөнья күрүе минем өчен зур горурлык. Идарәбез исеменнән зур рәхмәт. Син язучылар берлеген тарихка кертеп калдырдың”, - диде ул. Академик Индус Таһиров, галим, әдәбият белгече Тәлгать Галиуллиннар китапны әдәбиятыбыз тарихын чагылдырган фәнни хезмәткә тиңләделәр. “Әдәбиятны тулы чагылдырмаган дип дәгъва белдереп булыр иде. Әдәби жанрларга бүленмәгән дияргә була. Югары уку йортларында эшләп килгән әдәби түгәрәкләр кертергә кирәк иде дияргә мөмкин - алар да әдәбиятыбызның казанышы. Әмма безнең өчен иң әһәмиятлесе шул - татар әдәбиятының тарихы язылды һәм Равил Габдрахманович бу эшне башкарып чыкты”, - диде Тәлгать Галиуллин. “Бу язучылар берлеге тарихы гына түгел, бу әдәбиятыбыз тарихы. Монда нокта куелмаган, монда өтерләр. Бу аның “дәвам итегез, миннән соң да эшләгез!” дигән сүзе бу”, - диде Индус Таһиров. “Бу китапны мин күңелем кушып эшләдем. Бу минем эшем дә түгел шикелле. Әмма мин эшләргә тиеш дигән уй мине бу китапны язарга этәрде, - диде автор. – Мин үткәнне әйтеп калдырырга тырыштым. Бүгенгесе язылыр әле”.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев