Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Халык үз проблемаларыннан көлә икән, ул халыкның фикере бар дигән сүз" - Шаяннар һәм тапкырлар лигасы директоры Рамил Әгъдиев

Татар КВНы - Шаяннар һәм тапкырлар лигасы директоры Рамил Әгъдиев "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында татар юморының бүгенге хәле, ни өчен татар сәхнәсендә түбән зәвыклы юмор киң таралганын, татар КВНының туган телне саклаудагы роле турында сөйләде.

“Татар КВНы – татарның яңа юморы”

- Бүгенге көндә татар юморы нинди үзгәреш кичерә?

- Татар юморы... Бар безнең урыс юморы, әйеме? Рус юморыннан чыккан ТНТ, СТС телеканаллары, Comedy Club, Comedy Women, Stand up проектлары барлыкка килде. Инглиз, француз, Америка юморы дибез. Аларның үз кагыйдәләре, юнәлешләре бар. Ә менә татар юморы әлегә формалашмаган. Ул барлыкка килергә тора гына. Татарстанда юморны “Аншлаг” телетапшыруындагы кебек күз алдына китерәбез. Ул - юмор-шоулар, “Мунча ташы”, сәхнәдән анекдотлар сөйләү... Шундыйрак дәрәҗәдә. Хәзер безнең татар КВНы үсеп килә.

Татар КВНы 20 ел элек Чаллыда барлыкка килде. Үсте-үсте һәм өч ел элек Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Марат улы Гарифуллин инициативасы белән Казанга күченде. Безнең өчен бу тагын бер зур адым булды, чөнки без УНИКС залында чыгыш ясап, тамашачы җыя башладык (анда 1200 урын). Чаллыда татар КВНын белмиләр, күрмиләр иде, ә Казанга күчкәч күренә башладык. Программабызны ТНВ да күрсәтте, Youtube каналына да куябыз. Яшьләргә татар КВНы бик ошый. Татарның яңа юморы дәрәҗәсе татар КВНында дип уйлыйбыз, татар юморы үсешен мин татар КВНнында күрәм. Аннан соң инде икенче этапка күчәрбез. Мәсәлән, татарча Stand up.

- Ни сәбәпле эстрадада ниндидер түбән зәвыклы мәзәк сөйләү, мәсәлән, ир кешенең хатын-кыз булып киенеп чыгуы киң кулланылыш тапты? Сәбәбе нәрсәдә икән аның?

- Сәбәбе? Карадыгызмы икән: берничә атна элек Президент Рөстәм Нургали улы Миңнеханов безнең эстраданы тәнкыйтьләп чыкты. Безнең артистлар - җырчылар булсынмы, юмористлармы - халыкны үз артыннан алып бармый, ә касса җыю өчен генә тырыша. Аңлашыла инде, артистларга, яшьләргә акча эшләргә, үз гаиләләрен ашатырга, киендерергә кирәк. Алар кеше көлдерү өчен бүрек белән итек киеп сәхнәгә чыгалар. Бу кешегә ошый икән, алар шул дәрәҗәдә дәвам итәләр. Артистлар, журналистлар, юмористлар да –интеллегенция вәкилләре. Алар халыкны үз артыннан алып барырга тиеш, ә бездә нишләптер алай түгел. Монда өстәмә ярдәм, этәргеч кирәк. Рөстәм Нургали улы әйткән сүз этәргеч бирә. Кемдер клип төшергәндә, башын кашый да, Президентка болай ошамас дип аны ясауга күбрәк хезмәт сала. Юмор да әкренләп-әкренләп бара. Татар КВНы, безнең фикеребезчә һәм безнең КВНга килүчеләр фикеренчә, татар юморын яңа дәрәҗәгә күтәрә. Без кешеләрне үз артыбыздан ияртәбез, юморны, менталитетны үстерәбез.

“Үз проблемаларыннан көлгән халыкның фикере бар”

- Юмор һәм сатира – ул тормыштагы җитешсезлекләрне тәнкыйтьләү. Акыллы юмор – ул ир-хатын мөнәсәбәтләрен генә күз алдында тотмый. Бу очракта хөкүмәт ярдәменә, җитәкчеләр ярдәменә өмет итү урынлымы?

- Монда үрнәк итеп зур рус КВНына карарга кирәк. Александр Васильевич Масляков КВНны 55 ел алып бара. Телевизордан күрсәткән Премьер-лига, Югары лиганы карасагыз, анда кискен мәзәкләр дә бар. Барыбер, ул мәзәкләрне кисмиләр, аларны күрсәтәләр. Бу халыкның үсүен күрсәтә. Халык үз проблемаларыннан көлә икән, ул халыкның фикере бар дигән сүз. Син нәрсәгәдер игътибар бирә башласаң, берничә елдан син аны үзгәртә башлыйсың дигән сүз. Минемчә, ул кирәк әйбер һәм аны бөтен кеше дә аңлый.

- Сез нинди җитешсезлекләрдән көләсез? Берничәсен санап китә аласызмы?

- КВНда нинди генә мәзәкләр юк! Мәсәлән, татар гаиләсендә булган хәлләр. Әйтик, татар гаиләсенә егет рус кызын алып кайта.“Менә, әти-әни, танышыгыз. Бу - Катя”. “Ничек Катя? Без сине шуңа дип үстердекмени? Кая таныштыгыз?” “Без кафега барган идек. Анда Гөлназ, Алсу, Зөһрә, Гөлсинә, Айсылу һәм Катя утыра иде...” Менә шундый мәзәкләрне күрсәтәбез.

Сәяси мәзәкләр дә бар. Мәсәлән, безнең финалда шундый мәзәк булган иде:

“Рөстәм Нургали улының кабул итү бүлмәсенә, телефонны бутап, мәктәп укучысының әнисе шалтырата: - Алло, исәнмесез, Рөстәм йөриме?

- Әйе, йөри. - Ә ул анда үзен әйбәт тотамы соң? - Әлбәттә, үзен әйбәт тота. - Сез карагыз аны - телефонында инстаграмда утырмасын! - Ы-ы-ы, мин аңа андый әйберләрне әйтә алмыйм инде... - Ярый, рәхмәт сезгә! - Юк, үзегезгә рәхмәт шундый Президент өчен”.

Безнең редактура дигән әйбер бар. Беренчедән, бездә бик күп районнардан командалар уйный: Мамадыш, Актаныш, Чаллы, Түбән Кама, Казан. Алар КВН концертына бер атна кала мәзәкләрен, үзләренең визиткаларын редакторларга күрсәтә башлый. Ә редакторлар – тәҗрибәле КВНчылар. Аларның сәяси һәм башка төрле өлкәләрдә белемнәре бар, алар уйлый торган егетләр. Бездә, әлбәттә, оятсыз, мәгънәсез мәзәкләр концертка үтми. Без КВНга җитди карыйбыз.

- Тулаем алганда, бу татар халкына нәрсә бирә?

- Монда берничә плюс бар. Мәсәлән, ул кадрлар бирә. Әйтик, рус КВНын алсак, ТНТ, СТС телеканаллары бөтенесе КВНчылар белән тулы. Без федераль каналда караган бөтен сериалларны КВНчылар яза, КВНчылартөшерә, актерлары һәм, продюсерларыда КВНчылар. СТС, ТНТ каналларының генераль продюсерлары да КВНчылар. КВНны хәзерге дәрәҗәдә алып барсак, ул безгә дә кадрлар бирә. Мәсәлән, безнең КВНны матур итеп бизәп, матур итеп төшереп, ТНВ телеканалыннан күрсәтеп бара алсак, бездән дә кадрлар чыгар иде. Аннан чыккан кешеләр кинолар төшерә, кызык сценарийлар яза башлар иде. Юмор да татар телен үстерү өчен инструмент.

Кешеләр “Татар теле бетә!” дип кычкыра. Яшьләр өчен татар теле кызыклы булырга тиеш бит ул, ә “Мунча ташы” белән генә яшьләрне экран янында тота алмыйсың. Монда Comedy battle, Comedy Club, КВН сыман әйберләр кирәк. Яшьләр заманча юмор күрергә тиеш. Бу ике зур плюс. Менә, мәсәлән, безнең татар КВНы Казанда өч ел бара. Без хәзер Kazan Style командасын чыгардык. Шул командадан Рамил Шәрәфиев “Татар радиосы”нда алып баручы булып эшли. КВНчылар барысы да иҗатта. Алар заманча татар туйлары алып баралар. Чаллыда да татар КВНыннан чыккан кешеләр күп. Мәсәлән, Сирин Бәйрәмов. Ул татар КВНында үсеп, ТНТ каналына барып, “Смех без правил” тапшыруында бөтен Россиядан килгән юмористларны җиңеп кайткан кеше. Безнең татар КВНыннан чыккан егет! Мин үзем дә татар КВНында уйнап тәрбияләнгән кеше.

“Безнең юмор-шоуларны яшьләр карамый”

- Кемнәрне яшьләрне үз артыннан ияртерлек юмор осталары дип саныйсыз?

- Мин яңа гына әйтеп киткән Сирин Бәйрәмов – ул татар КВНының флагманы. Татар юморының икенче дәрәҗәсе - аншлаг формасы турындасөйләсәң, анда чыгыш ясаучыларның барысы да профессиональ юмористлар. Мәсәлән, Шамкай, Равил Шәрәфиевлар, “Мунча ташы”ның өлкән буыны, бүгенге “Мунча ташы”, “Рәвешләр”дән Әбри Хәбриев – алар әйбәт эш эшлиләр. Әлбәттә, Россия юмор картасындагы “Аншлаг” беркая да китми. Петросян, Винокур, Задорновларны күрсәтәләр. Безнең дә мондый “Аншлаг” дәрәҗәсендәге юмор-шоулар бар. Ләкин татар юморы нинди дәрәҗәдә дигәндә, Шамкайны, “Рәвешләр”не яшьләр, шәһәр татар яшьләре бик карамый. Яшьләргә яңа юмор кирәк - татар КВНы һәм аннан чыккан башка юнәлешләр.

- Татарда юмор язу осталары бармы? Материалны сез каян аласыз? Сезгә кирәкле юмор татар матбугатында бармы?

- Дөресен генә әйткәндә, без КВНы өчен бөтен мәзәкләрне, сценарийларны, номерларны үзебез уйлап чыгарабыз. Без КВНда күптәннән уйныйбыз, безнең рус КВНында да уйнаган бар. Кемнәрдер рус КВНыннан татар КВНына килде һәм киресенчә. Без үзебезе белгән әйберләрдән көләбез. Матбугатта булган юмор, татар юмор-шоуларда булган юмор һәм КВНда булган юмор – ул төрле әйберләр.

- Татар матбугатында булган юморны, юморескаларны сез ничек бәялисез? Ул заман укучысына кызыклымы?

- Тагын бер тапкыр укып карарга кирәк.

- Бездәге тапшырулар, ниндидер чаралар рус телевидениесе, рус сәхнәсенннән алына һәм шуннан соң безгә тәрҗемә булып, калька булып күченә. Ни өчен безнең үзебезнең юнәлеш барлыкка килми?

- Бу зур фәлсәфи сорау! Моңа ниндидер галимнәр җавап бирергә тиеш. Минем фикеремчә, бу бит безнең татар халкының нигезеннән килә. Бу сорауга җавапны безнең тарихтан эзләргә кирәк. Без Россия Федерациясенең бер регионы булып, “Беренче канал” карап, күп вакытта шуннан илһам алабыз. Татарның үзенең нинди әйберләре бар? Театр – ул бит Татарстанда туган әйбер түгел. Россия дә Америкадан, Европадан ниндидер әйберләр ала. Ул бөтен дөньяның байлыгы. Аны кулланырга була дип уйлыйм. Һәрбер халык, милләт дөньяга үзенең ниндидер бер кисәген бирә. Мәсәлән, Англия футбол бирсә, Россия КВН бирсә, татарлар чәк-чәк биргән. Татарларның ризыклары бик көчле. Безгә спектакльләр, эстрада - бөтен әйбер дә каян да булса килгән. Бик кызык сорау булды бу. Татар халкының горурланырлык әйберләре бик күп.

“Татар КВНында уйныйсың килсә, социаль челтәрдә Рамил Әгъдиевны эзләп тап!”

- КВНда уйнарга теләүчеләр нидән башларга тиеш?

- Ул инде аның яшеннән тора. Мәктәптә укучы булса, Казанда яшәсә, безнең мәктәп лигасы бар. Милли егетләр аны менә җиде ел инде матур гына итеп алып баралар. ШТК дип атала ул. Безнең Яр Чаллыда да мәктәп лигасы бар. Аны без алып барабыз. Без Чаллыдан килгән команда һәм анда да КВН командасын үстерәбез. Арчада, Балтачта да КВНны әкренләп үстерәләр. Мәктәп укучысы булсаң һәм татар КВНында уйныйсың килсә, социаль челтәрдә РамилӘгъдиевны эзләп тап! Мин барлык социаль челтәрләрдә дә бар. Оештыру эшләре белән бәйле бөтен сорауга да җавап бирермен. Мәсәлән, сезнең шәһәрдә яки авылда КВН лигасы, КВН командалары булмаса, ләкин сездә оештыру сәләте булса, сез әкренләп КВНны сыйныф эчендә, аннан соң мәктәп эчендә ясыйсыз. Укытучылардан ярдәм сорап, үзегез үстерә башласагыз һәм безнең белән аралашсагыз, без сез яшәгән җиргә (районга, шәһәргә) килеп, сезгә КВН мәктәбе үткәрә алабыз.

Мин, мәсәлән, үзем белән берничә тәҗрибәле КВНчыны алып, машинага утырып килеп, сезгә КВНның нәрсә икәнен, аны ничек язырга, ничек сәхнәгә куярга икәнен аңлата алам. Мәсәлән, бер-ике көнгә килсәк, КВН да үткәрә алабыз. Сез шәкерт (студент) булсагыз, монда җиңелрәк. Безнең Татар лигасы бөтен Татарстанда, бөтен Россияда эшли. Шулай ук мине табып, миңа язарга һәм сорау бирергә кирәк.

"Татар КВНында уйнап, татарча сөйләшергә өйрәндем"

- Татар телле юмор рус телле балаларны да кызыксындырамы?

- Кызыксындыра. Беренчедән, монда татарча әйбәт сөйләшкән балалар килә. Алар өчен монда бернинди дә авырлык юк. Ә рус телле балаларга килгәндә, мин үзем моңа ачык мисал булып торам. Мин Чаллы шәһәрендә туып, рус телле балалар бакчасына һәм мәктәбенә йөреп, институтта русча укып үскән егет. III курста Татар КВНына килеп, КамПи командасын оештырып, татарча әйбәтрәк сөйләшә башладым. Бездә Владислав Волошин дигән егет уйный, рус булса да, татарча миннән дә әйбәтрәк белә, татар КВНында уйнап, татарча сөйләшергә өйрәнгән егет.

“Татарстанда 10 мең татар КВНчысы бар”

- Менә шушы еллар эчендә КВН аркылы, балалар лигасы аша ничә кеше узганын әйтә аласызмы?

- Бу бик кызык сорау. Татар КВНы лигасына 20 ел. Бер сезонда 15 команда уйный. Бер командада 10 кеше. Димәк, 150 кеше. 20 елга якынча 3 мең кеше булып чыга. Мәктәп лигаларындагы 3 меңләп кешене дә өстәсәк, 6 мең була. Районнарда уйнаган Татар КВНы кешеләрен дә исәпләсәк, 10 мең кеше бардыр.

- “Алга ТВ” проекты да сезнеке. Анда сез нинди дә булса яңалыклар алышасызмы?

- “Алга ТВ” проектын дүрт ел элек башлаган идек. Безнең команда Tatar production дип атала. Без мәҗлесләр ясыйбыз һәм шул мәҗлесләр хисабына яшибез. Татар КВНы иҗтимагый проект сыман. Рус интернетында шундый юнәлеш барлыкка килде. Бу 3 минутлык кыска гына кызык тапшырулар. Мәсәлән, “Исәнмесез, мин сезгә күрсәтәм, мәсәлән, ничек өчпочмак ясарга”. 3 минут эчендә кешеләргә өчпочмак ничек ясалганын күрсәтәсез. Шундый ук кыска юмор тапшырулары бар. Мәсәлән, “Исәнмесез, мин сезне татар теленә өйрәтәм һәм безнең бүгенге тема “Ә” хәрефе”. Шул темага кызыклы мәзәкләр өстәп, заманча ролик ясыйсың һәм караучыларыңны җыясың. Бөтен интернетташундый юнәлеш бар. Без аны татар интернетына да кертергә булдык. Бик күп тапшырулар ясадык. Мәсәлән, хәрефләр турында “Илья абый дәресләре”. Татар клипларыннан да көлдек. Татар клипларын безнең ике телеканал күрсәтә. Ул клиплардан рәхәтләнеп көлергә була. Алга ТВ да ясаган проект “Шапылт” дип атала иде. Ул TMTV каналына эләкте. Безне күреп алып, чакырдылар да, без “Шапылт” тапшыруыннан “Чүп-чарт” ясадык. Ул чагыштырмача танылган бренд. Без бөтен КВНнарны “Алга ТВ”да күрсәтәбез.

Кызганычка, хәзерге вакытта без “Алга ТВ” белән азрак шөгыльләнәбез, чөнки аңа бик күп ресурс - авторлар, актерлар, камера, монтаж кирәк. Эше бик күп. Без аны өч ел дәвамында энтузиазм белән ясадык-ясадык та, коммерция ягыннан уйлап карадык. Аны өч кеше алып бара иде. Әлегә бу проектны читкәрәк күчереп торыйк дип килештек. Без аны япмыйбыз: КВН төшереп тутырабыз, ләкин кыска видеопроектларны калдырып торырга булдык. “Алга ТВ”га игътибар биреп, ярдәм итсәң, әллә нәрсәләр уйлап чыгарырга мөмкин. Аннан СТС, ТНТ кебек телеканал да килеп чыгарга мөмкин, ләкин хәзерге вакытта без менә шундый хәлдә. Без бөтен көчне татар КВНына бирәбез, чөнки татар КВНы – ул нигез. Ул бөтен татар юморына нигез.

- Сезнең алдагы чыгышыгыз кайчан булачак?

- Безнең фестиваль (сезонның ачылышы дип әйтергә була) 28 октябрь көнне “Ак барс” яшьләр үзәгендә булачак. Быел КВНга Мәскәүдән, Башкортстаннан (татар телендә чыгыш ясыйлар), Казахстаннан (яртысы татарча, яртысы казахча) командалар килә. Казахстанда бик күптәннән казах телендә КВН бара. Алар бездән бик алга киткән. Без алар белән аралашып, алардан ниндидер дәресләр алып, аларның тәҗрибәләрен алып үсәргә булдык. Быел безгә Әлмәт, Алексеевск, Буа, Кукмара, Түбән Кама, Алабуга кушылды. Мамадыш, Актаныш, Чаллыдан тәҗрибәле командалар килә. Кызганычка каршы, бөтен районнар да актив түгел. Мәсәлән, Балтач районы - татар районы. Нишләп алардан да уйнарга килмиләр икән дигән сорау туа. Бөтен районнарны безгә кушылырга чакырам. Әйдәгез, бергәләп татар юморын, татар КВНын үстерик! 28 октябрь көнне “Ак барс яшьләр үзәге”нә чакырам. 18.00 сәгатьтә башлана.

 Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев