Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Халык могҗизага ышана" - татарча фокуслар энциклопедиясе авторы Альберт Гадел (әңгәмә)

Күпләр татарча фокуслар энциклопедиясе барлыгын белмидер дә әле. Анда тылсымлы күренешләрнең серләре фаш ителгән. Энциклопедия авторы Альберт Гадел, бу мин белгән­нәрнең бик азы гына, ди. Чөнки фокусчылар үз серләрен тулысынча беркайчан да ачмый. Альберт абый исә, бүгенге тормышта тылсым югалып бара, дип борчыла. Без аның белән татар цирк студиясенең юкка чыгу сәбәпләре, бүгенге циркның проблемалары турында да сөйләштек. – Альберт абый, оригиналь жанр бүген популярмы? – Соңгы вакытта ул яңадан сәхнәгә кайтты. Оригиналь жанрны концерт номеры буларак та, спектакльләрдә алым итеп тә файдалана башладылар. Эстрадада фокусларны аерым номер буларак кертәләр. Чөнки тамашачыны бүген ике каен арасында йөртеп алдап булмый инде. – Үз театрыгызны шуңа күрә оештырдыгызмы? – Туксанынчы елларда иң беренчеләрдән булып күз буу театрын төзедем. Фокусның эле­ментларын кулланучылар бар иде, ләкин аерым театр оештыручылар булмады. Кап-кара төс­тәге сәхнә үзе генә дә серлелек өсти. Беренче чыгышлар Габдулла Тукайның “Шү­рәле” поэмасына нигезләнеп эшләнде. Анда Шүрәле, Айсылу кебек каһарман­нар төрле ма­җараларга тарый, тылсымнар белән эш итә. Төркемебездә 12 кеше эшләде. Ни өчен шундый зур төркемме? Чөнки ул вакытта татар филармониясе “үлеп” маташа, җыр­чылар урамда калды, ә бит һәрберсе нинди зур талант иде! ЧП дигән яңа эш формасы кулланышка кереп кенә бара, тоттым да тәвәккәлләдем. Үзем – ул вакытта Казан циркының режиссеры әле. Идеяне Министрлар Кабинетында да хупладылар. Хәтта Түбән Кама районы автобазасыннан автобус та бирделәр. – Казан циркында эшләгәч, шәхси төркем оештыру нәр­сәгә кирәк булды соң? – Ул – минем балачак хыялым. Режиссер булып эшләү дә­ве­рендә дә күп алымнар кулланылмыйча, нәүмиз булып кала килде. Шәхси төркем әнә шул алымнарны, иллюзияне халыкка җит­керүдә беренче адым иде. Мин балачактан Каюм Насый­риның “Әбүгалисина” әсәре бе­лән җен­ләнеп үстем. Җиде-сигез яшь­ләрдә булдыммы икән, Зәй районының Югары Шепкә авылы клубында әнием Гөлҗән­нәт белән (әтиебез – хәрби очучы, 1945 елның февралендә Венгрияне азат иткәндә хәбәрсез югала) Казаннан килгән филармония артистлары концертында күз буу­чы күреп шаккаткан идек. Хәй ага Мушинский булган икән ул. Үсеп җитеп, артист-иллюзионист булып киткәч, аның көндәшенә әверелермен дип кем уйлаган бит! Ә күз бууның беренче мәктәбен мин армиядә хезмәт иткәндә үттем. – Армиядә фокуска өйрәтә­ләрмени? – Миңа штрафбатта санинструктор булып хезмәт итәргә туры килде. Кенигсбергта хәрби медицина мәктәбен тәмамлау да бик файдалы булды. Ул вакытта инде психология, гипноз белән кызыксына идем, белемнәрне кулланырга җай чыкты. Кайбер өл­кәләрне үзлектән укырга да рөх­сәт ителде. Үзем укыйм, үзем санчастьта хезмәт итәм. Бер әрмән малае килә дә кайбер эшләрдән азат итү өчен бе­лешмә сорый. Дуслашып киттек без моның белән. Ул үзе белгән фокусларны күрсәтә һәм серлә­ренә дә төшен­дерә башлады. Ме­нә шундый багаж бе­лән Ка­занга кайтып төшт­ем. Ар­мия­гә кит­кән­че композитор, җыр­­чы Сара апа Садыйкова хорына йөр­гән идем. Ул мине якын кешеседәй каршы алды да яңа гына ачыл­ган театр училищесына алып китте. Әле солдат формасын да салып өлгер­мәгән идем, мине комиссия кызыксынып каршы алды. Ишек төбендәге бер абзый гына: “Әй, энем, нишләп йө­рисең монда солдат башың белән?! Артистлар әнә кыш көне дә каткан эш­ләпәдән йөриләр”, – дип көлеп калды. Имтиханда бер татар абзые футбол җанатары булып уйнарга кушты. Ачудан бурлаттай бүртенеп, җенем сөйми футболны, дип әйтеп салдым. Булмады инде бу, дигән уй белән килешеп, өр­лектәй ирләрнең туп артыннан чабышып йөрүләрен күрә алмыйм, дидем дә торып чыгып бас­тым. Җан ачуы белән әйтелгән сүзләрем абзыйга тәэсир иткән, күрәсең, бүлмәне яңгыратып кө­леп җибәрде дә, энем, син кабул ителдең, укырга килерсең, дип озатып калды. Соңыннан белдем, танылган режиссер Ширияздан ага Сарымсаков булган икән ул. Празат Исәнбәт, Ширияздан ага Сарымсаковлар кул астында укый башладык. Безнең курста Наил Әюпов, Наил Шәй­хетдиннәр укыды... Ихлас ке­шеләр иде. Лә­кин укып бетереп булмады. Әти юк, әни икенче гаилә корды. Үз көнемне үземә күрергә кирәк иде, уку белән генә тормышны алып барып булмагач, эшкә урнаштым. – Эш дигәннән, күп җирдә эшләгәнсез икән сез. Сән­гать­кә турыдан-туры барып кер­мәгәнгә үкенмисезме? Күп­ме вакыт зая узган бит. – Тормыш мине мөстәкый­ль­леккә өйрәтте. Әмма күңелдәге романтиклыкны, хыялыйлыкны юкка чыгара алмады. Уналты яшьтән Пермь өлкәсенең Закамский шәһәрендә хәрби заводта хезмәт кую, Урта Азиядә “бәхет эзләп” ачлы-туклы дөнья күрү – нужа куу гына түгел, төптән уйлап баксаң, хыялыйлык та ул. Нинди генә эштә эшләсәм дә, күз алдында – сәхнә. Шуңа күрә училищены ташлап эшли башлагач та, ике еллык режиссерлар курсына барып кердем. Аны тәмам­лагач, филармониягә эшкә урнашырга теләдем. Әмма анда минем өчен генә комиссия җыярга теләмәделәр. Чөнки миннән баш­ка да өч фокусчылары бар иде. Татарның беренче күз буучысы Хәй абый Мушинский, Рәм­зи Гарифуллин, Полина Половникова, бер караганда, җитә дә кебек. Әмма халык ул вакытта концерт программасында фокус булса гына теләп бара иде. Мәдәният министрына барып хәлне аңлаткач һәм аннан мине карарга тәкъдим булгач кына комиссия җыелды. Юкса эшкә алуларын да сорамыйм, тарификация гына кирәк. Шул кәгазь булса гына, ул вакытта концертта катнашырга хакың була. Хәзер генә ул, башына типсә, бөтен кеше сәхнәгә чыга ала. Комиссия хуплады. Номерлар чыннан да катлаулы, мавыктыргыч иде. Ә инде бераздан филармония концерт бригадаларына чакырулар килә башлады. Моңа Хәй абый бик үпкәләгән. Артистлар, Хәй абый, син картай­дың бит инде, халык яшьләрне сорый, дип әйткәннәр икән. Аннан, бригадалар авылларда гына йөрми, шәһәр филармониялә­рендә, союздаш республикаларда да чыгыш ясый, ә беренче фокусчыларның программалары зур сәхнә өчен бик үк яраклы түгел иде шул. – Хәзерге цирк бинасын тө­зетүдә дә катнашкансыз икән. – Филармониядә эшлим, өчәр ай гастрольләрдә йөреп кайтам. Ә күңелдә канәгатьсезлек. Зур иллюзия аттракционы төзисем килә иде. Ул вакытта хәзерге цирк янындагы мәйданда, ачык һавада “Шапито” циркы чыгышлары була иде. Черек күл янындагы агач бина янгын чыгып харап булды. Менә шушы “Шапито” циркы директоры Николай Панов белән дуслашып киттем, мил­ли актерлар төркеме ту­рын­дагы хыялларым белән бүлеш­тем. Аны соңыннан яңа бина төзеле­шенә җа­ваплы кеше итеп куйдылар. Бина сафка бас­кач, директор вазыйфаларын башкарды. Минем цирк белән җенлә­нүем­не белеп алды да, тө­зелеш тәмам­лану бе­лән баш админис­тра­тор итеп эшкә чакырам, диде. Шулай итеп цирк дөнь­ясына аяк бас­тым. Башта баш администратор бу­лып эш­лә­дем. Оештыру эш­лә­рен­нән биг­рәк, иҗади планнар да шактый. Күрәсең, Панов та кызыксынгандыр, бар әле мә­дәният министрына кереп, план­нарыңны сөйләп чык, ди бу. Бардым, 23 яшьлек егетнең хыялларын елмаеп тыңладылар да, хат язып, директорга килергә куштылар. Шулай итеп татар цирк коллективы оешты. – Ул вакытта коллектив туп­ларлык артистлар бар идеме соң? Аларның чыгышлары нин­ди дәрәҗәдә булды? – Ленин исемендәге мәдәният сараенда үзешчән цирк студиясе бар иде. Аны беренче татар цирк коллективы җитәкчесе һәм артис­ты Мөхәммәт Гатаулла улы Гыйсмәтуллин җитәкләде. Гому­мән, һәрбер мәдәният сарае сәнгатьнең бу төрен үзендә оештырырга тырышты. Чөнки халык цирк ярата, ул бик популяр иде. Яңа татар студиясе ачылу турында игълан булгач та, 500 гариза килде. Шулардан 36 кеше сайлап алынды. 1970 елда ТАССРның 50 еллыгына беренче премьера чыкты. Ул искиткеч матур тамаша булды. Татар цирк коллективы пенсиягә киткәнче эшләде, матур чыгышлары тарихта калды. – Нишләп тарихта калды соң? Бина бар, коллектив юкка чыккан. – Советлар иле таркалгач, союздаш республикалар цирклары берлеге дә юкка чыкты, гастроль­ләр конвееры тукталды. Безнең цирк мөстәкыйль оешма булып калды. Хәзер безнең бинабыз бар, ләкин ул Татарстан мәдәни тормышыннан читтә кала. Ярый инде вакытында цирк мәктәбен оештыра алдык.   – Мәктәптә, бәлки, артистлар әзерләнә дә торгандыр. Ләкин без аларны күрмибез дә, белмибез дә. Чөнки хәзерге цирк безнең халыктан читләш­кән кебек. – Элек халык зал тутырып йөри иде, хәзер чыннан да чит­ләштеләр. Билет бәясе икешәр мең торгач, анда кем генә йөр­сен? Пенсионер әби-бабайлар оныкларына андый бәйрәм бү­ләк итә алмый. Өстәвенә ишек­тән килеп керү белән базар башлана. Балага монда уенчыклар, тәм-том өч бәягә арттырылып сатыла дип аңлатып булмый бит инде. Хәзер бит бу нәкъ безнеке дип карарлык чыгышлар да юк. Элек артистлар милли киемнәр­дән, үзебезнең музыкага чыгыш ясады. Болар тарихта калды. Үзем циркта хыялымдагы аттракционны оештыра алмадым. Аңа мин гаепле түгел, сәбәпләре булды инде... – Татар халкына күз буу барыбер ят нәрсә түгелме? – Халык могҗизага ышана, шуны көтә, тәэсирләнеп карый. Тикмәгә генә балачактан “Әбүга­лисина”ны яратам димә­дем бит инде. Аны бөтен бала үз итә. Әбүгалисина – шулай ук тылсым иясе. Филар­мониядә эшлә­гәндә үк, фатирга керәсең, концертка бара алмаган әби-бабай, бер-ике генә фокус күрсәт әле, ди. Алар өчен махсус, кесәдә бер-ике чыгышлык әйбер әзер­ләп куям инде. Авыз ачып, рәхәтләнеп карыйлар. Хәзер дә шулай. Балалар өчен 45-50 минутлык программа әзерләдем. Өлкәннәр өчен ди­гәне сәгать тә егерме минутлык. Ни өчен фо­кус­ка олысы да, кечесе дә тартыла? Чөнки һәрберебез ниндидер дәрә­җәдә тылсымчы булырга тырыша. Бер кул изәве белән әйбернең юкка чыгуы, йә булмаса барлыкка килүе тылсым бит инде ул. – Фокусчы булырга кайда өйрәтәләр? – Артист, акробат, жонглер, клоун булырга укып өйрәнеп була, ә менә фокусчы булыр өчен үзеңә тырышырга кирәк. Башлангыч чорда атаклы фокусчы­лар­ның китапларын укыдым. Хәзер үзем дә татар телендә “Фокуслар энциклопедиясе”н бастырып чыгардым. Китап укып кына өйрәнеп булмый, монда рухи яктан да, физик яктан да ныклы әзерлек кирәк. Минем ут йоту, тәнгә пычак ыргыту кебек дәр­виш уеннарым да бар. Анда чыннан да ут йотасың, тән буйлап ут йөгертәсең. Пешмәс өчен, пычак тәнне җәрәхәтләмәсен өчен нерв­ны шулкадәр көчәндерәсең ки, тән берничә минутка утка каршы тора ала. Ә кылычны тән аркылы үткәргәндә мускулларны үз вакытында йомшатырга ки­рәк. Әгәр сиңа шул вакытта комачаулыйлар, эндәшәләр икән, тән киселүе көн кебек ачык. Мин бер үзешчән артистны әзерләп караган идем, әмма ул күпмедер шөгыльләнергә йөрде дә, авырсынып, өйрәнүен ташлады. Җи­ңел тормышка өйрәндек шул, тир түгәсе килми бер дә. Фокус ул күп чыгымнар таләп итә, бөтен сәләтеңне кушып эшләсәң генә, чыгымнар аклана. Күрәсең, без­нең мәдәни дөнья әле моны кабул итәрлек хәлдә түгелдер шул...

Гөлинә Гыймадова

Чыганак: http://www.vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев