Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Халык комедия сорый" - Оренбург татар дәүләт драма театры директоры Рөстәм Абдуллаев

17 сентябрьдә VIII Тинчурин исемендәге милли драматургия театр фестивале кысаларында Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театры тамашачыга үз спектаклен тәкъдим итте. Театр директоры Рөстәм Абдуллаев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына интервьюсында фестиваль, театр һәм татар драматургиясе турында сөйләде.

- Рөстәм Габдерәшитович, Казан тамашачысы һәм театр тәнкыйтьчеләре сезнең спектакльне ничек кабул итте?

- Без фестивальгә яшь драматург Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча куелган “Ул бит кичә иде” дигән спектакльне алып килдек. Ул җиңелчә генә комедия. Спектакль репертуарыбызда бер ел бара. Без аны Самара, Ульян өлкәләрендә, Астраханьдә, Казахстанның Актүбә шәһәрендә дә күрсәттек. Уфага һәм Салаватка алып барырга планнарыбыз бар.

Ни өчен бу спектакльне алып килдек дигәннән, театрыбыз яшьләрен күрсәтәсебез килде. Үзләрен ничек сәхнәдә тотулары, андагы вакыйгаларда ничек хис итүләре... Артистларыбыз өчен фестивальгә килү ул зур мәртәбә. Үзеңне күрсәтү белән бергә башкаларын да карыйсың... Спектакльне тамашачы бик яратып кабул итте: артистларны сәхнәдән җибәрмичә үрә басып озак алкышлады. Спектакльнең режиссеры – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айрат Әбушахманов фестивальдә катнаша алмагач, тәнкыйтьчеләрнең фикерен белә алмадык, әмма алар тамашачының яратып кабул итүен күрделәр, уңай бәяләделәр.

"Театрга азык бирә торган драма әсәрләре бик аз"

- Хәзер театрлар драматургия әсәрләренә түгел, прозага мөрәҗәгать итә башлады. Ни өчен театр Айгөл Әхмәтгалиева әсәренә алынды?

- Театрларның чәчмә әсәрләргә мөрәҗәгать итүе тормышлары яхшы булганлыктан түгел. Театрга азык бирә, аңа яңа үргә күтәрелергә мөмкинлек тудыра торган әйбәт драматургия әсәрләре булып торса, бер театр да кире какмас иде. Ләкин алар бик аз. Драматургия мәсьәләсе авыррак тора – тормыш нык үзгәрде, бәлки драматурглар бу үзгәрешләр турында ничек әйтергә белмичә аптырап калганнардыр. Хәзер элегрәк язылганнар да тоныкланыбрак калды, яңа язылганнар камилләшеп бетмәгән була. “Яңа театр пьесасы” конкурсында катнашып, җыентыкта басылган әсәрләр арасында бик азлары гына куела.

Айгөл Әхмәтгалиеваның бу беренче пьесасы да “Яңа татар пьесасы” конкурсында катнашкан, дөрес, урыннар алмаган. Айратны спектакль куярга чакыргач, мин аңа шушы пьесаны тәкъдим итеп карадым. Автор белән бераз эшләгәч, шушы сәхнә әсәре туды. Комедияләр яшәргә хаклы. Мондый спектакльләр тамашачы өчен кирәк, аларны халык сорый.

Фестиваль спектакльләрен тамашачы авыррак кабул итә. Ә миңа халыкның театрга килүе кирәк. Репертуарда спектакльнең төрлесе булырга тиеш. Тамашачы башта җиңелен карасын, аннары баскычлап-баскычлап башкачарак куелганын карарга өйрәтәбез.

Бездә чит ил әсәрләре дә куела – латыш, фин драматурглары, мәсәлән. Алар артистларга үсәргә, осталыгын камилләштерергә ярдәм итә.

"Халык комедия сорый"

- Төрле буын тамашачысын чагыштырып карасак, бүгенге театр тамашачысын ничек бәялисез?

- Спектакльләрдән соң халык фикерен белү өчен залда махсус дәфтәр куябыз. Рәхмәт әйтеп, мактау сүзләре язалар. Сөйләшә башлагач, “Күңелгә үтте, әйбәт куйгансыз” дип мактыйлар, әмма тормыш авырлыкларыннан арынырлык комедия кирәк дип сорыйлар. Тормышның катлаулылыгыннанмыдыр инде ул, проблемалар күплектәнме икән... Театр күпләр өчен күңелне ачып, ләззәт ала торган урын булып тора. Без нинди генә әсәр куйсак да, бер шарты бар – үзебез билгеләгән планкадан түбән төшәргә ярамый!

- Оренбург – татар профессионал театрына нигез салынган урын булып санала. Оренбургтагы татар театрының бүгенге татар драматургиясендәге роле нинди?

- Оренбург татар театры татар драматургиясенә артык зур йогынты ясый алмый. Чөнки без үзебез читтә. Шулай да читләшмәскә тырышабыз. Соңгы елларда мәрхүм Туфан Миңнуллин белән бик аралашып яшәдек. Ул үзенең “Нәзер” әсәрен безнең театр өчен атап язган иде. “Нәзер”нең премьерасын Туфан аганың юбилей фестивалендә Камал сәхнәсендә премьерасын уйнадык. Без куйган бу спектакльне бик яратты ул. Аннары безгә “Төш”не язып бирде. Бездән соң аны Тинчурин театры куйды. Өченче әсәрен дә яза башлаган иде, өлгерә алмады. Театрыбызда Туфан абыйның ун әсәре куелды, Аяз абый Гыйләҗев, Зөлфәт, Рөстәм Мингалим, Фоат Садриев әсәрләрен куйдык.

"Рус мохитендә тамашачы җыю җиңел түгел"

- Милли театрга тамашачы җыю авырмы? Театр администрациясе финанс мәсьәләләрен ничек хәл итә?

- Милли театрларның берсенә дә тамашачы җыю җиңел түгел. Тирә-якта урыс мохите, Оренбург татар төбәге дисәк тә, татарлар артык күп түгел. Тамашачы нигездә премьераларга җыела. Шулай да берничә ел бара торган спектакльләр бар. Театрга татарлар гына түгел, урыслар да килә, чөнки синхрон тәрҗемәбез бар. Башка милләт кешеләре дә, мәсәлән, казахлар килә.

Татарстан белән Башкортстаннан тыш без читтә бердәнбер татар театры бит. Безнең театр ул татар халкының туплана торган урыны булсын иде. Шунда бер-берсе белән очрашсыннар, телне-мәдәниятне югалтмыйча яшәсеннәр иде дим. Яңа эшли башлаганда бинабыз да юк иде бит әле. 2008 елда губернатор Чернышов инициативасы белән бик матур театр бинасы төзеделәр. Килгән һәр кеше сокланып китә. Без анда концертлар да үткәрәбез. Ачылганнан бирле ел саен Рамазан концертлары оештырабыз. Алар өч көн дәвамында тулы залларда үтә. Татарстаннан, Башкортстаннан килеп концертлар куялар, башка халыкларның чыгышлары да була. Татар халкы бу тамашаларга да яратып йөри. Татар иҗтимагый үзәге, Хөсәен Ямашев исемендәге татар китапханәсе белән бергә кичәләр үткәрәбез. Безнең бина бер дә тынып тормый.

- Башлыча руслар яшәгән өлкәдә татар театрын саклап калу авырмы?

- Саклар калу өчен бөтен көчебезне куябыз. Җитәкчеләр безгә игътибарсыз дия алмыйм. Әнә нинди бина салып бирделәр бит! 15 миллионлык булыр дип башлаган идек, соңыннан эшне бетергәч санып карасак, 360 миллионлык булып чыкты. Эшләделәрме – эшләделәр! Бу бит татарлар өчен. Хәзерге губернатор Юрий Берг та кырын карый димәс идем, очрашканда хәлебезне сорап тора, Мәскәү гастрольләренә дә шактый акча бирде. Безне кагалар димим.

- Әмма бөтен илнең хәле ничек икәнен күреп торабыз, без Оренбург кына аерылып тора алмый. Бу, әлбәттә, театрга да йогынты ясый. Кызганыч, бераз финанслар киселде. Бәлки, Мәскәүдәге зур театрларда ул сизелмидер. Театр даими эшләп торсын өчен безгә ай саен 400 мең сум чамасы акча кирәк. Уты, суы өчен дигәндәй... Без аны спектакль уйнап кына гомердә дә эшли алмыйбыз. Мөгаен, 25 процент чамасын үзебез каплый алабыздыр.

- Казанга гастрольләрегез кайчанрак булыр икән?

Спектакльне карагач “Гастрольләргә килегез” дип чакыралар. Әлегә “Әйе” дия алмыйм. Кайтып барысын да санап карарга кирәк. Шуннан соң гына бу хакта сөйләшә башларга мөмкин.

- Бу сезонны нинди әсәр белән ачарга җыенасыз?

Сезоныбыз 7 октябрьдә ачыла. Илгиз Зәйни пьесасы буенча куелган “Бөке” спектаклен чыгарырга җыенабыз. Режиссеры – Альберт Гаффаров. Без бит яшьләр театры. Театрыбызда өлкән буыннан – мин дә, минем хатыным гына. Сезонны яшьләребезнең дәртле уены белән ачып җибәрәчәкбез.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев