Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Халык җырларын башкаруым өчен тамашачылардан бик күп рәхмәт сүзләре кабул итәм" - Рәнис Габбазов (ӘҢГӘМӘ)

«Дусларым-туганнарым», «Әни җаным», «Картаябыз инде димәгез» һәм башка җырлары белән халык мәхәббәтен яулаган яшь җырчы Рәнис Габбазов өчен 2017 ел вакыйгаларга бай булды. Беренчедән, ул Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең 2017 елгы яшь башкаручылар конкурсының җиңүчесе булды һәм машина белән бүләкләнде. Икенчедән, Рәнис, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлап, кулына диплом алды. Һәм, өченчедән, быел яшь җырчы сөйгәне Гөлия белән гаилә корды. Әлеге вакыйгалар уңаеннан, Рәниснең үзен күреп сөйләштек.
– Рәнис, бер ел элек кенә биргән әңгәмәңдә син: «Миңа гаилә корырга иртәрәк әле. Сәхнәдә, тормышта үз урынымны табасым бар», – дип әйткән булгансың. Ә тормышның сиңа карата үз планнары булган икән. – Әйе, шулай булды шул. (елмая.) Гөлия белән өч ел очрашып йөрдек. Бик тә якын кеше икәнлегенә тәмам төшенгәч, тәкъдим ясадым. Ул үзе дә сәнгать кешесе. Быел Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлады. Шуңа күрә, артист буларак, ул мине тулысынча аңлый. Еш кына киңәшләрен бирә, фикерләре белән уртаклаша. Тамашачы аны быелгы концертларымда күрә һәм тавышын ишетә алачак. Быел үзем дә диплом алдым. Остазым Венера Әхәтовнага зур рәхмәт. Киләчәктә, бәлки, укуны дәвам итәрмен. Әлегә бу хактагы планнарым билгесез. – Туегызга килгән кунаклар чәчәк бәйләмнәре урынына йомшак уенчыклар бүләк иткән икән. Аннан соң сез аны балалар йортына тапшыргансыз. Бик күркәм гамәл, әлбәттә, тик моны пиар өчен махсус эшләнгән чара дип кабул итүчеләр дә булды. – Юк, бу һич кенә дә алай түгел. Моны әнием тәкъдим итте. «Балалар, шулай эшләсәгез, савабы да булыр иде», – дигәч, бик теләп ризалаштык. Кунаклар 30га якын төрле зурлыктагы уенчыклар алып килделәр. Аларны туйның икенче көнендә үк Казанның Киров районындагы балалар йортына алып килеп тапшырдык. Әлегә кадәр мондый учреждениеләргә керергә туры килгәне юк иде. Шушы гамәлдән соң күңелдә җиңеллек, рәхәтлек тойдым. Бу игелекле эшебезне алдагы елларда да дәвам итәсем килә. – Рәнис, син үзең Ульян өлкәсеннән, ә күңелең белән Татарстанга тартылгансың. Монда сине татар җырына булган мәхәббәт алып килгәндер дип әйтергә мөмкинме? – Әйе, нәкъ шулай. Татарлар белән аралашырга, туган телемдә җырларга теләдем. Элегрәк мин русча да җырлый идем, ләкин татар халык җырлары гына үземнең мөмкинлекләремне тулысынча ача алды. Мин бит театр училищесын да тәмамладым, тик анда укыган елларда да күңелем актерлыкка түгел, ә җыр-моңга тартылды. Ә актерлык осталыгы бер җырчыга да комачауламый, киресенчә, ярдәм генә итә. Үзем Галиәсгар Камал һәм Әлмәт театрларын бик хөрмәт итәм. Соңгысында бергә укыган дусларым эшли. Театр артисты – зур тырышлык таләп итә торган хезмәт. Театр училищесында укыган елларымдагы репетицияләр төшләремә кадәр керә. Ул минем өчен зур мәктәп булды. Үземне иң бәхетле кеше дип саныйм, чөнки мине Фәрит Бикчәнтәев, Венера Ганиева кебек шәхесләр укытты, дәрәҗәле продюсер белән эшлим. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыган елларда башка җырчылар белән гастрольләргә чыгарга туры килә иде. 2015 елда исә, Рәшит Ваһапов фестивалендә катнашып, өченче урынга лаек булдым. Шул вакытта Рифат Әхмәтович бергә эшләргә тәкъдим ясады. – Һәм син быел кабаттан, Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивалендә катнашып, Гран-прига лаек булдың. Бер бәйгедә ике тапкыр катнашуыңны ничек аңларга: үз-үзеңне тагын бер кат сынап карарга теләү дипме, әллә монда башка сәбәп бар идеме? – Мин гел беренчелеккә омтылам, шуңа күрә фестивальдәге өченче урын мине тулысынча канәгатьләндермәде. Уйладым-уйладым да, Рифат Әхмәтовичтан: «Мин кабат катнаша аламмы?» – дип сорадым. Ул, Гран-при һәм беренче урын алучылар гына икенче тапкыр катнаша алмый, дип аңлатты. Конкурентлык бик көчле иде. Шуңа күрә фестивальдә икенче тапкыр катнашуым үз-үземә: «Мин булдырам!» – дип исбатларга теләүдән туды. Башта миңа Гран-при алуымны әйтмәделәр, ике номинациядә дә (эстрада һәм халык көйләре) беренче урын алуымнан гына хәбәрдар идем. Белгәч, бик сөендем, әлбәттә. Хәзер инде башка максатлар белән янып-көеп йөрим. Кайвакыт килеп тә чыкмый, әмма шул киртәләрне җиңә-җиңә алга бару миңа көч өсти. – Шундый дәрәҗәле, абруйлы Ваһапов фестивалендә катнашу сиңа нәрсә бирде? – Үз көчемә ышаныч туды. Киләчәктә башка төрле конкурсларда катнашу теләге дә бар. Минем алда хәзерге вакытта торган төп бурыч – репертуарны дөрес итеп сайлау. Алдагы елларда ак яулыклы апалар яратып тыңлый иде, хәзер концертларымда яшьләрне дә күп күрәм. Рифат Әхмәтович миңа һәрвакыт: «Әгәр синең башкалардан аерылып торасың килә икән, бервакытта да халык җырларын онытма», – ди. Яшермим, башта мин төп игътибарны эстрада җырларына бирергә теләгән идем. Аннан соң халык җырларын башкара башладым. Дөрес юл сайлаганмындыр дип ышанам. Моның өчен продюсерыма зур рәхмәт, чөнки нәкъ менә халык җырларын башкаруым өчен тамашачылардан бик күп рәхмәт сүзләре кабул итәм. Алар: «Син халык җырларын җиренә җиткереп башкарасың», – диләр. – Син үзеңне популяр җырчылар рәтенә кертәсеңме? – Белмим. Менә тиздән икенче программа белән концертларыбыз башлана. Бу сорауга бәлки шуннан соң гына җавап бирә алырмын. Әлегә билетлар яхшы сатыла. Узган ел Казандагы беренче концертым алдыннан: «Халык мине ничек кабул итәр икән?» – дип борчылган идем. Аллага шөкер, тамашачым, тулы заллар белән каршы алып, алкышларга күмде. – Быелгы яңа программаңда тамашачы өчен нинди яңалыклар әзерлисең? – Театральләштерелгән программаның сценариен танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова язды. Кызыклы, шул ук вакытта зәвыклы, мәгънәле килеп чыккан. Темасы халыкка да якын булыр дип өметләнәм. Әйткәнемчә, концертта тормыш иптәшем Гөлия һәм Айсылу Габдинова да чыгыш ясаячак. Сер итеп кенә әйткәндә, мин бит әле «мәхәббәт өчпочмагына» эләктем. Туйдан соң Айсылуның миңа карата мөнсәбәтләре үзгәрде. Безнең арада нәрсә булып бетәр, анысы концертта ачыкланыр дип уйлыйм. – Әледән-әле, җырчылар арасында дуслык юк, дигән сүзләр ишетәбез. Ә фестивальнең башка моңлы сандугачлары – Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов арасындагы дуслыгыгыз күпләрне сокландырырлык. – Җырчылар арасында акыллы, аңлы конкурентлык булырга тиеш дип уйлыйм, ләкин ул кара көндәшлек булмасын иде. Безнең арада кара көндәшлек юк. Бер-беребезгә гел ярдәм итәбез, киңәшләшәбез, фикерләшәбез. Гөлсиринне «Татар моңы» конкурсыннан беләм, Азат белән дә төрле бәйгеләрдә күрешә идек. Ике ел эчендә инде туганнар кебек якынайдык. Азат, университетка укырга кергәч, вокал буенча бик нык үсте. Аны репертуарына дөрес җырлар сайлый белүе өчен хөрмәт итәм. Мин үзем хыялыйрак, күпчелек очракта «күктә очып йөри» торган кеше, ә Азат, киресенчә, акыллы, төпле егет. Гөлсирин шук, шул ук вакытта тыйнак та. Алар белән якыннан таныш булмаган очракта да, концертларына барыр идем. – Рәнис, җырчы булмасаң, үзеңә нинди һөнәр сайлар идең? – Мондый сорау биргәннәре юк иде әле. Мөгаен, мәдәни чаралар оештыра алыр идем. IX сыйныфны тәмамлагач, әти-әни минем төзелеш өлкәсе буенча укуымны теләде. Тик җырчы булырга карар кылгач, миңа ышандылар. Шөкер, дөрес юл белән барамдыр дип уйлыйм. Мин инде сәхнәсез яши алмыйм. Күптән түгел генә Финляндиягә барып, фин татарларына концерт куеп кайттык. Алар бик ачык йөзле кешеләр. Татарлыкларын онытмаган, татар моңнарына зарыккан. Алар җырлаган җырларның кайберләрен без белмибез дә хәтта. Киләчәктә менә шуларны да җырларга иде, дип кайттык. – Җырлаудан тыш нинди шөгыльләрең бар? – Футбол уйнарга, балык тотарга яратам. – Ун елдан соң үзеңне ничек күрәсең? – Мин ун елдан соң да яшь булам бит әле! (Көлешәбез.) Ул вакытта да тамашачым каршында шыгрым залларда концертлар куярга иде. Салават абый минем өчен үрнәк. Аның кебек булыр өчен чыннан да күп көч түгәргә, халыкны һаман-һаман шаккатырырга кирәк. Моңлы тавышлылар бик күп, тик халыкка ул гына җитми. Аңа гел яңалык кирәк.
Зөһрә Садыйкова, Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев